• 21.08 "Зәңгәр шәл" спектакле. Камал театры. 19:00
  • 27.08 "Килә ява..." спектакле. Камал театры. 19:00
  • 28.08 "Әтәч менгән читәнгә". Камал театры. 19:00
  • 29.08 "Бию пәрие". Камал театры. 18:00
  • 29.08 "Казан кичләре". Филармония. 18:30
  • 30.08 "Кырыкта да кызыкта. Мунча ташы". Филармония. 18:30
  • 06.09 Хәмдүнә Тимергалиева. Өстәмә юбилей концерты. УНИКС. 17:00
  • 18.09 Рифат Зарипов концерты. УНИКС. 18:30
Туган көннәр
  • 12 Июль Люция Хәмитова
  • 12 Июль Матвей Апросин
  • 12 Июль Альберт Борһанов
  • 12 Июль Илдар Арсланов
  • 12 Июль Мирсәет Яруллин (1938-2009)
  • 13 Июль Марат Яхъяев
  • 13 Июль Айдар Галиәскәров
  • 13 Июль Рифкать Хисмәтов
  • 13 Июль Лилия Йосыпова
  • 13 Июль Алмаз Шәрифуллин
  • Холодильник сатыла, двухкамерный, биеклеге 1,80, яхшы эшли. Казан, ул. Губкина. Тел. 8 953 999 72 00
  • Продаётся комната в статусе КВАРТИРа 21.8 кв.м в Казане в Московском районе(район Восстания-Гагарина).Комната чистая,после косметического ремонта,Вся мебель и техника остаётся,заезжай и живи!Цена 1490000. Телефон для связи 89393937375.Документы готовы.СОБСТВЕННИК.
  • Казанда эре Җир җиләге сатабыз 89518954298
  • шпаклевка,штукатурим оконные ,дверные откосы,плитка ,обои недорого.89178887212
  • Казанда Диван кроват сатам яна тел89520460614
  • Кулай бәядән шкаф-купе сатыла.Тел 89272488945
  • Казан шэхэренен Мэскэу районындагы ике булмэле фатирнын Бер булмэсенэ иптэшкэ тэртипле Кыз эзлим.Метро Яшлек,Тандем,Д.К.Химиков белэн янэшэ.89272469637
  • Сниму квартиру в Актаныше, без мебели на длительный срок. с.т.8-9534014521
  • Казан шәһәрендә Зур Урам, 1 К адресы буенча квартира озак вакытка арендага бирелә. Кер юу машинасы, холодильник, телевизор бар. Бәясе 15 мең сум. т.89274345719
  • Сдается комната в Казани ул.Можайского д.12 кв 4/1 (Кировский р-н),10кв/м,цена 7000р, Тел.: 89274298213
 
 

 
Архив
 

               

21.02.2019 Ир белән хатын

"Кайсы хатынның ирен бүтән белән бүлешәсе килсен?”

Дөньяны аңлап булмый. Һәрхәлдә, мин җәмгыятебезнең бер ярдан икенчесенә ташлануын, кайчагында әллә нинди зур ялгышларны белә торып, хәтта закон кысаларына кертергә маташуларын күреп шаклар катам.

Гаиләдәге хыянәт, күпхатынлылык темасы мәңгелектер инде ул. Күпхатынлылыкны законлы итәргәме-юкмы дигән бәхәс әледән-әле күтәрелә. Бездә барып чыга торган нәрсә түгел дип уйлыйм мин. Әйе, мөселман илләрендә ирләр берничә хатынга өйләнәләр, бу аларга килешә, чөнки анда шәригать кануннарына буйсынып, бөтен шартын китереп яшиләр. Ул бездәге кебек әхлаксызлыкларын яшерү өчен генә түгел. Ә безнең җәмгыятьтә азгынлык баштан ашкан.
 
