|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
19.02.2019 Хәвеф-хәтәр
Татарстанның 9 районында 15 меңләп кеше утсыз калганКичә һава шартлары начар булу сәбәпле, Татарстанның берничә районында электр ут өзелгән. Хәзерге вакытта тугыз районда электр белән тәэмин итү төзәтелеп беткән. Бу турыда Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча баш идарсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. Электр уты Лаеш, Менделеевск, Аксубай, Чүпрәле, Яшел Үзән, Буа, Әгерҗе, Азнакай, Әлки, Ютазы, Түбән Кама районнарында өзелгән булган, дип яза Татар-информ.
"Җил тизлеге кискен арту сәбәпле, чама белән 5106 йортта 15 240 кеше утсыз калды", дип аңлаттылар ведомствода.
Һәлак булучылар һәм имгәнүчеләр юк.
Бүген иртәнге алтыга тугыз районда электр уты торгызылган. Әлегә Ютазы, Бөгелмә районнарында төзәтү эшләре бара.
Фото: https://pixabay.com
--- |
Иң күп укылган
|