поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
05.02.2019 Сәясәт

Татарстанның халык артис­ты Рафаэль Ильясовка 80 яшь тула

Радиодан үзәкләргә үтеп озын башкорт халык көе яң­гырый. Курай моңы да ише­телә, күз алдына иксез-чиксез киң башкорт далалары, гүзәл табигате, иркенлек, горур Урал таулары килеп баса. “Шу­лай моңлы итеп кем җырлый соң бу җырны?” – дигән сорау тумый миндә. Шунда ук танып алам. Бу – Татарстанның халык артис­ты Рафаэль Ильясов.

Бик күп еллар Советлар Союзы буйлап гастрольләрдә бергә кон­церт куеп йөргән Рафаэль абыйның моңлы тавышы безнең генә түгел, мил­лион­нарның күңеленә сеңгән. Ул җырлаган “Олы юлның тузаны”, “Галиябану”, “Уел”, “Рәй­хан”, “Сандугач”, “Салават ария­се” һ.б. кебек моңлы көйләр – татар һәм башкорт халыкларының мил­ли хәзи­нәсе. Рафаэль Ильясовны бу ике тугандаш халык үзенеке итеп, яратып кабул итте. Уфадагы концертларда аны тамашачылар сәхнәдән, Казандагы кебек, бик озак җи­бәрми иде­ләр. Шулай ук Алма-Ата, Таш­кент, Мәскәү, Ленинград тамашачылары да үз итте­ләр. Рафаэль Илья­совның дуслары Америка, Финляндия ил­ләрендә бүген дә җырлавын көтеп яши.
 
Рафаэль Ильясов 50 ел Татарстан радиосында музыкаль тапшырулар редак­ция­сендә җитәкче булып эш­ләде, баш мөхәррир иде. Ул оештырган концерт­лар­ның профессиональ дәрә­җәсе һәр­вакыт югары булды. Бәй­рәм­нәр саен Башкортстан белән Татарстан концертлар алмашты, ут күршеләр ике республикада да ул концертларны зур тү­земсезлек белән кө­теп  алды. Рафаэль Ильясов эш­лә­гән чорда Татарстан радиосы, Россия радиосы мөм­кин­лекләреннән файдаланып, татар музыкасын Советлар Союзы буйлап ишеттерде һәм чит илләрдә татар музыкасы турында әңгәмә-кон­цертлар оештырды. Ул беркайчан да про­фес­сио­наль җыр­чы­лар­ны үзеш­чән­нәр белән бу­та­мады, ат­на­ның һәр дү­шәм­бесендә үзеш­чән­нәр­нең мах­сус концертларын эфир­га чыгарды.
 
Рафаэль Ильясов һәр­ва­кыт гадел, тугры, ихлас иҗат­чы булды. Һәркемгә олы сән­гать юлына чыгарга эчкерсез ярдәм итте. Аның турында көндәлек матбугатта бик күп мактаулы, җылы язмалар чыкты. Атаклы режиссер, артист, Татарстан Язучылар бер­леге әгъзасы Әхтәм Зарипов “Күпләрне бит җыр­лар очраштыра...” исемле мәкалә­сендә мондый сүзләр яза: “Рафаэль Ильясов чәчеп үстер­гән мәк чәчәкләре басуында, очкан кош авызыннан төшеп  калып, ялгыз үскән көн­багышны хәтерләтә. Кып-кы­зыл чәчәк басуында япа-ял­гыз сары көнбагыш! Купшылыкны яратмаса да, аңа карата шундыйрак сүзләрсез булмый: җырчының күңеле һәм күз карашы, көнба­гыш­тай, гел көнгә, кояшка, яктылыкка юнәлгән. Шулай тың­лаучы­сын да үзенә ияртә ул, милләт­нең иң моңлы, иң зарлы көйләре дә аның башкаруында нәфис­леккә, яктылыкка өн­диләр, өмет, ышаныч уятырга юнә­ләләр! Җыр­чының кыйбласы билгеле, ул – гомерлек”.
 
Бу тансык, кадерле җыр­чыбызга апрель аенда 80 яшь тула. Киләчәк олы юбилеең белән котлыйбыз, Рафаэль абый!
 
Күптән түгел К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында бу­лып узган Татарстан ра­дио­сының 50 еллык юбилеенда Рафаэль Ильясов җыр­лагач, халык аягүрә басып, көчле итеп, озак кул чапты. Бу – хезмәттәшләренең һәм кил­гән кунакларның аңа булган иң зур хөрмәт билгесе. 80 яшь­лек юбилееңда да шулай булыр дип өметләник. Исән-сау булырга язсын!

Рәшит САБИРОВ
Татарстан яшьләре
№ --- | 05.02.2019
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»