поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
28.02.2019 Милләт

"Бу йола хәзер дә сакланып, анадан кызга тапшырылып килә"

Аларның ун-унбишләп яңа яулыгы, күлмәге булырга мөмкин, тик алар, барыбер, әнә шул хан заманыннан калганын киячәк. Пөхтәләп юып, бераз үтүк тидереп, тишелсә — ямап. Тегеләре — рәешкә, кеше арасына чыкканда, янәсе. Шуңа оныкларының теткәләнеп беткән джинс чалбарына да бик аптырамый алар, тота да, иртән торышына нык итеп ямаулык салып куя.

Заман үзгәрсә дә, безнең әбиләрнең өс киеменә мөнәсәбәте үзгәрмәгән әле. Ә кайберләре шул киемнәрнең ничек тегелгәнен, бер күлмәклек тукыма булдырыр өчен күпме көч һәм вакыт сарыф ителгәнен дә хәтерли. Әйтик, Мари Элның Татар мәдәни үзәге оештырган «Халкым мирасы» татар фольклор коллективлары фестиваль-конкурсында Бәрәңге районы Мазарбашы (Алашайка) авылыннан килгән «Сүнмәс йөрәкләр» фольклор ансамбле «Киндер тукмаклау» өмәсен сәхнәләштереп күрсәткән иде. Ә бит бу — үсемлекнең киемгә әйләнү процессында бер арадаш этап кына.
 
Беренче киндер җеп
 
Инде беренче тарихи чыганакларда һуннарның киндер күлмәк киюе әйтелә. Болгар бабаларыбызга да киндер кием ят булмавы билгеле. Үсемлек сүсеннән тукыма туку уена кешеләр ничек килгәндер? Бәлки, кошлардан өйрәнгәннәр, аларның оя үрүен күзәткәннәрдер дә, иң башта талчыбыктан читәннәр, юкәдән мунчала чыгарып, чыпталар үреп караганнардыр? Ә инде чыбык, мунчаланы үсемлек сабаклары алыштырып, материал юкарган саен, җылыны әйбәтрәк саклаучы тукымалар да барлыкка килгәндер, бәлки?
 
Һәрхәлдә, алар бу эшкә тирән мәгънә салган, йола дәрәҗәсенә үстергән булырга тиеш. Кыз баланың инициациясе, җәмгыятьнең бер әгъзасы итеп кабул ителүе дә әнә шул эрләү-туку эшенә өйрәнүдән башланган. Беренче эрләгән киндер җебен аның биленә ураганнар, беренче тукымасын бирнә сандыгында кадерләп саклаганнар. Ә туку эшенә керешкәнче, кызлар чәч үрергә, чәчәкләрдән тәкыялар үрергә өйрәнгән, киләчәктә кирәк булачак кул күнекмәсе булдырган. Әнә шул беренче күнекмәләр әле хәзер дә сакланып, анадан кызга тапшырылып килә кебек.
 
Сүрүе киткәнче киясе
 
Кием, җылылык һәм матурлык өчен киелү белән бергә, кешене ят көчләрдән дә саклый, тәннең бер өлеше булып тора дип ышанган алар. Элекке заманнарда кием һәр кешегә атап тегелгән, аның сәламәтлеге, җәмгыятьтә тоткан урыны, гаилә хәле турында хәбәр иткән һәм еллар буе, тузып беткәнче киелгән. Кешенең кырыгыннан соң киеменең сүрүе китә, хуҗасы белән бергә «сүтелә» дип ышану да шуннан киләдер, бәлки. Шуңа кием ясау процессына сакраль мәгънә салу, аны аерым бер йола рәвешендә кабул итүләре гаҗәп тә түгел.
 
