|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
21.03.2019 Бәйрәм
Быел Сабан туйларының НИЧӘСЕНДӘ узачагы билгелеБүген Татарстан Республикасы Президентының республикада «Сабан туе бәйрәмен уздыру көннәре турында»гы указы дөнья күрде. Указ нигезендә быел татар халкының милли бәйрәме республиканың район үзәкләрендә (шул исәптән республика әһәмиятендәге шәһәрләрдә) 8-9 июньдә; Чаллы һәм Түбән Кама шәһәрләрендә - 16 июньдә; Татарстан башкаласы Казанда 23 июньдә узачак. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетына җирле үзидарә органнары белән берлектә күрсәтелгән вакытта бәйрәм чараларын оештыру йөкләнә, дип яза Татар-информ.
Җирле үзидарә органнарына, иҗтимагый оешмаларга, предприятие һәм берләшмәләргә татар халкының милли бәйрәме - Сабан туен үткәрүдә ярдәм итәргә, актив катнашырга тәкъдим ителә. "Указ имзаланган көннән үз көченә керә", - диелгән Татарстан Президенты имзалаган рәсми документта.
--- |
Иң күп укылган
|