поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
16.01.2019 Мәдәният

Илһам Шакиров кебек илаһи талант иясе, легендар халык җырчысы гасырларга бер генә туа...

Татар музыка сәнгате зур югалту кичерде –2019 елның 16 гыйнварында 84 нче яшендә легендар җырчыбыз, үзенең бөтен иҗат эшчәнлеген, барлык талантын татар эстрадасын үстерүгә багышлаган бөек шәхес, Татарстанда һәм аннан читтә яшәгән барлык татар халкын берләштереп торган талантыбыз, Россиянең һәм Татарстанның халык артисты, Татарстан Республикасының Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Илһам Гыйльметдин улы Шакиров арабыздан мәңгелеккә китте.

Илһам Шакиров – 59 елдан күбрәк гомерен Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә эшләп, милләтебезгә армый-талмый хезмәт иткән бөек сәнгатькәребез. Ул 1960 елда Казан дәүләт конерваториясен тәмамлап, филармониягә эстрада солисты булып урнаша.
 
Эшләвенең беренче көннәреннән үк моңлы җырлары белән тамашачы күңелен яулый.
 
Илһам Шакиров кебек илаһи талант иясе, җыр сәнгатендә үзе бер дәвер тәшкил иткән легендар шәхес, мәшһүр халык җырчысы гасырларга бер генә туа. Аның табигать биргән моңлы тавышы татар халкының бар моң-зарын үз эченә сыйдырган. Югары дәрәҗәдәге һөнәри осталыгы, гаҗәеп эшчәнлеге, искиткеч матур тембрлы иркен тавышы белән иҗат иткән җырлары саны меңнәр белән исәпләнә. Башкарган җырлары йөзләрчә исемдәге пластинкаларда, төрле форматтагы дискларда, видеоязмаларда халыкка таралды. Илһам Шакировның һәр җыры – башкару сәнгатенең үрнәге, эталоны булды.
 
Асыл җырчыбызның репертуары искиткеч зур һәм күпкырлы иде. Ул барлык татар халык җырларын, бик күп татар композиторлары әсәрләрен үз эченә алган иде. Халык җәүһәрләре булган җырлар белән рәттән, классиканы да җырлады, романсларны яратып башкарды. Җырчы репертуар сайлауда гаять талымлы булды, аны тирән эчтәлекле, олы мәгънәле, затлы-зәвыклы җырлардан гына туплады. И.Шакировның һәр җыры – ул тәмамланган сәнгать әсәре иде. Шулай ук Илһам Шакиров мәшһүр композиторларыбыз Мансур Мозаффаров, Җәүдәт Фәйзи, Александр Ключарев, Нәҗип Җиһанов, Заһид Хабибуллин, Сара Садыйкова, Рөстәм Яхин, Алмаз Монасыйпов, Фасил Әхмәтов һәм башкалар язган әсәрләрне беренче булып башкарып, аларга тәүге һәм кабатланмас яңгыраш бүләк итеп, башкару эталоны булдырды. Шулай ук татар тамашачысы рус, казах, үзбәк, әзәрбәйҗан, каракалпак, башкорт һәм башка халыкларның җыр сәнгате белән И.Шакиров жырлары аша танышты.
 
И. Шакиров үзе иҗат иткән «Идел буе каеннары» (Ә. Ерикәй сүзләре), «Очрашу җыры» ( Г. Зәйнашева сүзләре), «Безнең Идел буйлары» (халык сүзләре), «Һаман истә» (Л. Айтуганов сүзләре), «Гөлмәрьям» (Г. Афзал сүзләре), «Сибелә чәчем» (халык сүзләре), «Син сазыңны уйнадың» (Н. Исәнбәт сүзләре), «Мәңгелеккә китеп барам» (Г. Игебаев сүзләре) һәм башка җырлары белән дә халык мәхәббәтен казанды, аларның күбесе чын мәгънәсендә халыкның иҗат хәзинәсенә әверелде.
 
Ярты гасырдан күбрәк иҗат гомере дәвамында мәшһүр җырчыбыз зур концерт эшчәнлеге алып барды, Россиянең һәм Советлар Союзының бик күп калаларында, союздаш республикаларда, чит илләрдә гастрольләрдә булды. И. Шакиров концертлары һәрчак зур уңыш белән узды. Тамашачы аны аягурә басып каршы алды һәм озатып калды. Аның исеме дөньяның татарлар яшәгән һәр кыйтгасында билгеле.
 
Кабатланмас җырчыбыз, илаһи моң иясе Илһам Гыйльметдин улы Шакиров үзенең иҗаты, тормышы белән татар халкы, яраткан тамашачылары күңелендә тирән эз калдырды. Үзе китсә дә, аның якты истәлеге, үлмәс җырлары безнең йөрәкләрдә мәңге яшәр.
 
Фото: Татар-информ

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»