|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
09.01.2019 Әдәбият
Татар җәмәгатьчелеге бүген патриот шагыйрь Фатих Кәримне искә алды (ФОТО)Искә алу чарасы шагыйрьнең иң соңгы яшәгән йорты - Казанның Миславский урамында урнашкан 8 нче йорт янында булды. Фатыйх Кәрим фронтка шушы йорттан китә һәм кире әйләнеп кайтмый... Йорт диварына берничә ел элек шагыйрь истәлегенә мемориаль такта куелган иде. Искә алу мәрасимендә катнашучылар шагыйрьнең истәлек тактасына чәчәкләр салдылар, Фатыйх Кәримнең кызы Ләйлә ханым истәлекләр, хатирәләр белән уртаклашты. Искә алу чаралары Язучылар берлегендә дәвам итә. Язучылар, шагыйрьнең туганнары "Татарстан" радиосы архивында сакланучы Фатих Кәримгә багышланган тапшыру язмасын тыңлыйлар. хатирәләр, фикерләр алмашалар.
--- |
Иң күп укылган
|