• 15.06-25.06 Әлдермештән Әлмәндәр. Театр кукол "Экият"
  • 24.06 StandUp show ТНТ. Brand new show. Татнефть Арена 19:00
  • 26.06-28.08 Театрализованное фольклорное Казан-шоу. Туган авыл.
  • 26.06 "Яңа Сабантуй". Урам стрим-парк 17.00 - 21.00
  • 26.06 На территории экстрим-парка «Урам» пройдёт молодёжный фестиваль «Яна Сабантуй», начало в 17:00.
  • 30.06 "Галәм.Әгъләм" шигъри-музыкаль спектакленең премьерасы. 18:30 сәгатьтә, Тинчурин театры.
Бүген кемнәр туган
  • 24 Июнь
  • Илназ Сафиуллин - җырчы
  • Вадим Захаров - җырчы
  • Николай Никифоров - дәүләт эшлеклесе
  • Эльза Әхмәтҗанова - журналист
  • Марсилия - җырчы
  • Галия Булатова (1906-1985) - актриса
  • Рәсимә Гарифуллина - шагыйрә
  • Лионель Месси - футболчы
  • Мунча бурасы сатып алам, идән-түшәм, түбә кирәк-яраклары белән. Тел.: 8-9874221206. Азнакайга якын булсын, Башкортстаннан булса бигрәк әйбәт. Июнь аенда гына (2021) шалтыратырга.
  • Казан шэхэрендэ Ахунов урамы, балалар булмэсе очен Лазурит фабрикасы мебеле сатыла (бик яхшы хэлдэ). Мебель бер ике ишекле кием шкафы, ике берэр ишекле -куп булемле кием шкафы, ике киштэле полка, ике кроватьлы йокы урыны (астагы кровать тартып чыгарыла), ике ортопедический матрац белэн, хэм язу-компьютер остэле (тумбочка, полкалы) жыелмадан (набордан )тора. Бэясе килешу буенча. Жыелган килеш алып киту момкинчелеге бар. Сутеп тэ алып китэргэ була. Тел. 8-9172-76-06-15
  • Сдам 2х комнатную квартиру на длительный срок по улице Ак. Глушко (Азино) порядочной семейной паре без вредных привычек, в квартире все есть для проживания, рядом школа, садик, остановка, ТЦ Мега, квартира теплая, соседи тихие, имеется два балкона. Иностранцев прошу не беспокоить! 16+ку 89276725927 (собственник).
  • Селикатный кирпеч сатыла.89179215414
  • "Яшьлек" метро станциясе янында, Энергетиклар урамы 2/2 йортында урнашкан тулай торак бүлмәсендә яшәүче кызга бүлмәдәш кыз эзлибез. 1 июльдән. Бүлмәдә яшәү өчен кирәкле бөтен җиһаз да бар. Душ этажда. Барлык сораулар буенча: 89050215173 телефонына шалтыратырга
  • Телэче районы Шэтке авылында йорт сатыла. 89534073195
  • Әле һаман шәҗәрәгез юкмы? Нәсел тамгагызны белмисезме? Бу хәл итәрлек мәсьәлә. Дәүләт архивлары чыганаклары буенча шәҗәрәгезне төзеп бирәм. Шәҗәрәҗәге барлык фактларны архив документының фотокопиясе белән раслыйм. Бу өлкәдә эш тәҗрибәм 7 ел. Тел./Ватсап: 8–917–874–16–40 Tongekuk@gmail.com Дамир Шәйхетдин.
  • Даими эшкә бухгалтер кирәк.Казан.89270386051
  • Казан шәһәре Ибраһимов проспектындагы 37 йортның 2 катында урнашкан 13 кв.м бүлмә сатыла. Телефон:89274000105
  • Услуги ассенизатора. 89172681882. Камаз - 10 кубов. Откачка и вывоз жидких бытовых отходов, из сливных ям, канализации,септиков, автомоек.
 
 

 
Архив
 

               

28.03.2019 Мәдәният

Фоат Галимуллин Раяз Фасыйхов турында: "Чын сәнгать кешесе!"

