поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
30.01.2019 Шоу-бизнес

Гөлназ Сәфәрова: “Концертта катнашучы балаларның барысын да талантлы дип әйтмим"

УНИКС концертлар залында алтынчы тапкыр үзенчәлекле проект - “Балалы солянка” концерты узды. Аның үзенчәлеге шунда: биредә җырчылар сәхнәгә балаларын алып чыга. Шуңа күрә “йолдыз”лы әти-әниләрдән бар игътибар аларның балаларына күчте.

 Бу көнне тамашачылар Рамил Галимҗановның улы Рамазанның, Илдар Әхмәтовның улы Исламның, Динә һәм Рафаэль Латыйповларның оныклары Хәлилнең, Иркәнең кызы Әминәнең һәм башкаларның чыгышларын тамаша кылды. Шулай ук бөтен гаиләләре белән чыгыш ясаучылар да күп булды.  

Мәсәлән, Татарстанның халык артисты Рөстәм Закиров белән Люция Мусинаның балалары белән чыгышлары матур булды. Уллары Айрат саксофонда уйнаса, кызлары Миләүшә җырлады. Моннан тыш, Гүзәл һәм Илназ Баһлар, Алсу һәм Азат Фазлыевлар, Гүзәл Уразова белән Илдар Хәкимовлар барлык балалары белән сәхнә тотты. Шулай ук Ләйсән Гыймаеваның ике кызы да сәхнәгә чыкты. Олысы Таңсылу әнисенең “Яшьлегем чишмәләре” җырын башкарды.
 
Әлеге концертның иң сәләтле балаларыннан мин Зөлфәт Зиннуровның 7 яшьлек Зәлия Зиннурованы билгеләп узар идем. Зәлия концертны Рамил Шәрәпов һәм Ләйлә Таишева белән бергә алып барып кына калмады, ә матур итеп җырлады да.
 
Зәлия Зиннурова: “Җырласаң, бүләк була”
 
Сәхнә артында без Зәлиянең үзе һәм әнисе белән сөйләшеп алдык.  
- Миңа калса, быелгы концертка әзерләнү җайлырак булды. Әллә Зәлия үскәнгә, әллә алып баручыларның саны азайгангамы? Узган ел алып баручылар күбрәк булса да, авыррак булды. Быел ике репитиция ясадык. Сүзләрен дәресләрдән соң 4-5 көн эчендә өйрәндек. Аллага шөкер, Зәлия сүзләрен тиз ятлый үзе. Хәтере әйбәт, – диде әнисе Гөлназ.
 
Шуннан соң без Зәлиянең үзе белән сөйләшеп алдык. Сөбханалла, бер дә ятсынып тормады.  
- Зәлия, сәхнәгә чыкканда куркасыңмы соң?
- Беренче тапкыр курыктым. Әллә кайчан миңа 5 яшь иде шул. Хәзер 7 яшь бит инде.
 
- Сәхнәгә чыгуның авырлыгы нидә соң?
- Сүзләрен онытырмын дип куркам.
 
- Син бит әтиең белән бергә җыр да җырладың. Кайсысы ныграк ошыйсың соң? Җырларгамы, әллә алып барыргамы?
- Җырларга күбрәк ошый, чөнки сөйләгәндә бер кеше дә бүләк бирми.   
 
Гөлназ Сәфәрова: “Концертта катнашучы балаларның барысын да талантлы дип әйтмим ”  
 
“Балалы солянка” проектының авторы, режиссеры, сценаристы Гөлназ Сәфәрова әлеге проектны баласы кебек якын күрүен әйтте.  
 
- Бу проектны балам дип әйтер идем, чөнки әлеге проектны мин барлыкка китердем, сәхнәгә куйдым. Авырлыгына килгәндә, репетицияләр ясасак та, сүзләрен кабат-кабат өйрәнсәк тә, балалар барыбер үзләренчә эшләп куярга мөмкиннәр. Залда утырганда да алар өчен борчылам. Сүзләрне үзләреннән кушып җибәрәләр. “Балалы солянка”ның уңышы да шул дип саныйм. Гомумән, балалар ихлас бит. Аларда ясалмалылык юк. Нәрсә уйлыйлар, ничек тоялар – шулай эшлиләр.
 
