|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
07.03.2019 Фаҗига
Арчада фаҗигадә кешеләр һәлак булганТөнлә Арча районының Яңа Кырлай авылында фаҗига булган. Зур янгында ике ир-ат һәлак булган, дип хәбәр ителә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе сайтында. "Кырлай" комплексы коткаручылары урынга барып җиткәндә йорт тулысынча ут камап алган була. Ялкын телләре күршедәге каралты-кура, мунчага таба үрмәли. Янгын сүндерүчеләр бер сәгать чамасы ут белән көрәшә.
Кызганычка каршы, фаҗига урынында 79 һәм 40 яшьлек ике ир-ат мәете табыла.
Беренче фаразлар буенча, янгын исерек килеш тәмәке тартудан чыккан дип хәбәр ителә.
Фото: sodruzhestvoppk.ru
--- |
Иң күп укылган
|