поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
04.04.2019 Матбугат

"Менә бит нинди бәхетлеләр, бәясен дә белмиләр" - ТНВ каналы берничә журфак студентын үз хисабына укытачак

«Яңа Гасыр» телеканалы «Әйдә ТНВга» дип аталган конкурс игълан итә. Җиңүчеләр КФУ Журналистика һәм медиакоммуникация югары мәктәбенең «Журналистика» бүлегендә (бакалавриат) бушлай белем алу, ТНВда практика үтү, эшкә урнашу хокукына ия булачак.

Бүген узган матбугат конференциясендә "Матбугат.ру" хәбәрчесенә билгеле булганча, бәйгенең максаты — тележурналист булырга теләгән сәләтле татар яшьләрен барлау, «Яңа гасыр» каналы өчен квалификацияле милли кадрлар әзерләү, «2014−2020 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү» дәүләт программасын гамәлгә ашыруда катнашу.
 
Бәйге мәктәп укучылары арасында, көллият һәм техникумнар тәмамлаучылар арасында үткәрелә.
 
 
Грант алуга иҗади конкурс 2019 елның 2 апреленнән 17 маена кадәр өч турда үткәрелә.
 
I тур — читтән торып: ирекле шәхси-авторлык стильләрендә «минем иң яхшы дустым» темасына инша язу конкурсы
 
Иншаны 2019 елның 19 апреленнән дә соңга калмыйча текст форматында телекомпаниянең PR-бүлеге электрон адресына җибәрергә: pr_tnv@mail.ru.
 
 
«Кадрда» иҗади конкурсы (теләсә кайсы мобиль җайланма форматында 2 минутка кадәр хронометраж белән креатив үзпрезентация).
 
— II турга I турда катнашучыларның барысы да уздырыла
 
Бәйгене бәяләү критерийлары: креативлык, эмоциональлек, оригинальлек, дәгъва кылучылар турында мәгълүматның тулылыгы.
 
— MP 4 форматында башкарылган видеоматериаллар телерадиокомпаниянең PR-бүлегенең электрон адресына 2019 елның 30 апреленә кадәр сылтамалар рәвешендә җибәрергә.
 
 
III тур -йомгаклау: Интервью «жанрында иҗади конкурс».
 
— III тур 2019 елның 14 маенда түбәндәге адрес буенча узачак: Казан шәһәре, Ш. Усманов урамы, 9 йорт («Яңа Гасыр «телерадиокомпаниясе"АҖ).
 
 
Акча мәсьәләсенә килгәндә, "Журналистика" бүлегендә бер кеше өчен бер ел уку 143 мең сум тора. Ә барлыгы дүрт ел укыйсы. Укып бетергәч, 5 ел буена ТНВ хисабына эшләргә тиеш булачак. Узган ел бәйгедә җиңеп, бушлай укырга кергән кызлардан "Ничә сум тора?" дип сораганнар иде, алар моңа җавап бирә алмадылар. "Менә бит бәхетлеләр, хәтта күпмегә укытканнарын да белмиләр. Бу бәяне белмәү алар өчен үзе үк бәхет", - диде көлеп Илшат Әминов.
 
Җиңүчеләр саны өч тә булырга мөмкин, кимрәк тә булырга мөмкин. "Әмма даһилар килсә, дүртне дә алырга мөмкинбез", - диде Илшат Юнысович.
 
Узган елны конкурска барлыгы 41 эш килгән, быел күпме булыр. Әмма Әминов "Без сан артыннан кумыйбыз, безгә иң мөһиме - сыйфат", - дип ассызыклады. 

 


---
Матбугат.ру
№ --- | 04.04.2019
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»