Егерме беренче гасыр башында татар җыр сәнгатендә бик күп җырчылар барлыкка килде. Күбесенең исемен дә отып калып булмый, җырлаулары да бер-береннән әллә ни аерылып тормый. Сине радиодан, телевидениедән, концерт залларыннан туктаусыз яңгыраучы төссез, моңсыз, ниндидер тоташ массаны хәтерләткән җырлар урап ала.

Тыңлаучылар тора-бара моңа күнегәләр, җыр сәнгате шундый булырга тиештер дип уйлый башлыйлар, аларның бу мәсьәләдәге ихтыяҗлары да табигый хәлдән тайпыла. Әмма шул зәвыксыз, бертөсле башкаручылар арасында, ком эчендә сирәк-мирәк алтын бөртекләренә дә тап булынган кебек, чын җырчыларны да очратырга мөмкин. Алар җырны сайлап алуда ук үзләренең сәхнәдәге вазыйфаларына үтә җаваплы карауларын сиздерәләр. Иркен, саф, иң мөһиме – халыкчан тавышлары, башкару осталыклары белән игътибарны җәлеп итәләр. Халкыбызның моң хәзинәсендәге асыл үзенчәлекләрне уңышлы тотып алып, тыңлаучылар күңеленә юл салалар. Сәхнәдәге җырчы белән залдагы тыңлаучы, шул рәвешле, җыр яңгыраган мизгелләрдә фикердәш кенә түгел, моңдаш булып та әверелә. Җыр тәмамлангач, тамашачы тынлык саклауны дәвам итә, чөнки ул әле җыр тәэсирендә кала. Бераздан соң гына, исенә килеп, инде шушы ләззәтне биргән җырчыга рәхмәт әйтергә кирәклекне исенә төшерә, һәм, үз-үзен онытып, кул чабарга керешә.

 
Әнә шундый җырчыларның берсе – Раяз Фасыйхов. Мөлаем, ягымлы тавышка ия бу егетнең тагын бер өстенлеге бар, ул шул сыйфатлары өстенә җырлау һәм аралашу культурасы белән дә аерылып тора.
 
Белүемчә, ул иҗат юлын Татар дәүләт фольклор ансамблендә эшләүдән башлады. Авыл егетләречә шаян-шук итеп гармунда уйнавы, шул ук вакытта оста җырлавы ансамбль чыгышлары вакытында да күзгә ташланмый калмады. Ул әлеге иҗат коллективының аерылмас бөтен бер мохитендә, әнә шулай, матур бизәк кебек, балкып-балкып ала белде. Бигрәк тә теге яки бу номерның иң хәрәкәтчән өлешләрендә гармунны киң итеп тартып, төрле урынлы хәрәкәтләр ясап, гомуми башкарылышка егәрлек өстәп җибәргәләве әле дә күз алдында тора. Ягъни ул фольклор ансамбленең үзәген тәшкил итүче, бөтен моңлы-биюле мохитне оештыручы булып кабул ителә башлады.
 
Инде эстрадага күчкәч, бәлки аннан да элегрәк, ул үз алдында тагын да зуррак бурычлар торганлыгын аңлагандыр дип уйларга кирәк. Аны шушы иҗат төркемендә күрүне табигый хәл дип санап, яратып өлгергән тамашачылар да борчылып калдылар кебек. Ник дигәндә, аңа хәзер эстрада мәйданындагы йөзләрчә башкаручылар арасыннан үзенә хас сыйфатларны тагын да ачыграк итеп күрсәтергә, тамашачылар тарафыннан үзен яраттырырга кирәк иде. Монысы да аның өчен үтәлмәстәй бурыч булып чыкмады. Ихласлылыгы, тамашачысын яратуы, хөрмәт итүе, халкыбыз моңнарына тугрылыклыгы аны бу юлы да адаштырмады. Репертуар сайлаудагы талымлылыгы, җырлау алымнарындагы профессиональлекнең халыкчанлык белән табигый гармониясе аңа уңыш китерде. Шул ук вакытта сәхнәдә үз-үзен тотышындагы табигыйлек, зәвыклы киеме, хәрәкәтләренең акланганлыгы да уңышның саллы өлешен тәшкил итте. Хәзерге вакытта Раяз Фасыйхов һәркайда көтелгән кунак, яраткан җырчы. Аны Казаныбызның иң затлы залларында, зур илебезнең күп кенә шәһәрләрендә, татар халкы яшәүче авыл җирләрендә дә күрәбез. Әләзәнме, Шәлеме, әллә бер кечкенә генә Чәбия Чүрчи авылымы – ул, башкала тамашачысы алдында чыгыш ясаган кебек, үзен җаваплы тоеп җырлый, бердәй мөнәсәбәт күрсәтә.
 
