поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
05.02.2019 Әдәбият

Язучылар берлегендә Рафис Сәлимҗановның "Великий язык тюрков" китабын тәкьдим итәләр

2019 елның 8 февралендә, җомга көнне 14 сәгатьтә, Татарстан язучылар берлегенең конференц - залында (Казан, Мөштәри ур., 14) Рафис Сәлимҗановның "Великий язык тюрков" китабын тәкьдим итү була.

Китап Олжас Сулейменовның “Аз и Я”, Мурад Аджиның “Полынь половецкого поля”, Әбрар Каримуллинның “Прототюрки и индейцы Америки. По следам одной гипотезы” дигән әсәрләренең дәвамы буларак язылган.
 
Әсәр бүген матбугатта, интернетта, социаль челтәрләрдә, һәрбер гаиләдә бик күп бәхәсләр кузгаткан актуаль темага – телебезне саклау һәм аны яклау мәсьәләсенә багышланган...
 
Шунысын да әйтеп китәргә кирәк, сатирик стильдә язылган, шулай ук  фәлсәфи уйланулар һәм юмор белән сугарылган бу әсәр үзенең формасы белән моңа чаклы татар әдәбиятында гына түгел, урыс әдәбиятында да беркемне дә кабатламый. Анда без ияләнгән сюжет линиясе шактый үзенчәлекле корылган – автор урыс теленә кергән татар сүзләрен барлый, аларның чамадан тыш күп икәнен укучыга искәртә һәм шул сүзләрне берәм-берәм чүпли торгач,  Россиянең үткән тарихына, Афанасий Никитин сәяхәтләренә, Чынгыз заманнарына барып чыга. Әмма,  заманыбызның  бүгенге катлаулы, бик тирән мәсьәләләрен дә әйләнеп үтми - алар турында да үз сүзен әйтә. Кыскасы, китап белән танышкан укучылар аны татар әдәбиятында гына түгел, тел гыйлемендә дә күптән кирәкле яңа сүз итеп кабул иттеләр.
 
Рафис Сәлимҗанов социаль челтәрләрнең берсендә хәзерге заман әдәбияты нинди булырга тиешлеге турында болай дип яза: “Бүгенге татар прозасы ничек булырга тиеш? Ул парламентлар, халыклар, президентлардан бер баш өстә торырга тиеш. Шулай булмаса, ул нәрсәгә кирәк? Ул бүгенге тормышта юл күрсәтүче маяк булырга тиеш. Әмма, кызганычка каршы, бүгенге татар прозасының шактый өлеше «1891 года образца Мосинской винтовки” мисалларыннан ерак китми. Гайнү әбинең кәҗәсе һәм үзе турында, аның Гайнуллага яшьлек мәхәббәте турында күпме язарга була инде? Безнең башны мәктәп елларыннан бирле катырган Сталиннар, Гитлерлар, Лениннар, Карл Маркслар белән бәхәсләшерлек булмаса, хәзер дөньяда барган идеологик көрәштә иң алгы рәтләрдә бармаса, ул татар әдәбиятының поты бер тиен. Сократлар, Лао-Цзылар, Конфуцийлар, Библия, Еклезиаст, Корьән югарылыгын торып, Чынгыз Айтматовлар, Муса Җәлил, Туфан, Габдулла Тукай, Мурад Аджилар дәрәҗәсенә күтәрелергә тиеш безнең әдәбият. Утырып уйлар уйларга вакыт җитте!”
 
Тагын бер сорау -  китап ни өчен татар телендә түгел, урыс телендә язылган? “Аны татар телендә берничек тә язып булмый иде”, ди автор.Чөнки, бу китап аша үз телен  белгән татарларга гына түгел, татарча белмәгән татарларга да һәм шулай ук Татарстанда яшәгән үзебезнең урыс кардәшләргә дә бик күп информация җиткерергә кирәк иде – алар арасында кайберәүләр безнең телнең тарихын белү түгел, аның һаман яшәвен дә ниндидер бер аңлашылмаучанлык итеп кенә кабул итәләр бит.  Хәзерге галимнәр исбатлавынча, төрки телләр дистә мең еллар элек барлыкка килгәннәр; аларның грамматикасы да, башка телләр һәм шул ук урыс теле грамматикасы белән чагыштырганда,  искиткеч  камил, математик дәрәҗәдә төгәл. Ә менә урыс теленең барлыкка килү вакытын академик А. Зализняк нибары 1200 ел дип кенә күрсәтә. Бу китапны укыган кеше татар халкының йөзек кашы булган, татар халкының менталитетын формалаштырган, бик кыска  һәм афористик дәрәҗәдә төгәл һәм искиткеч камил телебезгә карата кимсетү сүзләрен башка әйтә алмый, чөнки, китапта китерелгән йөзлән-меңләгән мисаллар шуны күрсәтеп тора – безнең телгә каршы көрәшү ул –  урыс теленең үзенә каршы көрәшү булып чыга; чөнки, урыс телендәге бихисап сүзләрнең тамырлары – татар-төрки телләреннән алынган тамырлар.
 
Урыс телендәге ОТЧИЗНА, ОТЕЧЕСТВО, ОТЕЦ, ОТЧЕСТВО кебек иң төп сүзләрнең дә тамырында төркиләрнең “АТА” сүзе ята!
 
Урыс телендә безнең телдән башка дога да кылып булмый, ди автор; урыс халкы үзенең Алласына да үз сүзе белән түгел, татар сүзе белән эндәшә:: “ОТЧЕ, сущий на небесах!”

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»