|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
15.02.2019 Матбугат
Үзе китте, колакта яңгырап тавышы калды...
2 февральдә танылган радиожурналист, нәфис сүз остасы Эльвира Ибраһимованың фаҗигале төстә арабыздан китүенә ике ел булды... Үзе дә, сүзе дә, кылган эшләре дә соклангыч иде Эльвираның. Ә шигырь уку сәнгатендә аңа тиңнәр булдымы икән?.. Моң дибез. Күпләр аны бары көй-музыкада гына ишетеп була дип уйлыйлар. ә Эльвирабыз шигырь укыганда күңелгә нәкъ менә шул, үзәк өзгеч моң, сихри аһәң тула иде. Хәер, “иде” дию дөреслеккә туры килми, нәфис тавышын да, шигырьгә мәхәббәтен дә бүләк итеп калдырды дустыбыз.
26 гыйнвар көнне Актанышта Эльвира Ибраһимованың якты истәлегенә багышлап, “Моң кайтавазы” дип исемләнгән II республикакүләм нәфис сүз фестивале узды. Былтыр “Моң кайтавазы”н оештыручылар аны бәйге дип кенә атаганнар иде. Быел исә, бәйге үткәрү һәм аның шартлары турында игълан ителүгә үк катнашырга теләүчеләрдән гаризалар агыла башлаган. Республиканың төрле төбәкләреннән 40тан артык видеоязма, 170 гариза килеп ирешкәч, оештыручылар бераз аптырап та калганнар: узган елдагыча, кечкенә залда, үз акчаларына җиңүчеләргә бүләкләр юнәтеп кенә, мондый масштаблы чараны ничек башкарып чыгарга соң?
Шөкер, игелекле эштә ярдәм итәргә теләк белдерүчеләр табылган. “Болгар” хәйрия фонды (җитәкчесе Фәрит Мифтахов), “Благодарение” хәйрия фонды (җитәкчесе Фәрит Салихов), Актаныш районы хакимияте ярдәм кулы сузган. Бәйгенең узган елгы иганәчеләре: Биектауның 4нче номерлы мәктәбе директоры урынбасары Нурдидә Гаязова һәм Казаннан ветеран укытучы Гөлгенә Садыйкова быел да читтә калмаганнар.
“Фестиваль-бәйгебез шундый зур колач алыр дип уйламаган идек. Бер яктан бик куансак, икенче яктан шактый кыенлыклар кичердек. җиңүчеләрне ачыклау бик тә авыр булды. Шуңа күрә дә соңыннан ризасызлык белдерүчеләр, эшебездән гаеп эзләүчеләр дә табылыр. Ләкин ниятебез-максатыбыз бары тик яхшылыкта, Эльвирабыз рухын рәнҗетмәүдә”, — диләр оештыручы фидакарьләр, “Актаныш таңнары” газетасының баш мөхәррире Руслан Усманов һәм шагыйрә Резидә Храмова.
Ә бит, чыннан да, “Моң кайтавазы”ның максаты шундый матур: нәфис сүз осталарын барлау, аларга иҗади үсеш өчен шартлар булдыру, татар телен, әдәбиятын, мәдәниятен пропагандалау, Актаныш төбәгендә яшәп, иҗат итеп, җуелмас эз калдырып киткән шәхес — Эльвира Ибраһимова исемен яшәтү. Димәк, “Моң кайтавазы”ның озак еллар яңгырарга тулы хакы бар!
Рәсемнәрдә: Эльвира Ибраһимова; Гран-при иясе — Актанышның 1нче номерлы мәктәбенең 8 сыйныф укучысы Гөльяз Хәйретдинова.
Раушания ШӘЯХМӘТОВА |
Иң күп укылган
|