Дөнья булгач, без дә йөрибез, күрәбез, ишетәбез бит инде. Авылга ярар дип, хәзерге көннең иң зур афәте “плюсовка” белән авыз ачып кына торган “җырчылар” да бар. Раяз ләззәтләнеп, рәхәтләнеп үзе җырлый, шуннан тәм таба. Шуңа күрә тавышы да торган саен камилләшә, зуррак мөмкинлекләргә ия була бара – соңгы еллар концерт сезоннарындагы чыгышлары шуны күрсәтте. Шул ук вакытта ул һаман кешеләр белән мөнәсәбәтләрдә гадилеген, садәлеген саклап кала. Бу аның нәсел-нәсәбеннән, гаиләдәге тәрбиясеннән дә килә дип беләм. Дөрес, минем бу яктан әллә нинди мәгълүматым юк, аның каравы әнисе ягыннан бабасы Нәфыйк абыйны яхшы ук беләм.
 
Эш шунда, илленче еллар урталарында ул безнең Кукмара районындагы “Әсәнбаш” колхозында рәис булып эшли башлады. Ул вакытта “рәис” сүзе оныттырылган, аның урынына авыл халкы председатель сүзен кыска гына итеп “пред” дип йөртә иде. Нәфыйк абый Нәҗипов бездәге менә шундый “пред”ларның берсе булды. Гаиләсе Кукмараның үзендә яши, шуңа күрә аңа еш кына ун чакрым араны кайтып-килеп йөрергә туры килә иде. Моңа кадәр “пред” булып үзебезнең хуҗалык кешеләре эшләде. Нәфыйк абый читтән китереп куелган беренче җитәкче булды кебек. Шуңа башта аңа сагаебрак та карадылар. Ниндирәк кеше булуы маңгаена язылмаган. Шулай да сугышта катнашканлыгы, күкрәгенә тагылган орден планкаларыннан аның фронттагы егетлегенең шактый югары бәяләнгәнлеге күренеп тора.
 
Моңа кадәрге рәисләр авыл, басу арасында ат җигеп йөриләр иде. Яңа рәис исә өсте брезент белән капланган машина белән чаба башлады. Ул вакытта колхозында полуторка дип йөртелгән бер машина бар иде. Икенчесе – хуҗа йөри торганы. Дөрес булгандырмы-юкмы, анысын да шул фронттагы казанышлары өчен биргәннәр дип сөйләделәр. Менә шушы беренче карашка шактый кырыс, кешеләр белән таләпчән сөйләшә торган абыйны тора-бара авылыбызда үз кеше итеп таныдылар. Ул үзе дә тиз арада кешеләрне белеп, исемнәре белән эндәшә-аралаша башлады. Эшләр әкренләп алга китте, элеккеге “Нати” урынына бер-ике яңа “ДТ-54” тракторы, чәчкечләр, комбайн кайтара алды. Дөрес, олылар сөйләвеннән, без малай-шалайлар боларның әҗәткә алынган акчага кайтарылганын ишеттек. Әмма, Ягъфәр абый әйтмешли, хөкүмәт бурычка акчаны шулай ук теләсә-кемгә тоттырмый икән. Димәк, Нәфыйк абыйны беләләр, кире кайтара аласына ышаналар. Фермалар, ат абзарлары, амбар тирәләре төзекләндерелде, яңалары салынды. Арпаяздагы башлангыч мәктәпкә ремонт ясатулары, түбәсен ябулары хәтердә калган. Шушында эшләүче Гыйният, Гали Нәҗибе кебек абыйларга ул: “Монда безнең балалар укый бит, әйбәтләп ясарга тырышыгыз, малайлар-кызларның күңелләре булсын!” – дип әйткән.
 
