поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
09.04.2019 Матбугат

Айзилә Батырханова «ШАЯН ТВ» телеканалы турында үз фикерләрен әйтте

Яшьләр журналистикада бик аз күренә дигән чорда, ТНВ телеканалында алар шактый. Шуларның берсе — Айзилә Батырханова. Айзилә үзенең телеканалга килү тарихын, хыяллары һәм яңа гына лицензия алган «ШАЯН ТВ» телеканалы турында үз фикерләрен әйтте.

— Син ТНВга ничек килеп эләктең?
 
— Әниемнең сеңелкәше Шамил Усманов урамында яшәде, шуңа бу урамнан бала чакта еш йөрергә туры килде. Әнием миңа ТНВ бинасын:"Менә кызым күрәсеңме, монда безнең яратып карый торган ТНВ хезмәткәрләре эшли, тапшырулар төшерәләр" дип аңлата иде. Ул вакытта ТНВ бинасы яныннан үтеп киткәндә эченә кереп карау, төшерү процессын күрү теләге уяна иде. 7 сыйныфта укыганда безне «Тамчы шоу» тапшыруына алып килделәр. Андагы камералар, утлар һәм атмосфера мине әсир итте һәм үземә бу казанда кайнарга сүз бирдем. Ул көннән башлап мин журналистика белән кызыксына башладым.

-Телевидениедә эшләү өчен зур тәҗрибә, талант һәм тырышлык кирәк диләр. Бу чыннан да шулаймы?
 
— Дөрестән дә, әгәр Ходай тарафыннан талант сиңа 10% бирелә икән, 90% тырышлыктан килә. Мин моңа һәрвакыт инанам. Талант белән генә ерак китеп булмый, чөнки биредә көн саен үз өстеңдә эшләү кирәк. Әгәр дә мәктәптә укыган вакытта син Венера Аитова, Роза Әдиятуллина, Алмаз Гәрәев, Зөлфәт Зиннуров һәм «Яшьләр тукталышы"н алып барган башка шәхесләр белән эшләячәксең дигән булсалар, ышанмаган да булыр идем. Хәзер исә бу чынбарлык.

— Ә телевидениегә туганың аркылы гына эләгеп була дигән сүз дөресме?
 
— ТНВга килгән вакытта син кемнеңдер баласы, кемнеңдер туганы, яисә калын кесәле «абыең» булырга тиеш дигән стереотип яшәп килә. Миңа бернинди абый да кирәк булмады. Вакытында талантымны күреп алдылар һәм аны үстерергә ярдәм иттеләр. Телевидениедә эшләвем белән бик бәхетле, чөнки мин монда олуг шәхесләр белән бергә тәҗрибә туплыйм. Татар телевидениесе бар дип, аны үстерүгә ярдәм иткән кешеләр белән эшләү минем өчен горурлык.
 
— Хәзерге яшьләрне телевизор карамый дип әйтәбез, шулай да «Яшьләр тукталышы» тапшыруы рейтинглары югары. Яшьләрне кызыксындыру өчен нинди эш алып барасыз?
 
— «Яшьләр тукталышы» ТНВ ачылганнан бирле бара торган тапшыруларның берсе. Миңа калса тапшыруның гомере әле озын булыр, чөнки яшьләр алар һаман бар һәм булачак. Тапшыру белән дә шул ук хәл. Аның эчтәлеге, алып баручылары гына үзгәрергә мөмкин, ә асылы шул ук — яшьләр тормышындагы актуаль проблемаларны, кызыклы темаларны яктырту. 2015 елдан башлап Ваня (Иван Остроумов) белән әлеге тапшыруда тукталыш ясый башладык. Мин аны гел шулай шаяртып әйтергә яратам.
 
Аллага шөкер, «Яшьләр тукталышы"ның караучылары арта. Без моны ТНВ сайты һәм You Tube канал аша билгели алабыз. Әлбәттә, яшьләр тапшыруны күбрәк интернетта карарга тели. Тапшыру телеэкраннарга якшәмбе көнне чыга, ә яшьләр күбесенчә бу вакытта әле уянып бетми. Мин моны зарланып әйтмим, чөнки тапшыруның ял көнне булуы уңай күренеш.

— «Яшьләр тукталышы"н алып барган кеше нинди булырга тиеш? 
 
 — «Яшьләр тукталышы"н алып барган кеше тамашачы белән бер агымда булырга, аларның нәрсә белән яшәгәннәрен, нәрсә киенгәннәрен, нәрсә белән тукланганнарын күзәтеп барырга тиеш. Яшьләр бит төрле була, шуңа безгә алар белән күп аралашырга туры килә. Без тамашачыбыз өчен кызык булган темаларга кагылабыз, проблемаларны чишү юлларын күрсәтәбез.

