поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
18.04.2019 Җәмгыять

Уфада рәсми рәвештә Габдулла Тукайга һәйкәл ачылды (ФОТО)

Бүген Уфада бөек шагыйрь Габдулла Тукайга һәйкәл ачылды. Тантаналы чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Башкортстан башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров катнашты.

Биеклеге сигез метр булган бронза һәйкәл Уфа татар дәүләт "Нур" театры каршына урнаштырылган. Һәйкәлне ясауга Уфа меценаты Артур Хаҗигалиев матди ярдәм күрсәткән, дип яза Татар-информ.
 
Башкортстан башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров һәйкәлне татар һәм башкорт халыклары дуслыгының яңа символы дип атады.
 
"Тукайның тормышы һәм иҗаты шул исәптән Башкортстан белән дә бәйле. Ул башкорт легендаларын һәм җырларын яраткан, ә аның шагыйрь Мәҗит Гафури белән дуслыгы ике тугандаш халыкны тагын да якынайтты", - диде Хәбиров. "Башкортстанга рәхим ит, бөек Тукай!" - дип татарча тәмамлады рәсми сүзен Радий Хәбиров.
 
 
"Бөек Габдулла Тукай татар халкы өчен генә түгел, бөтен төрки халыклар өчен күренекле шәхес. Бик матур урында аңа һәйкәл куелды", - диде Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов. Ул Башкортстан җитәкчелегенә һәм бүген һәйкәл ачылуга килгән халыкка рәхмәтен җиткерде.
 
Ике республика җитәкчесе беренче булып Тукай һәйкәленә чәчәкләр салдылар.
 
 
Тукайга һәйкәл ачылу рәсми тантанасында Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнуллин һәм Башкортстанның халык шагыйре Хәсән Назар да чыгыш ясадылар. Алар бүгенге тантананы тарихи дип бәяләделәр.
 
Бүгенге тантанага 300ләп кеше килгән иде. Һәйкәлне ачканда күпләрнең күзендә яшьләр күренде. Җыелган кешеләр, "Тукаебызга һәйкәл куелды!" дигән шатлыклы сүзләр әйтеп, бер-берсен зур бәйрәм белән котладылар.
 
 
Тукайга һәйкәл ачылу тантанасы шагыйрьнең халык көенә салынган "Туган тел" җырын күмәк башкару белән тәмамланды.  
 
Һәйкәл ачылганнан соң Радий Хәбиров Рөстәм Миңнехановны Уфа татар дәүләт "Нур" театры бинасы белән таныштырды.
 

---
Матбугат.ру
№ --- | 18.04.2019
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»