поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
25.03.2019 Шоу-бизнес

Рифат Зарипов: "Халыкныкымы син, атказанганмы, бәяне тамашачы бирә"

"Тамашачы мәхәббәте икән, димәк ул сезнең мәхәббәт. Мин бары тик Аллаһ тәгаләгә һәм тамашачыга рәхмәтле, рәхмәт сезгә!", диде Рифат Зарипов TMTV каналының 4нче премияләр бирү тамашасында. Ул Татарстанда беренче концертларын 2013 елның җәендә куя башлый.

Шунда җырчы Азатлыкка беренче зур әңгәмә бирде. Ул Youtubeта 15 меңнән артык тапкыр каралган.
 
Ул вакыт белән хәзергесен чагыштырсак, мин үзгәрмәдем, шундый ук, ди Рифат елмаеп. “Хыяллар, максатлар бар. Әле 5 ел гына узган. Аллага шөкер, куелган максатларны акрын гына чынга ашыра барабыз. Татарстанда без булмаган авыл калмагандыр. Хыялым иде, йөреп чыга алдык. 30 кеше килдеме, 100 кеше булдымы – барысына да шул әзерләгән 2-3 сәгатьлек концертны куя башлаган идек. Үткән еллар белән чагыштырганда тамашачыларыбыз артканнан-арта бара. Концертларыбыз да, үзебез дә шомарабыз, сыйфаты яхшыра”, дип башлады сүзен җырчы. Ул башка иҗатташ дусларының да тамашаларын карарга өлгерә, күптән түгел җырчы Фирдүс Тямаевның киноконцертында булып кайткан.
 
– Фирдүс – афәрин! Яңалык бирде. Концерты бик "энергичный", көчле! Дүрт сәгать буе тугыз көн Казан халкын тотып торды.
 
– Сезнең концерт ничә сәгать бара?
 
– Безнең концерт өч сәгатьлек.
 
– Бәлки шулай кыскарак кирәктер? Артык озын шикелле тоела.
 
– Бәлки шулайдыр да. Мин үземнең концертны тоям. Кеше концертына барып, “концертың озын булды, әйдә, кыскарт”, дип әйтә алмыйм бит инде. Һәр кешенең үз фикере. Ул үзенчә куя, мин - үземчә.
 
– Читтән караганда, сез бер-берегезне зурлыйсыз, рухландырасыз кебек. Ләкин “әйтә алмыйм” дисез...
 
– Киңәш бирә аласың. Аның үзенең тоемлавы, эшләве бар. Үзенчә эшли. Аны мин генә концерты озын булды дип уйлыйм бит. Ә кемдер “Эх, җитмичә калды” дияргә мөкин. Безнең өч сәгатьлек концертны да әле озын булды яки җитмичә калды дип әйтергә мөмкиннәр. Әгәр Фирдүс тә, Elvin Grey да мин теләгәнчә концерт куйса, бу бит, димәк, минемчә генә концерт була. Ә халыкка андый әйбер кирәкми. Халыкка төрле булырга тиешсең.

– Тамашачы хатлар язамы? Нәрсә диләр?
 
– Беренче елларда “энем, менә бу әйберең оятсыз, монысын сөйләмә, менә бу җырың сиңа килешә, менә монысын җырла, бу кигән костюмың килешми, монысын салып ат, бүтән кимә, менә бу сүзләреңне әйт, монысын әйтмә”, диделәр.
 
Авыл тамашачысында иң дөрес фикер, иң дөрес сүзне шулар әйтәләр. Баштан бит әле аңламыйсың үзеңнең кем икәнеңне дә. Юмористмы, оятсыз юмористмы... Хәзер инде җырчы. Әлегә исемнәр юк. Әгәр лаеклы итеп санасалар, бирерләр, санамасалар, бирмәсләр. Халыкныкымы син, атказанганмы, бәяне тамашачы бирә.
 