- Гөлназ, чираттагы “Балалы солянка”да үзең өчен кемнәрне яңадан “ачтың”?
- Рөстәм Закиров белән Люция Мусинаның гаиләсен бөтенләй икенче яктан ачтым. Бик матар чыгыш ясадылар, балалары да зәвыклы, стильле итеп киенгәннәр. Алар үсеп җитсәләр дә, әти-әниләре белән бер сәхнәдә чыгыш ясаудан оялмыйлар. Менә шунысы кадерле. Алар тулы бер ансамбль, гармония булып күренделәр сәхнәдә. Аннан соң Резидә Шәрәфиеваның кызы Зөләйха быел инде үсеп, матур яшүсмер кыз булып  сәхнәгә чыкты. Мин проектны профессиональ яктан үстерү ягында. Шуңа күрә быел концертка Арслан Сибгатуллинны чакырдым. Әнисе Гүзәл үзен тулысы белән улына багышлаган. Мин аның алдында баш иям. Бүген дә ул Арсланны алып чыкты. Арслан бөтенләй икенче төрле дәрәҗәдә. Аның профессиональлеге, үз-үзен тотышы чын артист икәнлеген күрсәтә. Алып баручыларны исә аеруча яратам. Зәлияне үлеп яратам. Кечкенә Ләйлә дә күңелемә бик якын бала.
 
- Гөлназ, концертка балаларны сайлаганда нәрсәгә игътибар итәсең? Монда әти-әнисенең популярлыгымы, әллә баланың таланты роль уйныймы?
- Ике фактор да роль уйный. Дөресен әйтәм. Кайбер артистларны чакыргач, авырыйбыз әле, дигән сәбәп табып баш тарталар. Ләкин соңыннан аларның банкетта чыгыш ясавы билгеле була. Андыйларны кабат чакырмыйбыз, әлбәттә. Яшермим, мин баланың әти-әнисенең танылган булуына да карыйм. Бик үк танылу алмаган җырчылар: “Без дә катнашыйк әле”, - дип шалтыраттылар. Андыйларны чакырмаска булдык. Аннан соң, кайберләүләр үзләре җырлаганда 2 яшьлек баласының яннарында биеп йөрүләрен тели. Алдагы елларда андый хаталар булды. Башка аны кабатламаска булдык. Әгәр бала сәхнәгә чыга икән, ул берәр нәрсә эшләргә тиеш.
 
- Концертта катнашучы балаларның барысын да чыннан да талантлы дип саныйсыңмы?
- Мин алай дип әйтмим, чөнки талантлы әти-әнидән 100 процент сәләтле  бала туа дигән сүз түгел. Безнең концертта да талантлы балалар гына катнаша димим, ләкин безнең максат – җырчы әти-әнинең баласын да тамашачы каршына чыгару, аны да күрсәтү.
 
Иркә: “Кызларыбыз минем юлдан китмәсен өчен барысын да эшләячәкбез”  
 
Узган ел Татарстанның атказанган артисты Иркә әнисе белән чыгыш ясаган иде. Ул вакытта җырчы: “Минемчә, әгәр дә балаларда ул кадәр талант юк икән, ник аларны сәхнәгә алып чыгарга?! Алар бит кызык ясап йөри торган клоуннар түгел! Шуңа да мин каршы булдым», – дип әйткән иде. Ә быел ул уртанчы кызы Әминә белән бергәләп “Икебезгә бер” җырын башкарды.  
 
- Баламны “талантлы, ул супер” дип әйтә алмыйм, әмма аның сәхнәгә чыгу теләге зур. Сольный концертыма да алып чыктым. Әлеге концертта катнашырга да миннән бигрәк ул үзе теләде. Мин гомумән, балаларның үз юлымнан китүләрен теләмим. Кызым үзе бик сорагач кына аның теләгенә, каршы килмәскә булдык. Әйткәнемчә, Артур да, мин дә каршыбыз. Монда катнашыр алдыннан да Әминә белән каты итеп сөйләшергә туры килде. “Булдыра алмасаң, сәхнәгә башка чыкмаячаксың”, - дидем. Бәлки әле кызыксынуы бетәр. Хәер, без моның өчен барысын да эшләячәкбез. Аллага шөкер, башка кызларымның андый теләге юк, - диде Иркә.
 
