поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
19.01.2019 Мәдәният

Минтимер Шәймиев: "Илһам Шакиров китте, илһам калды…"

Ике көн буран дулады. Олы сагыш кичергән сыман, елап-елап карлы яңгыр юлларга сарылды. Татарның бөек җырчысы Илһам Шакировның бакыйлыкка күчкән көннәре әнә шулай тарихка кереп калачак. Кичә Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт һәм опера һәм балет театрында татар җәмәгатьчелеге җырчы белән бәхилләште.

Илһам Шакиров тарихка татар җырын бөек итеп дөньяга таныткан моң иясе буларак тарихка кереп калды. Аңа быел 84 яшь тулган булыр иде.
 
Хушлашу мәрасимендә Илһам аганың яраткан тамашачылары белән бергә, республика җитәкчелеге дә катнашты. Татарда мондый хушлашулар булдымы икән әле? Әлбәттә, булгандыр. Тукайны, Туфанны, Сәлимҗановны соңгы юлга озатулар… Әлфия Афзалова, Хәния Фәрхи кебек җырчы-сандугачлар белән хушлашу да кайгы көне буларак истә калган иде.
 
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үз чыгышында, туганнарының, татар халкының кайгысын уртаклашып, Илһам Шакировның татар җыры легендасы булуын билгеләп үтте. “Илһам абыйга Ходайдан бирелгән сәләте, кабатланмас тавышы бөтен дөньяга татар моңын һәм җырларын дөньяга танытырга мөмкинлек бирде. Андый кешеләр турында “дөньяга бер мәртәбә килә дә, мәңге истә кала” дип әйтәләр. Без аны сәнгать, җырчылар өчен эталон итеп күрдек”, — дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. Һәм шунда ук Илһам Шакиров исемен мәңгеләштерү буенча эшләр кирәклеген ассызыклап, инде ике-өч ай эчендә төзелеп бетәчәк “Казан-Экспо” халыкара күргәзмә үзәгендәге өч мең тамашачыны сыйдыра алачак Концерт залына бөек җырчының исемен бирү турында уйлавын җиткерде. Һәм әлеге фикерне җыелган халык та алкышлар белән каршы алды.
 
Дәүләт Киңәшчесе, ТР беренче Президенты Минтимер Шәймиев та Илһам агага булган хөрмәтен белдерде. “Замандашыбыз Илһам Шакировның арабыздан китүен зур югалту дип атыйм. Талантын әйтеп кенә бәяләп булмый. Андый кешене югалткач кына бу турыда уйлыйбыз. Илһамның Ходайдан бирелгән тавышы аша безнең бөек шагыйрьләребезнең, халкыбызның гасырдан гасырга килгән җырлары абезгә җитте. Ул аларны күңелләргә онытылмаслык итеп сеңдереп калдырды”, диде ул. Дәүләт Киңәшчесе җырчының үзе исән чагында ук зур мәртәбәләргә ирешүен, дәүләт тарафыннан зурлануын искәртте. Һәм мөһим бер моментны искә алды. И.Шакировның 70 яшьлек юбилее алдыннан гына Татарстан җитәкчелеге республика алдындагы казанышлары өчен дигән мактаулы исем бирү турында карар кабул иткән. Һәм беренче орден иясе булып та Илһам Шакиров танылган! Ә инде киләчәктә җырчының исемен мәңгеләштерү йөзеннән аның исемендәге фестиваль оештыру кирәклеген дә ассызыклады.
 
Минтимер Шәймиевның җырчыбызга булган хөрмәте аның чыгышындагы түбәндәге сүзләр аша истә калды: “Илһам Шакиров безнең арадан китте, илһам бездә калды”.
 
Яраткан җырчысын соңгы юлга озатырга килгән халыкка Айдар Фәйзрахманов мөрәҗәгате дә бик мәгънәле булды: “Зал тутырып хушлашырга килүегез Илһам абыйның, татар моңының һәм татар халкының көчен күрсәтеп торучы дәлил. Алга таба да шулай булып калсак иде”.
 
Илһам Шакировны Яңа татар бистәсенә җирләделәр. Алкышлар астында җырчының «Мәңгелеккә китеп барам…» җыры кышкы Казан өстенә сибелеп калды…
Фото: Татар-информ

---
Идел
№ --- | 18.01.2019
Идел печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»