Мин беренче елны 168 авылда концерт куеп, тагын бер тәҗрибә тупладым. Шәһәрдә дә, авылда да яхшы карыйлар. Башлаган вакытта Казанны да тиз генә алырга ярамый. Башта түбәннән башларга, үзеңне әзерләргә кирәк. Эшли башлаган елны бик күп беләсең шикелле инде. Синнән дә сәләтле, акыллы артист юк шикелле. Ләкин үзең өчен генә шулай. Яшәгән, эшләгән саен аңлыйсың, камиллекнең чиге юк. Үзем яхшыртуда көн саен, ай саен эшлим.
 
– Концертларыгызга билет бәяләре арттымы? Тауар, ризыклар бәясе үсте, беләсездер..
 
– Бензинга да, бөтен әйбергә дә артты. Төркемдәге егет-кызларга да артты. Безнең кредитлар да бар. Менә утлар аласың, берсе дә 100-200 мең генә түгел, миллионлап тора. Сәхнәбез дүртәр миллион тора, мин моны үзем сатып алдым. Ничек кредитың булмасын инде?
 
– Бу кадәр техник база белән алга таба планнарыгыз нинди?
 
– Казаннан соң Себергә гастрольгә чыгып киттек.
 
– Себердә дә тамашачы бармы?
 
– Татар яшәмәгән җир юк бит ул.
 
– Сез милли җанлымы?
 
– Әйе дип ышанам. Концертларда да әйтәм. Гаиләдән башларга кирәк аны. Сәхнәгә чыгып “Татарча сөйләшегез!” дип акырып кына булмый. Дәүләт тәрбияләмәгәч, сәхнә генә тәрбияли алмый. Мәсәлән, Казанда минем баланы татар балалар бакчасына бирәсе килде. Бардык, язылдык - татар төркеме, татар балалар бакчасы. Татар төркеменә барырга теләүчеләр арасында бары ике генә кеше булды. Камилә исемле бер кыз һәм безнең улыбыз – Ислам. “Ике бала өчен татар төркеме ясап тормыйбыз” диделәр дә, урыс төркеменә керде дә китте. Син телисеңме, теләмисеңме, ул русча сөйләшә. Өйгә кайтып, “Мин сине аңламыйм, улым, татарча сөйлә!”, дим. “Ладно, хорошо!”, дип әйтә дә, китә дә бара. Әнисе белән сөйләшә. Улыбызның теле соңрак ачылып бара әле, чиста татарча да, русча да сөйләшми. Ике телне дә үзләштергәч, авыррак бара.
 
– Үз иҗат төркемегездә барысы да татарча сөйләшәме?
 
– Әйе. Биюче егет-кызлар гына урыслар.
 
– Аларны ничек сайлыйсыз?
 
– Сайлыйсың дип, музыкантларга кастинг уздырган идек, барысы да татарлар. Биючеләргә кытлык. Биючеләр бар, шәп биючеләр дә бар, ләкин безнең гастроль графигына туры китереп чыга торган биючеләр юк. Музыкантлар, баянчылар өчен дә көрәш бара.
 
– Татар теле өчен борчыласызмы? Яхшырту юлларын нидә күрәсез?
 
– Әлбәттә. Фирдүснең концертта татарча кино күрсәтү фикере белән дә килешәм. Азмы-күпме сеңеп кала торган әйбер. Безнең дә концертка килгән халык аңлап китәдер. Миңа олысы да, кечесе дә яза. Бик күп яшь әниләр, “Безнең бала татарча сөйләшми, синең клипларны карап, тәрҗемәсен сорый”, дип язалар. Улыбызга да татарча мультфильмнар күрсәтәбез. Ләкин балаларга төсләре тиз алышына торган, матур булганнары кирәк. Чит илнекен, урысныкын карыйлар. Татарныкы тел буенча матур, тәрбияви. Ләкин дүрт яшьлек бала бераз гына карый да, алыштыруны сорый. Менә шунысы бар.
 
– Үзегездән канәгатьме сез?
 
– Аллага шөкер, үземнән канәгать. Мин үзем ялкау. Планнар, хыяллар, уйлар, теләкләр бар, ләкин бөтен теләгәнне эшләргә ялкаулык комачаулый. Иртән торып чапмыйм. Концерттан кайткач, соң ятыла, төштән соң гына уянам.
 
