|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
27.05.2008 Юмор
ФӘН ВӘЛИӘХМӘТОВ БИЛДӘН ТҮБӘН ТӨШТЕАйдар Галимовның Казандагы концертында Фән Вәлиәхмәтов та катнашкан иде. Тальян сузган арада ул юмор да сөйләп алды. Фән абый авызыннан ишеткән өч мәзәкнең өчесен дә сезгә тәкъдим итәбез. Ни өчен – үзегез аңларыз.
*** Бер хатын өенә кыйммәтле тун алып кайткан. Ире сорый: – Каян алдың моны? – Лотереяга оттым. Икенче атнаны хатын машина белән кайта. – Кем алып бирде бу машинаны? – Лотереяга оттым. Өченче атнаны хатын диңгез буена ике кешелек юллама алып кайта. Китә болар ире белән ялга. Ире комлыкта ята, ә хатыны сыда чупылдый. Шул вакыт ире кычкыра: – Матурым, чык инде, лотереяңа салкын тимәсен!
*** – Әтием, мин өйләнәм. – Кемгә? – Түбән оч Гөлназына. – Син аңа өйләнә алмыйсың, улым, чөнки анда минем кан ага. Малай бик кайгыра. Һәм берничә көннән әтисенә тагын бер-ике кандидатураны тәкъдим итеп карый. Әмма аларында да әтисе каны ага икән. – Ни булды? Ник кәефең төште, – дип сорый әнисе. – Менә әтием, Гөлназга да, Лилиягә дә, Ләйсәнгә дә өйләнергә рөхсәт итми. Аларда минем кан ага ди. – И-и, улым, теләсә кайсына өйлән, чөнки синдә атаң каны юк, - дигән әнисе.
*** Бер мәҗлестә Халисә үзенең иренә Хәмит дип дәшә икән. – Ник һаман Хәмит кенә дисең, ул бит Габделхәмит, – диләр моңа. – Әй, аның “Габдел”леге инде егерме ел элек үк бетте, – дигән Халисә.
Руслан УРМАНОВ |
Иң күп укылган
|