поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
01.03.2019 Җәмгыять

Кышкы Сабан туе

«Туган тел» татар җәмгыятенең 30 еллыгына багышланган язмалар сериясен дәвам итеп, бу саныбызда 1989 елда “Волжская коммуна” газетасында басылып чыккан “Кышкы Сабан туе” мәкаләсен татар теленә тәрҗемә итеп бастырабыз. Аны ул вакытта өлкә газетасында эшләгән, ә бер елдан инде “Бердәмлек” газетасының редакторы булып киткән Рәфгать Әһлиуллин язган.

“Туган тел” татар җәмгыяте уздырган беренче зур чара “Кышкы Сабан туе” дип аталган иде. Ул 27 февральдә Куйбышев авиация заводының Спорт сараенда уздырылды.

 
Сабан туе! Татар халкының язгы чәчү эшләре тәмамлангач уздырыла торган милли бәйрәме нәкъ шулай дип атала. Элек ул Самарада да уздырыла булган. Тик ниндидер сәбәпләр аркасында шәһәр халкы аны уздырудан ваз кичкән. Хәер, Советлар илендә бу Сабан туе бәйрәменә генә түгел, башка милли йола һәм гореф-гадәтләребезгә дә кагыла иде.
 
Үзгәртеп кору җилләре исә башлаган 1989 елда барлыкка килгән өлкә “Туган тел” татар милли үзәге активистлары, яз җиткәнен көтеп тә тормыйча, милли бәйрәмебезне шәһәрдә үткәрергә ният итәләр. Моның өчен саллы гына сәбәп тә табыла - III Бөтенсоюз халык иҗаты фестивале гөрләгән чак була бу.
 
...Эш көне булуга карамастан, Спорт сарае тирәсендә халык дулкыны чайкала. Күбесе, билет ала алмыйча, аптырап йөри. Алар өчен оештыручылар йөзләгән контрамарка әзерләп куйганнар икән. Шулай да бәйрәмдә катнашырга теләүчеләрнең барысы да бу зур бинага сыя алмады, әлбәттә.
 
“Кышкы Сабан туе”н ачып җибәргән кыска гына кереш сүздән соң, милли бизәкләребез төшерелгән панно эленеп торган сәхнәдә театральләштерелгән күренеш, татар җырларыннан торган зур концерт башланып китте. Анда Металлурглар мәдәният сараенда шөгыльләнүче “Ялкынлы яшьлек” татар ансамбле артистлары, Новокуйбышевскның “Дуслык” ансамбле һәм Татарстанның атказанган артисты Зиннур Нурмөхәммәтов җитәкчелегендә Казаннан килгән бер төркем артистлар чыгыш ясадылар.
 
Сабан туе бәйрәменә багышланган җырлар “Идел буенда бәйрәм” дип аталган ялкынлы биюләр белән үрелеп барды: чувашларның - “Ташлама”, мордваларның - “Тиштеме”, украинлыларның - “Гопак” һәм татарларның “Әпипә” биюләре берсен-берсе алыштырып кына торды.
 
Ә фойеда үзенә бер Сабан туе гөрли. Монда татар халык җырларын башкару осталарын эзлиләр, кызыклы әйтемнәр, татар халык гыйбарәләре конкурслары үтә, яшьләр типтереп бииләр, өздереп җырлап җибәрәләр... Менә кайда халык талантларын эзләп табарга була икән!
 
Сабан туен спорт ярышларыннан башка күз алдына китерүе кыен. Аркан тартышу, капчык киеп йөгерү, чүлмәк вату - барысы да булды бу көнне. Иң көчлеләре, җитезләре, хәйләкәрләре призга грампластинкалар, татар китаплары, кассеталар, яулык һәм сөлгеләр алып чыгалар, ә халык аларга гөрләтеп кул чаба!
 
Ярыш тәмен белүче көчле егетләр җыелган җирдә бик кызу көрәш тә бара бугай. Ләкин хәрәмләшү сизелми, хаким - Советлар Союзы һәм Европа чемпионы Хәбил Бикташев үзе бит!
 
Гадәттәгечә, бу көнне башта бала-чага көрәште, аларны бабайлар алыштырды. Яшүсмерләр арасыннан – 46 санлы мәктәп укучысы Рубен Кәлимуллин, 59 санлы мәктәп укучысы Марат Гатауллин һәм 30 санлы мәктәп укучысы Тимур Гыйльманов, ветераннар арасыннан Металлург заводы слесаре Шәүкәт Хәйбуллов җиңүче булып танылдылар. Ә көрәш кызганнан-кыза гына. Менә мәйданга өрлек хәтле елгыр егетләр чыкты. Күп тә үтмәде, дүрт ярымфиналистның исеме билгеле булды - 75 санлы мәктәпнең 10нчы сыйныф укучысы Али Галимов, “Главснаб” төзү һәм төзекләндерү идарәсенең балта остасы Әлфик Хәлиуллин, Красный Яр районының хәзерләү конторасы хезмәткәре Илшат Бикташев һәм медицина институтының хәрби факультеты студенты Илдар Шөхрәтов. Ләкин татар көрәшендә бер генә кеше “батыр” исеменә лаек була. Финал ярышында Илшат Бикташев җиңүче булып танылды һәм баһадир “Кышкы Сабан туе”ның төп призын – сарык тәкәсен җилкәсенә салып мәйданны әйләнде. Ә Әлфик Хәлиуллинга һәм Илдар Шөхрәтовка электр самоварлары тапшырылды.
 
“Кышкы Сабан туе”ның төп спонсорлары - Красный Яр районының “Сезон” кооперативы җитәкчесе Дамир Яһудин һәм Куйбышевның “Комета” кафесы (җитәкчесе Магомед Албаков) иде. Призлар алу өчен халыктан да бераз акча җыелды, оештыру комитеты әгъзалары да үз кесәләреннән чыгардылар. Шулай итеп, ярышлар да, призлар да бик лаеклы булды.
 
Ә Сабан туе һаман гөрли, җырлый, бии. Самараның беренче һәм соңгы “Кышкы Сабан туе” төн уртасындарак кына тынды. Моңа кадәр беркем дә бу бәйрәмнән китәргә теләмәде.
 
- “Кышкы Сабан туе” ял кичәсе кебегрәк оештырылган булса да, ул үзенә күрә танышу кичәсе дә булды инде, - дип сөйләде “Туган тел” җәмгыяте рәисе урынбасары Шамил Әхмәров. - Бу онытылып баручы бәйрәмебезне яңартып, матурлап, халкыбызга кайтару да булды кебек. Мондый бәйрәмнәр киләчәктә даими рәвештә үткәрелеп килер, Аллаһы теләсә.
 
Без саубуллашмыйбыз, киләсе очрашуларга кадәр, дип хушлашабыз!
 
(Язма Шамил ГАЛИМОВның шәхси архивыннан алынды).
 
Н. АРСЕНЬЕВ фотосурәте.
 
“Кышкы Сабан туе”ның батыры - Илшат БИКТАШЕВ

---
Бердәмлек
№ --- | 01.03.2019
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»