поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
16.02.2019 Җәмгыять

Тылсымлы тавышы гомеремә җитте

2019 елның 16 январенда татар дөньясы бик зур кайгы кичерде - яраткан җырчыбыз, бетмәс-төкәнмәс моң чишмәсе Илһам ШАКИРОВ вафат булды. Ул озак авырып ятса да, аның дөнья кую хәбәре җаннарыбызны тетрәтте. Газетабызның бу санында аны күреп белгән якташларыбызның истәлекләрен бастырабыз.

Мин Илһам Шакировның иҗаты белән 17 яшемнән таныш. Әле дә көн саен җырларын җырламыйча калган көнем бик сирәктер. Ә танышуым 1960 елны озатып, 1961 каршы алган кышкы күңелле көннәрдә булды. Куйбышевның Водников урамындагы 42 санлы йортның ярымподвалындагы бер фатирда безнең бик якын дустыбыз Миңнебаян апа яши иде. Резидә исемле тагын бер апа да шунда тора. Без аларга Яңа елны каршыларга дип килгән идек. Кунаклар арасында Казаннан килгән Инсаф Шакиров исемле бер егет тә бар. Үзе өздереп гармунда уйный, моңлы итеп җырлый да. Мин шунда беренче мәртәбә “Хуш, авылым” җырын ишеттем дә инде. Казан егете безгә бу җырны тагын да матуррак җырлаучы Илһам Шакировның булуы, аның быел гына Казан консерваториясен тәмамлавы турында сөйләде. Моңа кадәр мин Илһам абый турында бернәрсә дә белми идем. Соңрак аңлашылганча, шушы Резидә апа Илһам Шакировның туганы булып чыкты.
 
1962 елда, Куйбышевка укырга килгәч, миңа филармониядә Илһам Шакировның концертын тыңларга насыйп булды. Ул Җәүһәрия апа Сәлахова белән килгән иде. Минем күңелемдә ”Керфекләрең синең нигә кара?” дигән җыры уелып калган. Шуннан башлап мин Илһам абыйның һәрбер концертын карарга тырыштым, чөнки аның иҗатыннан зур ләззәт таба идем.
 
Минем өчен 1964 елның иң зур вакыйгасы - Илһам Шакировның Рәшит Сабиров, баянчылар Рокыя Ибраһимова, Мөхтәр Әхмәдиев белән бергә безнең Мулла авылына концерт белән килүе булгандыр. Авыл клубы шыгрым тулы. Сәхнәдән Рәшит Сабиров тамашачыларны сәламләп: “Җырлый Илһам Шакиров үзе”, - дип игълан итеп өлгермәде, зал алкышларга күмелде.
 
Илһам Шакиров ишек артында калган халыкны да чакырып, керсеннәр, тыңласыннар диде. Ул гади генә кара свитер кигән, кара чәчле зифа буйлы бик чибәр кеше иде. Микрофонсыз-нисез дөньяны тутырып җырлап җибәргән иде, күңелләребез күккә күтәрелде: “Һаман да истә”, “Әниемә хат”, “Китмә, сандугач”, “Кара урман”, “Хуш, авылым” кебек моңлы көйләребезне тыңлаган саен тыңлыйсы килде. Нинди гүзәл кичне күргән кеше бит мин! Шундый зур бәхетләр насыйп булды бит! Кечкенә генә татар авылы клубында кич буе баһадир кебек Илһам абый ҮЗЕ! җырлады.
 
Җәен без, студентлар, колхозга булыша идек. Печән җыеп йөргәндә Нурҗиһан, Миңнегаләм, Миңнебаян һәм башка кызлар, кайсыбыз нинди җырының кайсы юлын отып калган, шуларны бергә кушып, гамәлгә китереп, эшкә барганда да, эштән кайтканда да җырлый идек. Шулай итеп җәй буе шул сихри җыр хисләре белән яшәдем, бүген дә ул җырлар күңелемнең иң түрендә.
 
