|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
24.03.2019 Шоу-бизнес
"Нинди яңгыр яудырасым килә, шундыйны яудырам" - Раил Садриев TMTV премиясен оештыручыларны оятсызрак мәзәк белән төрттердеКичә 23 март көнне "Пирамида" күңел ачу үзәгендә TMTV каналының премияләрен тапшырдылар. Төштән соң ук башланган бәйрәм төнге уникедә генә тәмамланды. Җырчылар арасында төрлесе бар иде. Чын йолдыз диярлекләре дә, тамашачы беренче тапкыр ишетерлеге дә. Бүләкләрне тапшырырга чыккан Раил Садриев оештыручыларны бераз оятсызрак мәзәк белән төрттерде. "Агач башында ике маймыл утыра. Берсе өстәрәк, икенчесе астарак. "Ах, нинди җылы яңгыр ява башлады", - ди астагы маймыл. "Ниндине яудырасым килә, шундыйны яудырам", - ди өстәгесе.
Буа театры җитәкчесенең бу мәзәгеннән зал шаркылдап көлде. Ә Раил әфәнде бу мәзәге белән оештыручыларга ишарәләде. "Кемнәрне җырлаталар, шуларны тыңлыйбыз инде", - диде Садриев.
venus-escort
--- |
Иң күп укылган
|