Тукыма җитештерү үзе үк күп төрле йолалардан тора һәм елның төрле фасылларына бүленә. Дөрес, «яман аты» таралганнан соң, киндер инде җырларда һәм топонимик атамаларда гына сакланган. Һәр авылда «Киндер җире» дип аталган урыннар бар, һәм бу урыннарда һаман да берән-сәрән тишелеп чыгып, шунда ук юк ителә торган шушы ике өйле үсемлекләрне очратырга була. Ә бит кайчандыр кешелек аның талкышын да калдырмыйча куллану җаен тапкан, сүсеннән — тукыма, орлыгыннан — май алган, яфракларын буяу иткән, калган өлешен яндырып, тукымасын агарту өчен селте ясаган. Җитеннән аермалы буларак, аны ике тапкыр җыеп алганнар: башта, чәчәк аткач та, кул белән ата үсемлекне — киндер басасын учмалап куйганнар. Орлык биргәннән соң ана үсемлекләр җыелган һәм тупасрак тукыма ясауга тотылган. Аның табигыйлеге, үсемлектән ясалуыннан бигрәк, шушы эшкәртелү процессында табигатьтән аерылмавында да булгандыр, бәлки. Киндер агым суда җебетелгән, сүсе төпкә төшеп, инештән алганда саркылган суы сандугачларны уздырып сайрый белгән. Яр буе кояшында кибеп, килеләрдә төелеп, кыш буена эрләнеп-тукылганнан соң, инде тукыма булып, кабат инеш буена кайткан.
 
Киндер тукмаклау өмәсе
 
XX йөз башы фәлсәфи фикере куйган «Кешеләр арасында ничек яшәргә?» дигән сорауга безнең халык җавапны күптән тапкан инде. Өмәләр — үзара ярдәмләшү күренешеннән бигрәк, халык арасына керү, тәҗрибә уртаклашу мохите дә булып торган. Кыш көннәрендә җеп эрләү, тукыма әзерләү өмәләре үтсә, җәен халык су буена төшеп, әзер тукымаларны агарту, йомшарту вакытында бер-берсен өйрәткән дә, тәрбияләгән дә.
 
Такмак әйтешү, уеннар вакытында яшьләрнең характеры тәрбияләнсә, эш вакытында тормышта кирәк күнекмәләр буыннан-буынга тапшырылган.
 
— Киндер агартам дисәң, аны инештә чылатып, кояшка куярга кирәк.
 
— Алай да була, ә менә селте суында да җебетсәң, кардай агарасын көт тә тор.
 
— Тукмакларыгыз нигә тик ята әле, катырак тукмаклагыз, бөтен авылга ишетелсен!
 
— Кызлар, менә бу яшел төсне ничек чыгарганнарын беләсезме? Менә мин сораган идем: иң элек чыпчык миләше яфрагын аласың, ди, аннан соң — тиен койрыгы үләнен, аннан соң кузгалакны, шуларны кайнатып, җепне манасың да шушындый матур яшел төс килә дә чыга!
 
— Ә менә мин коңгырт төс белән кызыксындым әле. Анысын чыгару өчен имән кайрысы белән зирек кайрысын кулланасы, ди.
 
— Кызлар, әгәр дә бәбкә үләненең тамырын, аннары мәтрүшкә, тагын чыпчык миләшенең өлгергән җимешләрен кайнатып ясасаң, бик матур кызыл чыга, мин гел шулай итәм.
 
— Кара, бөтенләй икенче төсле шул. Менә бу зәңгәр ничек килеп чыгуын миңа да әйткәннәр иде. Имән кайрысын, кара җиләк, күкчәчәк, аннан соң кыңгырау чәчәкләрдән файдаланасы икән.
 
— Кызлар, буяуны аны селте суында ясасаң әйбәт, төсе уңмый торган була. Аннан соң, җепне буяганда күгәргән тимер кисәге салсаң, буяу җепкә әйбәтрәк иңә, ди.
 
— Тукмак тавышыгыз начар чыга, кызлар!
 
«Киндер тукмаклау өмәсе»н сәхнәләштергәндә, Мари Элның «Сүнмәс йөрәкләр» фольклор ансамбле дә әнә шул өйрәтү, тәҗрибә уртаклашу өлешенә басым ясаганнар иде. Һәм көнкүрештә табигыйлеккә кайткан, кул эшләре яңадан модага кереп барган бүгенге көндә, ул театраль тамашадан бигрәк, тамашачы белән дә тәҗрибә уртаклашу, әби-бабаларыбызның ачышларын яшь буынга җиткерү булып та яңгырады. Киләчәктә, бәлки, җепнең ни өчен манылуын, киндер алачадагы сызыкларның төсе, үлчәме, кулланылыш ешлыгы хуҗасы турында нинди мәгълүмат бирүен дә ишетергә насыйп булыр әле алардан.
 
