поиск новостей
  • 29.02 Полиционер, җырлы-биюле комедия, Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Февраль
  • Шәмсия Җиһангирова - шагыйрә
  • Камил Сәгъдәтшин - журналист
  • Юныс Әхмәтҗанов (1927-1984) - аш-су остасы
  • Хөснулла Вәлиуллин (1914-1993) - композитор
  • Рөстәм Хәйруллин - дин әһеле
  • Шаһиморат Зәйни (1913-1980) - драматург
  • Ибраһим Биектаулы - язучы
  • Мәрди Рәфыйков (1927-2009) - язучы
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Кому требуется шпаклевка, обои, по городу Казани также Арск обращаться по тел +7 (917) 266-37-64.
  • Яр Чаллыда 2-бүлмәле фатир сатыла:Яңа шәһәр, 30 комплекс. Мәйданы 52 кв.м. Планировкасы әйбәт - распашонка. Җылы, яхшы хәлдә. Хуҗасы сата. Телефон:8-9631571216
  • Хәерле көн! "Салават Купере 2" торак комплексында бөтен унайлыклары булган 2 бүлмәле квартира арендага бирелә. 3 этажда. Өр-яңа ремонт, мебель. "Бәхетле" артында урнашкан. Тәртипле татар гаиләсе эзлибез. Йорт хайваннарсыз. Төп шарт: тәртип, чисталык, вакытында түләү. Риелторларсыз. Элемтәләр өчен телефон: 89534975861
  • Студентлар өчен өстәмә эш. 8-917-880-94-77
  • Сдам комнату в общежитии в Казани по улице Хлебозаводская д 6 , порядочной, чистоплотной девушке. 89033060513
  • Актаныш. Натяжной потолок урнаштырабыз. Килеп улчәү, консультация бушлай, светильниклар да куябыз. Актаныш, Актаныш районы буенча эшлибез 8-937-581-42-52 Айдар
  • Сдам комнату порядочной, чистоплотной девушке по улице Хлебозаводская д6.общежитие.89033060513
  • Ремонт очков, ювелирных изделий, замена батарейки в часах, заточка парикмахерского и маникюрного инструмента. Качество и гарантия. Низкие цены. Опытный мастер. г.Казань, Амирхана, 71. +79600430099, Айнур
  • 2 булмэле фатирны тэртипле гаилэгэ арендага бирэм. Мебель бар. ЖК Салават купере. 89509488227 собственник.
Архив
 
25.04.2010 Җәмгыять

СӨЙЛИ БЕЛМӘГӘН АВЫЗДАН...

Беркөнне “Татарстан – Яңа гасыр” каналының “Семь дней” атналык тапшыруы узган 7 көннең иң әһәмиятле вакыйгасы итеп Ютазы участок сырхауханәсе түбәсеннән су агуын сайлаган иде. Сүз дә юк, журналистлар тискәре күренешләрне, кимчелекләрне якты дөньяга чыгарып барырга тиеш. Әмма “журналист этикасы” дигәннәре дә бар бит әле. Кулга каләм алуымның да сәбәбе шунда: кайчак журналистлар һөнәри “осталыкларын” асыл хакыйкатьне ачу өчен түгел, ә башка максатларда файдаланылмыймы? Мәсәлән, кемнәндер үч алу, кемнедер “акылга утырту” өчен.

Бу көннәрдә Ютазы халкының тынычлыгы югалды. “Семь дней” тапшыруы эфирга чыкканнан соң, районга һәр әйбердә бары тик кара гына төс күрүче журналистлар ешлаган. Алар, ни сәбәпледер, “халык чакыруы” буенча киләләр һәм ни өчендер нәкъ менә “Ватаным Татарстан”да “Интеллигент” дигән мәкалә чыккач, Ютазы районын исләренә төшергәннәр булып чыкты. Алай гына да түгел, “Семь дней”да әлеге мәкаләне күрсәтеп тә алдылар. Мин әлеге тапшыруны әзерләүче урыс коллегаларыма чиксез рәхмәтлемен, чөнки Татарстанда ике дәүләт телен дә хөрмәт итәләр, алай гына да түгел, “ВТ”ны даими укып баралар булып чыга. Шөкер, бу язманы да күрми калмаслар дип өметләник.

