|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
14.01.2019 Җәмгыять
Бәяләр артканны сизәсезме?Ил күләмендә кибетләрдә йомырканы тугыз данәләп сата башлаганнар. Моның өчен яңа төрле кап та уйлап тапканнар. Йомырканы өч рәткә өчәр данә тезгәннәр. Белгечләр әйтүенчә, җитештерүчеләр махсус рәвештә әлеге адымга барган. Чөнки узган ел ахырында йомырка бәясе бик нык кыйммәтләнгән. Хәзер аның ун данәсе уртача 75-80 сум тора. Ә тугыз данәле бер кап йомырка арзанрак кебек күренә. Бәяләр яңа елдан соң да бер урында тормый. Белгечләр кайбер төр ярмалар, шикәр комы, сөт кыйммәтләнергә мөмкин, ди. Бензин бәясе артты инде. Сез бәяләр кыйммәтләнүен сизәсезме? Мансур ГАТАУЛЛИН, автобус йөртүче (Яшел Үзән): – Кем әйтмешли, рульдәгеләрнең хәле яшәгән саен куркынычрак. Юлда йөрү кагыйдәләрен бозган өчен штрафларны тагын арттырырга җыеналар дип ишеттем. Тизлекне сәгатенә 40 чакрымга кадәр арттырганга хәзер штраф күләме 500 сум булса, алга таба 1 мең сум булачак, диләр. Кайвакыт хәрәкәт итүгә бернинди куркыныч тудырмаган урында да тизлекне чикләүче юл тамгалары куялар бит, аларны күрмичә дә каласың. Юл кагыйдәләрен бозмаска тырышам, алай да, елына дүрт-биш “сәлам хаты” килә. Гел рульдә йөргән кеше буларак, иң нык ачу китергәне шул: соңгы өч-дүрт елда хезмәт хаклары бер тиенгә дә артмады, ә 2015 елда бензинның бер литры 31 сум чамасы иде.
Мөнир АБДУЛЛИН, журналист:
– Хәзер һәр кибет бәяне үзе куя. Шуңа күрә йөрергә, чагыштырырга кирәк. Сөт, майны базарда арзанракка алып була. Халык ярминкә вакытында әйбер җыеп кала. Ярар ашамлыкка акча җиткерерсең дә, башка чыгымнар да күп бит. Аеруча коммуналь хезмәтләргә бәя арту, салымнардагы үзгәрешләр борчый. Җәмәгать транспортында йөрү бәяләре күтәрелә. Аны өч ел элек кенә күтәргәннәр иде, тагын нәрсәгә кирәк булган?! Без бит башка төбәкләр белән кызыксынып торабыз: андый югары хаклар Мәскәү белән Санкт-Петербургтан кала бүтән беркайда юк.
Илгизәр ГАЙНУЛЛИН, икътисадчы:
– Ел башында бәяләр артуга гаҗәпләнәсе түгел. Сәбәбе бик гади: илдә өстәмә бәягә салымны 20 процентка кадәр күтәрделәр. Без мәш килеп футбол буенча дөнья чемпионатын күзәткән арада, түрәләр әнә шундый канун кабул итте. Җитештерүчеләр исә, ничек тә булса, өстәмә чыгымны капларга тырыша. Рубльнең доллар һәм еврога караганда очсызлануы көнкүреш техникасы кыйммәтләнүгә сәбәп булды. Салым реформасы исә бензинга бәя артуга китерде.
Ләйлә ЗАКИРҖАНОВА, тәрбияче (Казан):
– Дөресен генә әйткәндә, быел әле кибеткә кергәнем юк. Яңа ел алдыннан бәяләр бераз күтәрелгәнен сизгән идем. Кайбер азык-төлекнең бәясе 2-3 сумга арткан. Хәзер менә ишеттем дә аптырап утырам. Бөтен нәрсәгә бәя арта икән. Штрафлар да артып киләчәк икән, бензин бәясе дә күтәрелгән. Кая бара бу тормыш? Балаларыбызны ни көтәр, белгән юк.
Алсу КАШАПОВА, завод эшчесе (Чаллы):
– Акчаның гомергә җитәсе булмады. Бер дә шөкер иткән кешене күргәнем юк. Һаман нидер җитми бу адәм баласына. Хезмәт хакым начар түгел, җитә. Әле беркөнне бер авыру балага акча җыялар иде. Зур урындагы кешеләр акча юк дигән икән. Безгә килделәр. Җыйдык та бирдек. Безнеке бар, җитә! Төптәнрәк уйласак, бу үзгәрешләр сугышлар гына китереп чыгармасын. Яшьләр сүз әйтми, дәшми торган буын түгел. Бәя арта икән, халыкка яшәү шартлары да яхшырсын, хезмәт хаклары да күтәрелсен иде.
Гөлүсә ЗАРИПОВА, терлекче (Мамадыш):
– Бәяләр арта инде. Аңа аптырыйсы юк. Әнә бер даруханәдәге бәяләр белән икенчесе арасында 50-100 сум аерма була. Димәк, берсе кыйбатрак сата. Кибетләрдә дә шул ук хәл. Әмма авыл кешесе ачка үлмәс, дип уйлыйм мин. Менә шәһәрдәге бала-чаганы ничек кенә кешечә ашарга өйрәтәсе. Гомер буена ипи, сөт, бәрәңге, ит, май ашадык. Авырган да булмады. Хәзер исә, адым саен төрле кушылмалы ризыклар саталар. Кеше шуңа алданып, башта ашый, аннан авырый башлый. Хәзер бит чирләсәң дә, күпме акча кирәк. Ризыкка бәя арту аның кадерен арттырмасмы дип тә уйлыйм мин. Алайса, чүп чиләгенә ипи дә ташлыйлар хәзер.
--- |
Иң күп укылган
|