Дуслык купере @duslik_kupere фестиваленнэн бер "экспромт" #гузельуразова #казань #пирамида
|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
15.04.2019 Шоу-бизнес
Гүзәл Уразова Илсөя Бәдретдинова турында: "Кем кем, ә без точно дус"Гүзәл Уразова "Пирамида" сәхнәсендә ачылып киткән "Дуслык күпере" фестивалендә "Нигә генә" җыры белән чыгыш ясады. Фестивальнең бизәкләре булган Ф.Гаскәров исемендәге Башкортостан Республикасы дәүләт халык биюләре ансамбле артистлары һәм Татарстан Республикасы дәүләт җыр һәм бию ансамбле биючеләренең уртасына басып, интернеттагы тамашачылар өчен, үзенчә әйтсәк, кызыклы "экспромт" ясаган. Сәхнә артында Гүзәл иҗатташ дусты Илсөя Бәдретдинова белән "Кем кем, ә без точно дус" дип фотога да төшкәннәр.
Татарстан белән Башкортстан республикалары өчен мөһим музыкаль вакыйга — “Дуслык күпере” II Бөтен Рәсәй татар-башкорт эстрадасы фестивале 13 апрельдә Казанда старт алды. Ике милләт һәм төрле буын вәкилләрен берләштергән, 200дән артык артистны үз канаты астына сыйдырган грандиоз музыкаль шоу "Пирамида" сәхнәсендә гөрләп узды.
Алга таба "Дуслык күпере" Рәсәйнең 16 шәһәрендә, ике тугандаш халык, татарлар һәм башкортлар күпләп яшәгән урыннарда дәвам итәчәк. 29 апрельдә Уфаның «Башкортостан» дәүләт концерт залында фестивальгә йомгак ясалачак.
Елга бер генә була торган бу вакыйгада башкортның да, татарның да талантлы сандугачлары, 200дән артык җырчысы бер сәхнәдә чыгыш ясый. Алар арасында Айдар Галимов, Гүзәл Уразова, Elvin Grey, Әнвәр Нургалиев, Илсөя Бәдретдинова, Зөһрә Сәхабиева, Илһам Вәлиев, Нәфкать Нигьмәтуллин, Алсу Әбелханова, Әлфинә Әзһәмова, Алинә Шәрипҗанова һәм башкалар бар.
--- |
Иң күп укылган
|