Менә шулай колхозны күтәреп килгәндә, Нәфыйк абыйны эшкә Кукмарага күчерделәр, поселок советы рәисе итеп сайладылар. Ул Кукмараны төзекләндерү буенча да күп эшләр башкарды дип беләм, чөнки ул вакытта мин инде үзем дә Кукмарада мәдәният йортында, комсомол райкомында эшли башладым, Нәфыйк абыйны эш барышында күрергә туры килгәли иде. Аның каравы, без аның улы Илгизәр белән яшьләр оешмаларында бергәләп эшләдек. Соңыннан ул байтак еллар район финанс бүлеген җитәкләде. Менә хәзер Кукмараның урманлы таулары әллә кайлардан күренеп тора. Алтмышынчы еллар башында шәрә тау битләренә агачлар утыртуда Илгизәрләр белән безгә дә турыдан-туры катнашырга туры килгән иде. Шул эшләребезнең матур нәтиҗәләре өчен хәзер дә сөенеп йөрим.
 
Раяз халык күзенә күренә башлагач, мин аны талантлы җырчы буларак кына бәяли идем. Аның шушы Нәфыйк абый оныгы икәнен белгәч, аерым игътибар итә башладым. Аңарда Нәфыйк абыйның чалымнарын күргәндәй булдым. Булдыклы нәселдән чыккан егетнең үз дигәненә ирешәчәге минем өчен ачык иде, чөнки аның әнисе Илсөяр шушы затлы гаиләдән. Балтач авылының Нөнәгәр авылы егете Наил белән тормыш корып, 5 биш бала үстергәннәр. Расим исемлесен дә ара-тирә сәхнәдә күрергә туры килә. Бу яктан Ләлә әбинең оныкларына тәэсире дә булган икән, аның олыгайган көндә дә җырдан аерылмаганын Балтач ягы кешеләре яратып искә алалар.
 
Мин үзем Раяз белән ныклап аралашкан кеше түгел. Шулай да бер-ике тапкыр очрашуда ул миндә бик матур тәэсир калдырды. 2005 елны каршылаганда, ТНВ каналы телевидениедән котлау кичәсе оештырды. Ул 31 декабрьдә эфирга чыкса да, берәр ай алдан язылды. Аны тамашачылар белән тулы цирк бинасында төшерделәр. Кызык булсын дигәннәрдер инде, артистлар чыгышы арасында Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин белән Айгөл Бариева, Зөбәрҗәт исемле яшь җырчы кыз белән мин дә шушы кичәдә җырларга тиеш булдым. Безгә режиссер Зөбәрҗәт белән өстән – купол астыннан, текә баскычлардан җырлый-җырлый аска төшәргә кушты. Дөресрәге, җырлавыбыз инде алдан язылган, без, җырлаганга салынып, авызны кыймылдата-кыймылдата текә баскычтан әкрен генә төштек. Бөтен уем – сөртенеп егылмасам гына ярар иде дигән хәвеф иде. Халык мул итеп кул чапты. Бу газаптан котылып, манеждан үтеп барганда, каршыма бер егет килеп кулын сузды: “Фоат абый, котлыйм, җырлый-җырлый өстән төшүегез бик матур чыкты...” – диде.
 
Кем булыр бу елмаеп торучы егет?.. Кинәт хәтерем яктырып китте. Карасана, бу бит теге Татар дәүләт фольклор ансамблендә җырлаучы егет!
 
Мин аңа игътибары өчен рәхмәт әйттем. Менә бу үзе генә дә кешене матур яктан күрсәтә, бер таныш булмаган кешегә шушындый киеренке вакытта җылы сүз әйтү өчен шулай ук яхшы күңелле булу кирәк.
 
Икенчесе шуннан соң ун ел үткәч булды. 2015 ел, июльнең беренче шимбәсе. Казан дәүләт педагогия институтының Татар теле, әдәбияты һәм тарих бүлеген 1995 елда тәмамлаган студентлар егерме елдан соң очрашу кичәсенә җыелдылар. Алар биш ел саен шушы көндә очрашып, сагынышып күрешеп, хәл-әхвәлләрен белешеп алалар икән. Мине дә онытмыйча, укытучылары буларак, шушы мәҗлестә күрергә теләгәннәр. Шушы студентларның берсе Рамил Хәмит улы атна-ун көн элек, һич кире какмаслык итеп, чылтыратып әйтте: “Фоат абый, шул көнгә нинди дә булса бүтән бер эш билгеләмәсәгез иде, нык ышанып көтәбез!”
 
