|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
08.04.2019 Җәмгыять
Татарча открыткалар кайда?Бәйрәм көннәре якынлашканда, никах яки юбилейларга барырга җыенганда татарча язылган открыткалар эзли башлыйм. Таба алмыйм, ә русчалары буа буарлык, татарчасын тапмагач, шундыен алырга туры килә. “Нишләп татарча открыткаларга заказ бирмисез?” – дигәч, безгә алар Мәскәүдән килә диләр. Билгеле инде, мине борчыган мәсьәлә аларны кызыксындырмаска да мөмкин. Без татар дөньясының үзәгендә яшибез, матур итеп татарча открыткалар чыгару булдыра алмаслык эш түгелдер бит инде?! Телебезне саклап калуга юнәлдерелгән чараларның берсе булыр иде ул.
Санаторийда ял иткәндә бүлмәдәш абзый да үткән замандагы товар кытлыгы турында кызык кына итеп сөйләгән иде. Чиратта торып, “Урал” мотоциклы алгач, аны дәүләт куркынычсызлыгы комитетынамы, халык контроленәме чакыртып: “Мотоциклны кем аркылы, нинди акчага алдың, блат белән алдыңмы?” – дип, теңкәсенә тигәннәр. Чыннан да, сугыш вакытында һәм аннан соңгы елларда авылда хезмәт хакы түләү булмады бит, производствода эшләүчеләргә дә акчаны ачка үлмәслек кенә бирәләр иде. Ул вакытта фатирлар сатуга куелмады, фатир сатып алырлык акчалы кешеләр дә юк диярлек иде. 10-15-20 ел эшләгән кешеләргә торакны бушлай бирәләр иде.
Совет иле таркалмаган булса, хәзер дә шулай чират торыр идек микән дип уйлап куям кайвакыт. Хәзер Аллага шөкер, мул заманда яшибез. Берсеннән-берсе матур, зур, бай кибетләргә керсәң, аркылыга-буйга сузылып киткән сату рәтләре шәһәр урамнарын хәтерләтә. Шунысы бар, әйбер сатып алучыларга караганда, музейдагы экспонатларны караган кебек, товар карап йөрүчеләре күбрәк.
Рәфкать ИБРАҺИМОВ, Казан |
Иң күп укылган
|