Мин Илһам абыйның бер генә концертын да калдырмадым. Хәтта, 1967 елда таелып-егылып, хастаханәдә дәвалансам да, чәчәк бәйләме алып, Киров исемендәге мәдәният сараена барырга җаен таптым. Аны тыңлаганда авыруым да онытылды. Илһам абый “Сарман вальсы”н икенче төрле ”Тыңларсыңмы яшьлек хисләремне” дип аталган җырны җырлаганда Мәдәният сараеның мәһабәт бинасы аның моңы белән тулды. Мин, чәчәкләремне тотып, балконнан сәхнәгә килгәндә кичергән хисләремне белсәгез иде! Сәхнәгә ашыгыбрак менгәнмен, күрәсең, Илһам абый минем каршыга килеп: “Каушамагыз, иркәм”, - дип бүләгемне кабул итте. Иң кызыгы шул, берничә көннән шушы чәчәкләрне Яңа елны бергә каршылаган Миңнебаян апабызның өстәлендә күрдем. Резидә апасын күрергә килгәч, Илһаметдин туганы минем чәчәкләрне аңа калдырып киткән икән.
 
Шуннан соң мин Шакировның грампластинкаларын җыя башладым. “Менәргә иде Урал тауларына”, “Кама буе туган як”, “Тәфтиләү” һәм башкалар, һәм башкалар... Дөрес, ”Тәфтиләү”не иң элек әниемнән ишеткән идем. Илһам абый башкаруыннан соң мин ул җырга тагын да гашыйк булдым. Әнием мәрхүмә әйтә иде: “Кызым, гөнаһы да бардыр инде, шул хәтле яратып җырлыйсың бит”, - дия иде.
 
1980 елның 5 маенда Куйбышевның Офицерлар йортында үткән концертта Илһам Шакиров “Иртәнге нур” җырын җырлаганнан соң чәчәкләрне сәхнәгә инде кызым Наилә мендерде. Икенче сыйныфта укучы курчак кебек бала бит. Төшкәч әйтә: “Әни, Илһам абый мине пәп иткәндә мин аның ефәк чалбарын тотып карадым”, - ди. Үзе бер мәзәк бит инде.
 
Илһам абыйның иҗатына тагын да яңа кырлар өстәгән якташыбыз Рөстәм Вәлиев булуы күңелләребезне горурлык хисләре белән тутыра. Рөстәм минем өчен дә бик кадерле шәхес. Ул консерваториядә укыганда мин кызым Наиләне Казан консерваториясенең вокал факультетына “тыңлап карау” конкурсына алып бардым. Рөстәм мине бөек җырчы Зөләйха апа Хисмәтуллина белән таныштырды. Минем каршымда бала чакта кемнең җырларын ишетеп үскән идем (бездә генә патефон бар иде, миңа ул вакытта алты яшь иде), шул апа утырып тора. Кызымны беренче турдан ук кабул иттеләр, бер айлык стипендия дә җибәргәннәр иде. Әмма ләкин укырга насыйп булмады, тормышка чыкты. Хәзер үзе дә, ике баласы да табиблар булып эшлиләр.
 
Кызым Илһам абыйның иҗатын бала чактан ук белеп, яратып үсте, аның җырларын бүген дә рәхәтләнеп җырлый. Илһам абый Шакиров, Әлфия апа Авзалова, Рөстәм Вәлиев минем өчен өчесе дә бик кадерле һәм хөрмәтле шәхесләр. 60 елдан артык аларның җырлары белән ләззәтләнеп яшим һәм шулай булачак та, инша Аллаһ.
 
Илһам Шакировның вафатыннан соң, 19 январьда “Яктылык” татар мәктәбендә “Ак калфак” оешмасының җыелышы булды. Шунда мәктәп директоры Радик Газизов Илһам абый рухына багышлап Ясин сүрәсен укыды, ә без дога кылдык. Әҗер-саваплары Илһам абыйга ирешсен иде, берүк. Барысының да урыннары җәннәттә булсын. Амин.
 
Асия САБИТОВА (ШӘЙМАРДАНОВА).
 
Самара шәһәре.

---
Бердәмлек
№ --- | 16.02.2019
Бердәмлек печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»