Соңгы елларда илнең икътисадый вәзгыяте шактый кешенең тормышына нык үзгәрешләр кертте. Кемдер байлыкка чумды, кемдер тормышның төпкеленә төшеп китте. Авылда һәм шәһәрдә эшләрен югалткан меңнәрчә кеше читкә, еракка китеп эш эзләргә мәҗбүр булды. Бу да азгынлыкның чәчәк атуына төп сәбәпләрнең берсенә әйләнде: читкә киткән кайбер ир затлары – читтән, ә ялгыз хатыннар якын-тирәдән җылы куен эзли башады. Шушы әхлаксызлык аркасында гына күпме гаилә таркалды. Хыянәт аркасында үз гаиләләрен таркаткан ялгыз хатыннар соңгы вакытта тормышка бик җайлы гына яраклашып яши башладылар. Андыйлар гадәттә үз эше, бизнесы булган, аякта нык торган акчалы һәм, әлбәттә, хатынлы ир-атны аздырып, аның белән яшерен никах укыталар һәм барлык проблемаларны шушы ир җилкәсенә өеп куялар. Ә бит бу ирнең ныклап аякка басып яшәве күпчелек очракта хатыны белән бергә көн-төн тырыш хезмәт куюлары нәтиҗәсе була. Бизнесны, эшне оештырганда капитал итеп бергә эшләп табылган акча салына. Шәригать буенча икенче хатынны никахлап алырга уйлаган ирнең моның өчен иң элек беренче хатыныннан ризалык сорарга тиешлеген онытмаска кирәк. Ә бездә үзе теләп бер генә хатын да өстенә көндәш алмаячак дип уйлыйм мин, чөнки безнең тормышка, шәригатькә, табигатькә карашыбыз бөтенләй икенче төрле – барлык законнарга төкереп карый торган. Хатын-кызның эше – эш башлаганда иренең уң кулы булу гына түгел, аның балалар да, ирне дә тәрбиялисе-карыйсы бар. Кайчак тормыш арбасы тарта-тарта ир кешегә тиешле тәрбия, игътибарны хатын-кыз биреп бетермәскә мөмкин. Кесәсендә саллы гына акча йөрткән ир затына, әлбәттә, эштән алҗып хәлдән тайган, көне буе бала карап нервылары “туналып” беткән хатын гына җитми башлый. Беркайда да эшләмичә, үз-үзен генә карап, “спонсорлар” хисабына яшәп, үз гаиләсен, чит гаиләне җимерүче азгын, начар хатыннар җитәрлек бит. Алар эш белән талчыкмыйлар, ир көе көйлиселәре юк, хатыны юып-киендереп чыгарган ирне каршылап, төяп килгән күчтәнәчләрен, акчасын алып калып, күңелен күреп озаталар. Гадәттә никах укыту инициативасы шул хатыннардан килә, әллә никах укыту гөнаһтан курыкканга дисезме? Юк, билгеле, бу аларның максатларына ирешүдә бер баскыч кына. Алар нәфесләрен канәгатьләндерергә, күбрәк акча, байлык эләктереп калырга һәм яхшы ирле булырга хыяллана. Күп очракта ир дә, азгын хатын да дин кануннары буенча яшәмиләр.
 