Мин аларга эш ясадым

Георгий Ибушев, Татарстанның халык артисты:
 
— Киндер, җитеннең эше бик күп аның. Минем кечкенә вакыт: күршеләргә ниндидер көлтәләр китереп бушата башладылар. Кызыгасың бит инде ул, «безгә дә кертәсезме?» дип сорыйм тегеләрдән. Әти-әниеңнән сора, кирәк булса кертербез, диләр. Мин өйгә кереп чыккандай иттем дә, кирәк диеп, үзебезгә дә җитен алып кайттырдым.
 
Еллык хезмәт инде ул, сугылган җитенне генә эшкәртү дә. Башта читәнгә бәрә-бәрә коялар, аннары талкычта талкыйлар — ул шундый мамык кебек нәрсәгә әйләнә. Аннары аны алып китәләр колхозга, ләкин бер байтак өлеше үзеңә кала. Әни шуннан тегәрҗепләр эрләргә тиеш була. Менә шулай итеп көтмәгәндә мин аларга эш ясадым. «Ии, әйбәт булды әле, — диде аннары әни, — эрләргә сүсем дә бетеп килә иде», — диде. Орлыгы бик тәмле май бирә җитеннең. Әни шул орлыкны киледә төя иде дә шикәр комы белән, ул куе, шоколад кебек бер төскә керә иде.
 
Киндер үстерү өчен җирне алдан әзерләп, тиресләп куйган кебек, халык җитеннең дә җаена гына торырга тырышкан. Аны кырларда, дым тарткан иңкүлекләрдә, урман, әрәмә буйлары, күл һәм сазлыклар тирәсендә чәчкәннәр. Җитеннең сүсен талку да киндер эшкәртүдән җиңелрәк булмаган. Йолкып алынган үсемлекне яр буена җәеп чыкканнар, аны яңгырлар юган, кояш кызуы теткәләгән. Аннары алып кайтып, мунчада киптергәннәр, талкы белән талкып, килегә салып төйгәннәр, селкеп, тәрәшле ясап куйганнар. Шулай эшкәрткәннән соң җитеннең авырлыгы биш тапкырга кимегән. Шуннан аны тараганнар: иң нечкә һәм чиста өлеше — тәрәшле сүс — затлы тукыма ясауга киткән. Калган өлешеннән тупасрак тукымалар тукылган. Шулай әзерләнгән җитенне кара көзгә кадәр куеп торганнар. Әзер тәрәшле сүстән җеп эрләнгән, ул агарсын өчен, көл белән бутап, мич башында янә киптергәнәр, янә чишмәгә алып төшеп юганнар. Шул эшләрдән соң гына тукыма сугу өлешенә күчкәннәр.

Табигый буяулар
 
Кием һәм көнкүрештә кулланылган тукымаларны бизәүнең дә төрле ысулларын белгән безнең әбиләр. Чигештән кала, тукыма, җепләргә төс бирү җаен да тапканнар. Тукыма мануда кулланылган иң борынгы буялар имән һәм эт шомырты кайрысыннан ясалганнар. Киемгә төс кертү процессы да үзенә күрә бер тылсымлы йолага әверелгән.
 
Зур казандагы суда төн кунган кайрыны иртән утка куйганнар, кайнап чыкканнан соң, тагын 20 минутлап утта тоткач, төс кергән суны агызып алганнар. Казанга тагын су өстәлгән, тагын кайнаган — төсе чыгып беткәнче шулай дәвам иткән. Инде җыелган буяулы суны яңадан утка куеп, биштән бер өлешкә кимегәнче кайнатканнар һәм сөзелгән кайнатмага алдан ук селте суына манылган тукыма яки җепләрне салганнар. Сәгать ярымлап талгын утта кайнаган тукыманы аннары салкын инеш суына алып төшеп чайкаганнар. Төрле кайры-үләннәрне кушып кайнату салават күперенең барлык төсләрен дә табарга мөмкинлек биргән. 

Йолдыз МИҢНУЛЛИНА
Түгәрәк уен
№ --- | 28.02.2019
Түгәрәк уен печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»