 

Менә шул: халык чакыруы буенча килгән журналистлар районда җиң сызганып эшкә тотыналар һәм бу эш бик “кызыклы” үтә. Хәер, эшнең башы да кызыклы: журналистларны район җитәкчелеге эшчәнлегенә канәгатьсезлек белдереп “жалу” язган халык түгел, ә Әбсәләм төзелеш материаллары һәм конструкциясе комбинаты юристы Раушан Фәесханов каршы ала һәм озатып йөри. Ярый Раушан әфәнде, юрист буларак, хезмәт иясе халкы хокукларын якларга алынсын да ди. Ә менә интервью бирүчеләрнең бөтен халык исеменнән сөйләргә хаклары бар идеме соң? Бер абзыйны (исемен язып тормыйм) начар сүзләр әйтеп район башлыгы мыскыл иткән икән. Бу эпизодка махсус тукталам, чөнки нәкъ менә шушы урында “ВТ”да чыккан “Интеллигент” дигән язмамны күрсәтеп алдылар, анда район җитәкчесе Алмас Сәхәповның рәсеме дә бар иде. Алмас әфәнде яшерми, авыл җыенында әлеге абзыйга халкыбызның бер әйтемен искә төшергән ул. Төшермәс иде, Ютазыда туса да, читкә китеп эшләп, картаймыш көнендә генә дигәндәй туган ягына кайткан бу абзый авыл җыенында “муниципаль район башлыклары, авыл җирлекләре нигә кирәк ул, главалар берни дә эшләмиләр, халык акчасын ашап яталар...” дигәнрәк ялкынлы чыгыш ясаган. Бу инде җирле үзидарә реформалары буенча дәүләт сәясәтенә дә төкерү дигән сүз. Алмас әфәнде аны бүлдерми генә тыңлаган да, сөйли белмәгән авыздан үз эшен яхшы башкарган “арт шәрифләре” турындагы халык әйтемен тегенең исенә төшергән булган. Их, бу абзыйга кайбер башка главаларны тыңлатырга иде: шып итеп артына утырыр иде дә, бүтән кузгала алмас иде. Алмас әфәнде андый түгел шул, ул – интеллигент. Мин бу фикеремнән беркайчан да кире кайтмаячакмын, чөнки 40 еллык журналистлык хезмәтемдә кеше белән кешене аерырга өйрәндем инде. Алмас Мотыйгулла улы турында “заказлы сюжет” эфирга чыккач, Ютазыга кабат бардым.

 

Алмас әфәнде кабинетының алгы бүлмәсендә өлкән яшьтәге бер абзый басып тора иде. “Сез Казан җурналистымы? Ник дөресен язмыйсыз? Шушында 60 ел яшәп мондый безобразие күргән юк иде әле...” – дип мине тиргәргә кереште.

 

Аны бераз тынычландырдым да, үзем белән таныштырдым. Шулай ярсып сүз башлаган кеше 86 яшьлек сугыш ветераны Миннекаев Миңнебай абый булып чыкты.

 

Районны, җитәкчене хурлап телевизордан күрсәткәннәре өчен халыкны урамга чакырам дип килгән икән. “Кара ягып халыкны котыртмакчы булалар. Юк, җыям бөтен халыкны, пикет үткәрәчәкбез. Бу тапшыруны кемнәр оештырганы билгеле. Алар – районның элекке җитәкчеләре, сәяси банкротлар...” – дип исемнәре белән тезеп китте. Без хәзергә “сәяси банкротлар”ның исемнәрен атамый торабыз. Үзләрен болай да танырлар. Әгәр дә инде нахак бәла ягалар дип исәплиләр икән, редакциядә аларның эшчәнлеге турында шактый кызыклы мәгълүматлар бар һәм кирәк тапсак, аларны киң җәмәгатьчелеккә җиткерербез. Мин дистәләгән кеше, шул исәптән Алмас Сәхәпов өстеннән язылган хатка кул куйган кешеләр белән дә очраштым. Әгәр эш зурга китсә, үзләренең исем-фамилияләрен атарга рөхсәт иттеләр. Сөйләгәннәрен компьютерга кертеп куйдык. Имза җыйганда оппозиция халыкны куркытып йөргән, янәсе, главаны барыбер алып атачаклар, “мы вам припомним”. Президентка һәм Дәүләт Советына язылган әлеге хат урында тикшерелгән һәм Алмас Сәхәповны гаепләрлек берни дә расланмаган. Гаепләүләр арасында әкәмәт кызыклылары да бар. Берсен генә китерим әле. Ютазыда һәр елны иң күркәм, матур йортка конкурс үткәрелә һәм инде 2 ел рәттән Алмас әфәнденең йорты беренче урынны ала һәм аңа 3 мең сум премия бирелә икән. Бу оппозициягә ошамый. Ә акчаны глава “Хәйрия фонды”на күчереп бара икән. Ә менә шактый хәлле Әбсәләм комбинаты, хәтта Бөек Җиңүнең юбилее елында да акча күчерүдән баш тарткан. Аның каравы комбинат директоры һәм инде безгә мәгълүм юрист Раушан әфәнде торган йорт тирәләрен халык “Поле чудес” дип атый. Бу биләмәне тышкы дөньядан шлагбаум аерып тора. Телевидение хезмәткәрләре “могҗизалар кырын” төшерүне кирәк тапмаган, ә менә глава йортын бик “матур” ракурста алган. Бер уйлаганда, берәү дә фәрештә түгел, телисең икән һәркемнән гаеп, җитешсезлекләр табарга була. Алмас әфәнде үз эшчәнлегендәге кимчелекләрне үзе дә яшерми, әмма нәрсәгәдер кул җитмәү, шул ук сырхауханә бинасының ремонтланмавы, нигездә, җитәкченең булдыксызлыгы белән түгел, ә объектив сәбәпләр белән бәйле. Телевидение хезмәткәрләре һәм үзен кыю журналист итеп танытырга атлыгып торучы каләмдәшләрем аз гына ераккарак китеп карый алсалар, муниципаль берәмлекләрнең хәле шактый мөшкел икәнен күргән булырлар иде. Җирле үзидарә реформалары муниципаль берәмлекләргә дәүләт вәкаләтләрен өләшә тора, ә акча тиешенчә бирелми. Җирле бюджет барлыкка китерердәй салымнар җыелмый. Теләсә кайсы районга барып хәл сорашырга авыз ачыгыз, сезгә иң элек акчасызлыктан зарланырлар, һәм монда аерым бер район җитәкчесен генә гаепләү наданлык булыр иде.