Иркә балаларының киләчәген сәхнә белән бәйле күрмәсә, Алсу һәм Азат Фазлыевлар, киресенчә, “балаларыбызга кулыбыздан килгәнчә ярдәм итәчәкбез” диләр.
 
- Күпчелек очракта сәнгать кешеләре үз балаларының шул ук юлдан китүен теләми. Аеруча артистлар. Янәсе, авыр һәм катлаулы эш, күпкә керемлерәк башка тармак сайларга була, әмма мин килешмим. Үзем шушы юлны сайладым һәм бик канәгатьмен. Минем өчен эшем авыр да түгел. Сүз дә юк, проблемалар була, әмма алар барысы да хәл ителә торган. Җырчы булганыма бер дә үкенгәнем булмады. Аллага шөкер! Әгәр дә балаларым да сәнгать юлын сайлый икән, мин шат кына булачакмын һәм кулыбыздан килгәнчә әнисе белән ярдәм итәчәкбез, - дигән фикердә тора гаилә башлыгы Азат.
“Балалы солянка”да аларның уллары Аяз белән Ильяс әтиләре белән бергә “Ярат кына” җырын башкарды.
 
- Аязның моңа кадәр дә катнашканы бар иде. Ә кечкенәсе беренче тапкыр чыгыш ясады. Бу көнне зарыгып көттеләр. Аязыбыз бию белән шөгыльләнә. Оештыручылар моны белеп бетермәде микән, нишләптер, аны җырлатырга булдылар. Бәлки киләчәктә биюләре дә булыр әле, - диде Алсу.
 
Резидә Шәрәфиева: “Кызымның сәхнәгә чыгуын әни бик теләде”
 
Ә менә Татарстанның халык артисты Резидә Шәрәфиева концертка кызы Зөләйха һәм Минзәлә районында яшәүче әнисе Рәйхана апа белән килгән иде. Җырчы кызы белән бергәләп “Кызлар җыры”н башкарды. 
 
- Без бу концертка бик нык әзерләндек. Матур күлмәкләр тектерер өчен бик зур чыгымнар да чыгарырга туры килде (Көлә) Без көндезге 12дә үк килеп утырган идек инде бирегә. Әле һаман кайтасыбыз килми. Балаларга гына түгел, үзебез, олыларга да бик кызык тамаша. Сәхнә генә түгел, сәхнә арты да, тамаша залы да кайный. Халык та бик теләп килә торгандыр дип уйлыйм. Зөләйхага 13 яшь. Җырларга бик ярата дип әйтмәс идем. Әнинең бик җырлатасы килде инде. Үзе белән сөйләшеп, үгетләгәч кенә риза булды, – диде Резидә ханым “ШК” хәбәрчесенә.
  
Концертның иң матур, җылы чыгышларының берсе ул, әлбәттә, Ландыш Нигъмәтҗанова һәм Фәрит Таишевларның балалары һәм өлкән буын – Татарстанның халык артисты Римма Ибраһимова белән бергә “Әниемә” җырын башкарулары иде.
  
Балаларның чыгышы өчен бик борчылдым, - диде Ландыш безгә. – Аеруча Ләйлә турында уйладым.  Сүзләрен онытмас микән, дөрес итеп әйтер микән дип борчылдым. Ләйлә барыбер кечкенә әле. Репетицияләр ясалса да, сәхнәгә чыккач, каушап, аптырап та калды. Әнвәрнең дә җырларга теләге дә, сәләте бар, ләкин әлегә беркайда да шөгыльләнмибез. Шулай да кирәк дип уйлыйм. Баланың теләге бар икән, аны “бетерергә” ярамый.

Фото: Анна Арахамия


Зөһрә САДЫЙКОВА
Шәһри Казан
№ --- | 30.01.2019
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»