Дөресен әйткәндә, бу чакыруны кабул итәргәме-юкмы дигән уй башыма да килмәде, чөнки әлеге югары уку йортында кырык елдан артык эшләү дәверемдә бу курс минем өчен иң якыннарыннан берсе иде. Алар арасыннан күренекле кешеләр дә байтак үсеп чыкты. Хәзерге көндә КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры Рәдиф Җамалетдинов, аның урынбасары Рамил Мирзаһитов, Саба сәләтле балалар мәктәбе директоры Ләйсән Билалова, Кырлай җирле идарәсе башлыгы Газинур Сәфәров һәм башкалар. Күбесе мәктәп директорлары, уку-укыту бүлеге мөдирләре, мәгариф бүлекләре җитәкчеләре... Саный китсәң, бик күп.
 
Чәй мәҗлесе матур гына башланып китте. Истәлекләр сөйли-сөйли, кайчакта күз яшьләре аша көлә-көлә утырганда, көтмәгәндә җырчы Раяз Фасыйхов килеп керде. Ачык йөзле бу егетнең пәйда булуын барыбыз да сөенеп каршы алдык. Хәл-әхвәл сорашкач, Раязыбыз сөйләп китте:
 
- Сезнең шушы бүлектә укып чыккан Илназ Бах бу мәҗлескә килергә сүз биргән, әмма бик җитди сәбәп белән килә алмый икән. Шуңа күрә миннән үзен алыштыруымны үтенде. Менә мин монда, алыштыра алсам, әлбәттә...
 
Өстәл артында утыручылар шаулатып кул чаптылар. Безгә мондый алыштырылу да бик ошый дигән сүз иде бу. Раяз, моны күреп, тагын да яңгыравыклы тавыш белән:
 
- Мин Илназга әйттем, хуш, анда барырмын да, ә анда беркемне дә белмәсәм, җайсыз булыр. Ә Илназ, син белмәсәң, алар сине беләләр, баш тартма инде син, дустым, диде.
 
Ул арада Раяз тирә-якка күз йөртеп алырга да өлгерде:
 
– Биредә мин белгән кешеләр дә бар икән ич. Менә Фоат абый утыра. Арча педколледжында укыганда сезнең башкаруда шигырьләр тыңлый идек, сәнгатькә мәхәббәт уянуда аның да әһәмияте булды дип саныйм. Хәзер менә чыгышларыгызны “Тәртип” радиосыннан тыңлып йөрибез. Болай булгач, бер-ике җыр белән генә котылып булмас.
 
Оператор булып утырган студентыбыз шулвакыт җырчының минусовкасын тоташтырды. Раяз гадәттәгечә иркен генә итеп җырлап җибәрде, биредәгеләр онытылып тыңлый башлады. Икенче җыры “Исән генә була күрегез” дип атала икән. “Мин аны Фоат абыйга багышлап җырлыйм”, – диде ул.
 
Әлбәттә, мондый игътибар мине бик дулкынландырды. Әйе, Раяз Фасыйхов бөтен барлыгы белән матур күңелле, чын сәнгать кешесе. Аның бу сыйфатлары тормышының буеннан-буена дәвам итсен, ә гомере яраткан тамашачылары бәхетенә озын булсын. Миңа багышлап башкарган җырында әйтелгән теләкләр үзенә дә рәхмәт хисләре булып әйләнеп кайтсын. Хәер, моның шулай буласына шик юк. Башкаларга яхшы теләктәге кеше гадәттә үзе дә әйләнә-тирәдәгеләрдән күңел сафлыгы, җан сихәте ала. Амин, шулай булсын!
 
Фоат ГАЛИМУЛЛИН, КФУ профессоры.

---
Татарстан яшьләре
№ --- | 28.03.2019
Татарстан яшьләре печать

Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 
▲ Өскә

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татарстан Диния нәзарәте
ЕлМай
Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»
Piter.tatar