 

Инде Ютазыга килсәк, бөтен кеше кризис дип зарланганда, районда бер генә предприятие дә туктап калмаган. Ютазы эшсезләр саны иң аз район санала, халыкның кереме, уртача хезмәт хакы арткан. Эшмәкәрләргә киртә кую юк. Алмас әфәнде: “Әгәр берәр җирдә аяк чалырга маташсалар, турыдан-туры безгә мөрәҗәгать итегез”, – дип әйтеп куйган. Берничә авылда булдым: рәхәтләнеп терлек асрыйлар, бетәргә хөкем ителгән колхозлар урынына акционерлык җәмгыятьләре оештырганнар.

 

Халык: “Инде ничә еллар буе мондый порядочный глава күргән юк иде. Рәхәтләнеп, күңел биреп эшлибез”, – ди.

 

Мин “халык” дип махсус язам, чөнки телекамера янына махсус җыеп сөйләткән берничә кеше фикере халык фикере була алмый һәм мондый фикерне кеше күңеленә сеңдерергә азаплануның билгеле бер максатны күздә тотуы аңлашыла.

 

Районда глава кәнәфие өчен көрәш бара. Көзгә муниципаль сайлаулар икәнен дә онытмыйк, һәм югары урындыкларга күзе кызганнар һәр мөмкинлектән файдаланырга тырышачак.

 

Әйтим әле: Ютазыга барып кайтуымны ишеткәч, Алмас әфәндене якыннан белгән берәү (дәрәҗәле җитәкчеләрнең берсе): “Ютазыда бик тыныч түгел бит, элекке җитәкчеләр аны гел кымтырыклап торалар. Мәкаләң чыкса – күр дә тор, аңа икенче көн үк ябышачаклар”, – дигән иде. Шикләнүе дөрес булган икән, әмма ул бер генә нәрсәдә ялгышты: Алмас әфәндегә һөҗүм минем язма чыгып өч көн үткәч башланды. Әйе, нәкъ менә өч көн үткәч, Ютазы сырхауханәсенең түбәсе ага башлаган, район халкында җитәкчелек эшчәнлегеннән канәгатьсезлек туган булып чыкты.

 

Әйткәнемчә, көзгә муниципаль сайлаулар һәм шушы уңайдан дальтоник (инглиз физигы һәм химигы Дальтон исеме белән бәйле, тумыштан төсләрне аера алмау авыруы) журналистлар акны карадан аермыйча төрле җәнҗаллар корбаннары булмаслармы? Күсәк белән кизәнеп кенә асыл хакыйкатьне ачыклап булмый ул, ялгыш башка кешегә тидерүең бар. Искә төште, университетта укыганда мәрхүм профессорыбыз Ибраһим Нуруллин XIX йөз ахыры – ХХ йөз башы әдәбиятында тудырылган тискәре образлар турында киная белән болай сөйли иде: әгәр тискәре образ икән, ул – ямьсез, ямьсез генә дә түгел – эчкече, эчкече генә дә түгел – бер күзе кылый, алай гына да түгел – чатан, чатан гына да түгел – бер кулында ике бармагы юк, алай гына да түгел – сөйләшкәндә тиктомалга көлә һәм борын сеңгерә... һ.б. Ул заманнардан инде бер гасыр вакыт узды, ә кайбер журналистлар бер чиктән икенче чиккә ташланып тормышны гел бер төстә генә сурәтләүләрен дәвам итә. Кызганыч, әлбәттә.


Риман ГЫЙЛЕМХАНОВ
Ватаным Татарстан
№ 75 | 24.04.2010
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»