Ислам дине, әгәр мөмкинлеге бар икән, әгәр чын мөселман икән, тигез шартлар тудырып, үзенең хатынын рәнҗетмичә яши ала икән, ир кешегә дүрт хатынга кадәр өйләнергә рөхсәт итә. Күпме соң ул диннең бөтен кануннарын да үтәп яшәүче ирләр безнең җәмгыятьтә? Булган очракта да алар санаулы гына һәм менә дигән гаилә корып яшиләр. Үзе белән җигелеп тормыш тартучы хатынны рәнҗетеп, аны түбәнсетеп, балаларны нәүмиз итеп, хатын өстенә хатын алалар микән алар? Диннең барлык нечкәлекләрен аңлаган, изге китабыбыз Коръәнне укыган мөселман ул юлга бармый. Ике хатынга бертигез карау, бертөрле тормыш шартлары булдыру бик иманлы ир кулыннан да килә торган нәрсә түгел. Азгын хатынга исә гаиләне җимереп, әтиләре исән көенчә аның балаларын ятим итү берни тормый. Ул үзе аздырган ирне гаиләсеннән аеру өчен барысын да эшләячәк. Андыйларны ирнең хатынының һәм балаларының күз яшьләре бөтенләй кызыксындырмый. “Ниса” сүрәсенең өченче аятендә “...үзегезгә ошаган хатыннарга өйләнегез, икесенә, өчесенә, дүртесенә. ӘгәрКдә барысына да тигез карарга ихтыярыгыз җитмәсә, ул чагында бергәКөйләнегез”, диелгән. Бөтен гаиләне кайгыртучан ир беркайчан да ике-өч хатынга өйләнмәячәк. Кемнең байлыгы үзенең яраткан гаиләсеннән арта? Никах укытса, ирнең бүтән хатын белән очрашуы зина кылуга керми диярсез. Ләкин бу хәл гаилә таркалмаган, балалар ятим калмаган очракта, хатын-кыз кимсетелмәгәндә, балаларда әтиләренә карата нәфрәт, җирәнү хисе уянмаганда гына була ала бит. Гомер буе иренә тугры булып, ышанып яшәгән, хыянәттән рухы изелгән хатын һәм еллар буе гаиләсен стресс халәтендә тоткан, балалардан да, әти-әнисеннән дә оялмаган, намусын югалткан ир-затының гаиләсе дә таркалу алдында кала. Ир кеше гаиләдән дә чыгып китә алмый, чөнки ул, кайчандыр иренә хыянәт итеп, үз гаиләсен җимергән сөяркәсенең ышанычсыз икәнен, җае чыгуга үзенә дә хыянәт итәсен аңлый, ләкин шул ук вакытта азгын хатыннан да китә алмый. Азгын хатын ирне үзенә бөтенләйгә бәйләр өчен бала да алып кайтып куйса, хәлләр тагын да катлаулана. Беренче гаиләне, җайланган-көйләнгән тормышны җимерү ирнең паннарына керми, чөнки җимерә башлагач, эшне, бизнесны да бүләргә кирәк, ә бу инде бөлү дигән сүз.
 
Минем фикер шундый: ике яки күпхатынлылыкны безнең җәмгыятькә кертеп булмый. Безнең холкыбыз, табигатебез андый түгел. Кайсы хатынның үз ирен бүтән хатын белән бүлешәсе килсен? Аерылса аерыла, ләкин моңа ризалашмый. Бу хәлгә вакытлыча сабыр итсә дә, эчтән иренә кан дошман булып, аңа мөмкин кадәр күбрәк зыян китереп яшәячәк дип уйлыйм. Ире тарафыннан түбәнсетелгән, әхлакый яктан изелеп, җиргә салып тапталган хатынның күз яшьләре, рәнҗеше төшәр дип уйламыйлар микән бу “никахлы зиначылар”? Азгынлык-азгынлык булып кала, аны ничек кенә, нинди никах белән капларга тырышсаң да. Безнең илдә икехатынлылыкны пропагандалау ахмаклык ул. Ирнең беренче гаиләсе дә җимереләчәк, икенчесе дә барып чыкмаячак. Керереңнән алда чыгарыңы уйла дип, борынгылар юкка әйтмәгән.
 
Миләүшә ХӘЙРУЛЛИНА. Мамадыш районы, Ямаш авылы

---
Татарстан яшьләре
№ --- | 21.02.2019
Татарстан яшьләре печать

Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 
▲ Өскә

www.work-zilla.com

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Казан филармониясе
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Фирдүс Тямаев
Шаян
Татаркино
Балмай
Раяз Фасихов
MINBAR
Татарстан Диния нәзарәте