|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
18.02.2019 Җәмгыять
"Ростелеком" биометрик мәгълүматларны куркынычсыз җыю өчен карар булдырды"Ростелеком" компаниясе биометрия белән эшләгәндә мәгълүмати куркынычсызлык буенча төзелгән системалы карар проекты Россия Федерациясе Куркынычсызлык федераль хезмәте тарафыннан килештерелгән дип хәбәр итә. Типлаштырылган карарны куллану банкларга бердәм биометрик система белән эшләгәндә мәгълүмати куркынычсызлыкны тәэмин итү чыгымнарын киметергә һәм таләпләрне үтәү вакытын киметергә мөмкинлек бирәчәк. Бердәм биометрик система банкларга биометрик мәгълүматлар, дәүләт хезмәтләре бердәм порталыннан логин һәм пароль ярдәмендә хезмәт күрсәтү өчен клиентларны дистанцион рәвештә кабул итәргә мөмкинлек бирә. Мәгълүматларны саклау куркынычсызлыгын система операторы — «Ростелеком» компаниясе тәэмин итә, биометрик мәгълүмат җыюның куркынычсызлыгын гражданнарны теркәүче банклар күзәтеп тора. Биометрия белән эшләгәндә, мәгълүмати куркынычсызлыкны тәэмин итүдә чыгымнарны киметү өчен банклар хәзер әзер продукт "Ростелеком"ның карары белән файдалана ала.
Партнерлар яңалыгы
--- |
Иң күп укылган
|