поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
28.04.2010 Җәмгыять

КҮЧТӘНӘЧКӘ МАТУРЛЫК АЛЫП КАЙТТЫМ

Авылларга юл тотканда күңелдә талпыну хисе кузгала. Бәлки бу үзең дә шул бер авыл баласы булганга күрәдер… Инде кабат шәһәргә таба кузгалганда төрле уйлар биләп ала: җир кешесе булып яшәргә Алла ярдәм бирсен дип тә куясың, кадерләре китмәсен дип тә телисең, уңышларын күреп сөенәсең, авырлыкларын күреп сызланасың. Ә Актаныштан Казанга таба юл тотканда күңелемә бу җирлеккә хас табигатькә соклану хисе белән бергә, шушы якның Усы, Качкын авылларында яшәүчеләрнең уңган куллары тудырган матурлыкны, күркәмлекне, күңелле вакыйгаларны «күчтәнәч» итеп сыйдырдым. Кадерле укучылар, аларны сезгә дә тәкъдим итәм.

 

 

Чәкчәкне кәрзин итеп үрәләр

 

Инде күп еллар дәвамында актанышлылар төрле конкурслар оештырып киләләр. Кыш җитсә чаңгыда узышалар, җәен чәчәкләр үстереп ярышалар.

 

Тәм-том пешереп, табын әзерләүдә осталыкларын сыныйлар. Әйтик, иң тәмле һәм матур чәкчәкне кем пешерә? Бу ярышта Актаныш районының Усы җирлеге хуҗабикәләренә җитешүче юк икән. Алар күптән түгел район җитәкчесе грамотасына лаек булганнар.

 

Татар халкының милли ризыгы чәкчәкне төрле якларда төрлечә пешерәләр, әзерлиләр. Мәсәлән, Казан арты халкы, арчалылар аны вак итеп турыйлар. Актанышлыларныкы исә эре төшләрдән гыйбарәт. Соңгы елларда чәкчәкләр вак яки эре булулары белән генә аерылып тормый. Аларны хәзер төрле рәвешләргә кертеп тезү үзе бер осталык санала. Усы кызы Наилә Гарипова кәрзин «үрә». Актанышча итеп чәкчәк пешерү серләрен Наилә миңа үзе сөйләде. Аның рецепты менә мондый: 10 йомырка, ярты бал кашыгы аш содасы, 2 аш кашыгы үсемлек мае аласың һәм шуларны миксер белән яхшылап болгатасың. Шуңа он салып, әллә ни каты итмичә камыр басасың. Камырны бер сәгать чамасы тотарга кирәк. Наилә: «Төрлечә пешереп караган бар, тотмасаң уңмый», – ди. Ул арада тирән кәстрүл савытта туң майны эретәсең, өстенә сыек май саласың. Беренчесе  икенчесеннән әзрәк алына. Әзер камырдан озынча төшләр кисәсәң. Шуларны майга салып, болгатып, алсу төскә кергәнче пешереп аласың. Аннары аларны сөзәсең. 1 литр балны 1 литр шикәр комында эретәсең. Балның әзерме, түгелме икәнен суга салып карап була: ул шар рәвешен алырга тиеш. Шушы катнашманы төшләргә салып болгатасың. Инде хәзер әзер чәкчәкне табынга чыгарырга әзерләү сорала. Белгәнебезчә, моның иң таралган ысулы: тау итеп өю. Шуны әйтергә кирәк, болай эшләгәндә дә игътибарлы булу, төшләрне матур итеп тезү мөһим. Ә усылылар соңгы вакытларда туйларга, ашларга аны кәрзин рәвешендә алып баралар. Наилә монысы турында да сөйләде. Кәрзин төслерәк, озынча савыт алына. Аңар полиэтилен җәябез. Шуның өстенә төшләрне озынчалайга, кирпеч кебек итеп тезәбез. Уртасына чәкчәкне тау итеп өябез. Кәрзиннең тоткасын ясар өчен юка тимерчыбык кирәк булчак, төшләрне аңар төймә кебек итеп тезеп куябыз.

 

Үзе тәмле, үзе күз явын алырдай чәкчәк пешерү җиңел түгед, шуңа күрә аңар осталар гына алына. Андый уңганнар бу якларда шактый булуы сөендерде. Усы, Качкын авылы кызлыры, киленнәре Фәүзия Заманова, Гөлсәрия Кашапова, Энҗе Илдарханова һәм башкаларның чәкчәкләре туй табыннары түрендә тора.

 

Сөембикәсе – авыл балчыгыннан

 

Борынгы заманнардан ук гап-гади кызыл балчык кешеләргә хезмәт итеп килә. Аңардан күп төрле савыт-са балар, чүлмәкләр ясыйлар. Көнкүрештә, төзелештә кызыл балчыктан ясалган измәләр кулланыла. Әмма балчыкның файдасы моның белән генә чикләнми. Аңардан декоратив сәнгать эшләнмәләре дә ясарга мөмкин. Усы авылы килене, социаль хезмәткәр булып эшләүче Назлыгөл Талипова моңар үзлегеннән өйрәнгән. Аның районда узган кул эшләре ярышында эшләре югары бәяләнде. Бу исә «Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары» конкурсының кул эшләре номинациясендә катнашырга мөмкинлек бирде. Казанда Татарстанның халык сәнгать һөнәрләрен һәм кәсепләрен үстерү үзәгендә эшләрен тәкъдим иткәндә ул бары мактау сүзләрен ишетте.

 

Актаныш районында барлыгы 130 социаль хезмәткәр өлкәннәргә ярдәм итә. Алар Дильшат Амирзянов җитәкчелегендә үзара аңлашып-килешеп эшлиләр. Эшләрендәге уңай мөнәсәбәт иҗатка да этәрә. Назлыгөлгә көн дә авылда яшәүче әбиләр, бабайлар белән очрашып торырга туры килә. Аларга хас күркәмлекне, ягымлылыкны кул эшләрендә күрсәтергә тырыша. Балчык уенчыклары милли төсмерләргә бай, аерым бер эчтәлеккә ия композиция рәвешендә. «Буш вакытларымда уенчыкларны авыл урамыннан, амбар артыннан алынган кызыл балчыктан, аңар бераз су кушып ясыйм. Башта фигуралар әвәлим, кипкәч акбур белән ПВ кләен кушып буяем. Берникадәр вакыт узгач төсле буяулар белән бизим», – ди ул.

 

Иҗади эшкә һәвәс, оста куллар тудырган балчык уенчыклар берәүне дә битараф калдырмый.

 

 

 

 


Айзирәк ГӘРӘЕВА
Пар алма
№ |
Пар алма печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»