поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
20.03.2019 Матбугат

Гөлнара Сабирова Миңназыйм Сәфәровка: "Тормыш барыбер бер күчәр тирәли әй­ләнә"

“Ватаным Татарстан” яңа җитәкчеле булды. 101 “яшь”лек басмага тәүге тапкыр хатын-кыз баш мөхәррир билгеләнде. Кичә Гөлнара Сабированы редакция коллективына тәкъдим иттеләр.

“Ватаным Татарстан” га­зетасының баш мөхәррире Миңназыйм Сәфәровны вазифасыннан азат итү турындагы мәсьәлә ике көн элек Татарстан Республикасы Дәү­ләт Советының чираттагы утырышында каралды, – диде республика парламенты җитәкчесе урынбасары Римма Ратникова. – Депутатлар әлеге вазифага Гөл­нара Сабированы бил­геләү турында тәкъдимне бертавыштан хуп­лады. 15 ел буе баш мөхәр­рир вазифасын башкарган Миңна­зыйм Сә­фә­ров­ка тагын бер кат ихлас рәх­мәтебезне җитке­рәбез. Утырышта бу хакта депутатлар да кат-кат әйтте. Тиз генә санап та күрсәттеләр: Миңна­зыйм Сәфәров “Ватаным Татар­стан”ны 15 ел 4 ай һәм 3 көн җитәкләгән икән. Бик саллы хезмәт юлы бит бу. Эштә проблемаларсыз да бул­мый, әлбәттә. Гомумән алганда, әлеге чорны уңыш­лы дип бәялим”. Римма Ратникова элеккеге җитәкчегә, республика массакү­ләм мат­бугат чаралары өл­кә­сен­дә фидакарь хезмәте, татар матбугаты үсешенә зур өлеш керт­кәне өчен, Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәм­мәтшин­ның Рәх­мәт хатын тапшырды.
 
Теләкләргә Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева да кушылды. “Премьер-ми­нистр Алексей Песошин исемен­нән Миңназыйм Сәфәровка, барлык коллективка рәхмә­темне җиткерәм, – диде ул. – Сез уңышлы юл үттегез, ул юл алга таба да дәвам итәчәк. Без бергәләп эшләячәкбез. Бүген республика ирешкән уңыш­ларда сезнең дә өле­шегез зур. Татарстанның уңай имид­жын тудыру бик мөһим һәм бу эш – сезнең кулларда”.
 
“Яңа баш мөхәр­рир – сез­гә таныш кеше, – дип мө­рә­җәгать итте Римма Ратникова редакция коллективына. – Журналистика фа­куль­теты­ның икенче кур­сында укыган вакытта ук Гөлнара Сабирова би­ре­дә эшләп кит­кән. “Ватаным Татарстан” – республикада гына түгел, чит­тә яшәүче татарларны да берләштерүче иң зур газетабыз. 101 еллык тарихы булган басмада татар хал­кының иң абруйлы шәхес­ләре эшлә­де. Без аны тагын да югарырак баскычка күтә­рергә тиеш”.
 
Ләйлә Фазлыева әйтүен­чә, газетага Татарстан Президенты Аппараты тарафыннан да, Министрлар Кабинетыннан да зур өмет­ләр баг­лана. “Мин Хөкү­мәттә социаль мәсьәләләр өчен җавап бирәм. Бу – аз да түгел, күп тә түгел, 14 төрле юнәлеш, ягъни гади халыкны көндәлек тормышта борчыган проблемалар дигән сүз. Сез исә әлеге мәсьәлә­ләрне газета битләрендә яктыртып барасыз. Сезнең тырыш хезмәтегез нәтиҗә­сен­дә без бүген халык белән элем­тәдә торып эшлибез. Алга таба әлеге эшне тагын да кө­чәйтергә телибез. Халыктан җавап ишетеп эшләү бик катлаулы, әлбәттә. Тәнкыйть ишетү рәхәт түгел. Бу юнә­лештә бергәләп эшләя­чәк­без дип ышанам”, – диде вице-премьер.
 
Гөлнара Сабирова 2014 елда “Шәһри Казан” газе­тасының – 2017 елда “Сөем­бикә” жур­налының баш мө­хәр­рире итеп билгеләнгән иде. “Тормыш ничек кенә үзгә­реп торса да, барыбер бер тирәдә әйләнә, – диде ул, моннан 16 ел элек “Ватаным Татарстан”да эшләп китүенә ишарәләп. – Без Миңназыйм Сәфәров белән икебез дә – Исмәгыйль Шәрәфиев мәк­тәбен узган кешеләр. Мин үземне Миңназыйм абый­ның укучысы да дип саныйм. Шуңа күрә безнең карашлар һәм фикерләр уртаклыгы күп. “Ватаным Татарстан” һәр­вакытта да татарның иң абруйлы, дәрәҗәле газетасы булды. Биредәге журналистлар иң осталары дип саналды. Сез әйткән сүз иң дөрес фикер буларак кабул ителде. Бу алга таба да шулай булачак дип ышанам!” Фикерен дәвам иттереп: “Миң­назыйм Сәфәровтан зур мирас кала. Без әлеге дәрәҗәне саклап тотарга тырышачакбыз”, – диде яңа баш мөхәр­рир.
 
“Журналистика ул җиңел эш түгел, монда һәр көнне имтихан тапшырган шикелле. Халык белән элемтә кору да кыен. Башта үзең ышанырга, аннары шуны халыкка җиткерергә һәм кире җавап алганнан соң, маң­гайга бәрмичә генә хаки­мияткә җиткерергә кирәк. Газета – үзенә күрә бер күпер ул. Әнә шул күперне саклый белергә кирәк. Без һәр көн­не тарих язабыз”, – дип, кыйммәтле киңәшләрен бирде элеккеге мөхәррир.
 
Тормыш дәвам итә, без исә бергәләп тарихның яңа битен яза башладык.
 
Гөлнара Сабирова, "ВТ"ның яңа баш мөхәррире:
 
Кадерле укучыларыбыз! Тормыш барыбер бер күчәр тирәли әй­ләнә. Әле хезмәт юлының беренче адымнарын гына атлый башлаганда, миңа беренче журналистика сабакларын биргән “Ватаным Татарстан” газетасына баш мөхәррир итеп билгеләнүем – шуңа тагын бер дәлил.
 
Заман һәрдаим үзгәрештә. Ул үзгә­реш­ләрне беренчеләрдән булып без – матбугат вәкилләре тоябыз түгелме икән әле? Уку­чы­ларның интернетка күчүе, мәгъ­лүмат чыга­накларының артуы, хәбәрнең кө­не тү­гел, сәгате, кайчакларда минуты белән таралуы басма матбугат алдына яңа таләпләр куя.  Шундый шартларда сезне – кадерле укучыларны югалтмас өчен, без әнә шул заман шартларына яраклашырга һәм вакыттан алдарак барырга тиеш. Тик бер нәрсә үзгәреш­сез һәм бәхәссез: “Ватаным Татарстан” гасырдан артык татарның иң абруйлы, беренче газетасы булды. Безнең максат – аны моннан соң да шул югарылыкта тоту. Ул хөкүмәт белән халык арасында күпер, аналитика, фикер, бәхәс, аңлашу мәйданы булырга тиеш. Икътисад, сәясәт, көн хәлләре-ва­кыйгалары, заман сулышына кагылышлы сорауларыгызга җавапларны безнең газетабыз битлә­реннән табасыз икән, димәк, без дөрес юлда.
 
Бергә булыйк, бер-беребезне аңлап яшик!
 

Эльвира ВӘЛИЕВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 20.03.2019
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»