– Рифат, ни өчен алып баручы буларак ТНВдан, татар телевидениеләреннән югалдыгыз?
 
– Югалдым дип... Аның сәбәбе мин теләмәгенлектән түгел. ТНВда да, TMTVда да җитәкчеләр алышынды. Яңартып, үзгәртеп торалар. Халыкка һаман бер артистны, безне күрсәтү дә туйдырадыр дип алар башка артистларны чакырдылар, башка артистлар белән эшлиләр. Ходай насыйп итсә, исән булсак, киләчәктә бәлки тагын чакырырлар, тагын бергә эшләрбез.
 
– TMTVда үзегезнең хисапка тапшырулар эшләгәнсез дигән сүзләр ишетелде. Бу дөресме?
 
– Әйе, дөрес. TMTV – ул бит коммерцияле канал. Хәзер кайда да клибыңны илтеп бирәсең икән, беркем дә бушка күрсәтми. Фәлән-фәлән сумманы түлисең дә, радиодан да әйләндерәләр. Миңа авылга кайткач, “әй, радиодан да, телевизордан да төшмисең, шулкадәр күп акча эшлисеңдер инде”, диләр. Бу очракта радио, телевидение эшли. Акча заманасы. Кеше булып калыр өчен дә акча кирәк хәзер.
 
– Элек сез телевидениегә реклама бирә идегез. Әллә хәзер интернет, социаль челтәрләр аша гына хәбәр итеп концертларга тамашачы җыеп буламы?
 
– Менә Татарстан, Башкортстан буйлап йөрдек. Күбесен интернет, Instagram хәл итте. Афишаны куйдым һәм билетларны ала да башладылар. Миңа 140 меңнән артык кеше язылган. Шулай ук телевизор караган шикелле карыйлар. Синең тамашачың, сине көткәне генә карый. Шулай да Себер яклары өчен без “ТНВ-Планета” каналына реклама бирдек. Олы яшьтәгеләр интернетта утырмаска да мөмкин. Алар да утыра инде, яшерен-батырын түгел. Безнең әниләр дә 60 яшьтә, аларның интернеттан чыкканнары да юк. Мине дә карыйлар, бөтен артистларны да карап, күзәтеп баралар. Әни безнең бик күп газетлар ала иде. Хәзер интернет бар бит инде, шуннан гына керә дә укый.

– Дәүләт чараларында күренмисез, бөтенләй катнашмыйсыз бугай анда. Татарстанда хөкүмәт башлыгының кем булуын да белми торгансыздыр әле?
 
– Чынлап та, сез әйткәч, уйга калдым. Безнең бит үзебезнең дәүләт. Һәркемнең үз дәүләте. Без концертларга чыгып китәбез дә, дөньяда нәрсә барганын да белмибез. Көн дә шул бер әйбер. Дәүләт чараларына чакыргалыйлар. Мин һәрвакыт гастрольләрдә. Аена 25-27 концерт. Без бер ел алдан билгелибез. Менә хәзер киләсе елга мартның шушы көннәрен алып куйдык.
 
– Казан читендә берничә мең кеше сыйдырышлы яңа тамашалар залы ачылырга тора. Анда да концерт куярга планлаштырасызмы?
 
– Куярбыз әле, Алла боерса. Әле белешмәдек. Ачылмаган бит әле.
 
– Андый берничә меңлек зал кирәк дип уйлыйсызмы?
 
– Кирәктер инде. Табып, санап эшләгәннәр. Аны бит инде минем кебек артистлар гына уйлап чыгармаган. Ул бит дәүләт кешеләре уйлап тапкан әйбер. Алар акыллыдыр, беләдер. Ләкин ул Казаннан читтәрәк. Тамашачыга авыр булыр. Казан эчендә дә кайбер залларга кеше бармый, чөнки аның тукталышы читтәрәк булырга, метросы, машина куярга урыны булмаска мөмкин. Ә менә Казаннан Лаешка концерт карарга 3 мең кеше барырмы икән? Анысы сорау тудыра.

---
Матбугат.ру
№ --- | 25.03.2019
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»