 — Хәзерге яшьләр нинди?
 
— 4 ел буе эшләү дәверендә яшьләребезнең актив булуын аңладым. Олылар «безнең заманда яшьләр мондый түгел» дип әйтергә мөмкин. Хәзерге күзлектән караганда, яшьләребезне акыллы дип әйтер идем. Алдынгы яшьләр бер урында гына тормый, алар бөтен җирдә кайный, яңадан яңа үрләргә ирешергә тырыша.
 
—  Төшерү вакытында нинди проблемаларыгыз туа?
 
— Яшьләрне төшергәндә безнең проблемабыз тел белән бәйле. Күбесе татар телен бик начар белә. Шуның өчен алар безгә интервьюлар бирергә кыенсыналар. Араларында ятлап булса да үз эшен җиренә җиткерергә омтылучылар бар. Интервьюны русча биргән яшьләргә икенче юлы татар телендә гап-гади җөмләләрне белеп килегез дип стимул бирергә тырышабыз. Икенче күрешкәндә инде алар: «Айзилә, менә без хәзер интервьюларны татарча да бирә алабыз» дип килеп әйтәләр. «Яшьләр тукталышы"нда күреп алып, безнең телеканалда чыга торган башка тапшыруларга чакыралар, чөнки алар алдынгы яшьләр. Тапшыру геройларыбызга күтәрелер өчен баскыч та булырга мөмкин.

— Хыялланырга яратасыңмы?
 
— Безне бу тормышта йөртә торган әйбер — хыял. Мин телевидениедә эшләргә хыялланган идем. Ул хыял тормышка ашты. Соңгы арада хыялларым бик еш тормышка аша, аны бары тик күңел белән тели белергә кирәк бит.
 
— Хәзерге вакытта нәрсә турында хыялланасың? 
 
- Нәрсә турында хыялланганым укучыларыбыз өчен сер булып калсын әле. Хыялларны бит сөйләргә ярамый. Син аны чын күңелеңнән теләргә тиешсең, чөнки хәзерге вакытта көнчелек үзен шактый сиздерә. Бу әйбер белән мин үзем дә еш очрашам, шуңа күрә мин хыялларымны кычкырып йөрергә тырышмыйм. Шуны гына сер итеп ачам — минем дус кызларым «подружкалар» юк. Мине кечкенә вакытта шулай тәрбияләделәр: бөтен серне әти-әниеңә яки апаңа сөйлисең. Аңа да карамастан, минем танышларым, дусларым күп.
 
 — Син бит «ШАЯН ТВ» телеканалының PR бүлеге җитәкчесе дә. Үзеңне бу өлкәдә ничек хис итәсең?
 
—  Беренче татар балалар телеканалы PR-җитәкчесе булу миңа икеләтә, хәтта өчләтә зур җаваплылык өсти. Безнең максат -«ШАЯН ТВ» балалар каналын бөтен татар дөньясына популяр итү. Һәр бала бакчадан яисә мәктәптән кайтуга «ШАЯН ТВ» каналын карарга, инстаграмда барган төрле бәйгеләрдә актив катнгашырга тиеш.
 
- «Шаян ТВ» тапшырулар өчен лицензия алды. Бу хәбәрне ничек кабул иттегез?
 
-Лицензия алган көн — иң бәхетле көннәребезнең берсе. Лицензия инде кулда, хәзер «ШАЯН"лансак та була. Февраль аеннан алып хәзерге көнгә кадәр «Яңа Гасыр» телеканалында бик зур әзерлек эшләре барды. Яраткан тамашачыларыбыз без әзерләгән кызыклы тапшыруларны тиздән күрә алачак.

-Син һәрвакыт хәрәкәттә, һәрвакыт позитив. Серең нидә?
 
— ТНВда эшләгән кеше позитив булырга тиеш. Күңелсезләнеп утырырга аңа эше рөхсәт итми. Бездә бар кеше дә ачык. Үземне дә шул рәткә кертер идем. Илһам алу чыганагымны да сер итеп калдырам. Тормышта проблемалар бик күп, әмма нинди генә хәл булса да, мин елмаерга тырышам.

— ТНВ синең өчен нәрсә ул?
 
Безнең «Дөньяны бергәләп яхшыга үзгәртик» дигән слоганыбыз бар. Бу чынлыкта да шулай. ТНВга килгәнче мин үземнең шәүләмнән дә куркып торучы бер кызчык идем. «Яңа Гасыр» миңа иҗади яктан ачылырга мөмкинлек бирде. Мин хәзер кешеләр белән аралашырга курыкмыйм. Телекомпание миңа бар яктан да үземне камилләштерергә ярдәм итте.

---
ТНВ
№ --- | 09.04.2019
ТНВ печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»