поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
29.12.2018 Могҗиза

"Фотоаппаратларда кадрлар югала": Татарстанның иң куркыныч урыны

Җир шарындагы төрле куркыныч урыннар турында сезнең ишеткәнегез бардыр. Бигрәк тә «ужастик»ларның тугры фанатлары яхшы белә аларны. Билгесез, аңлатып булмый торган күренешләр кешене куркыта, ләкин шул ук вакытта үзенә тартып та тора. Андый сәер урыннарның «яхшы холыклы»лары, кешеләр файдалы дип тапканнары да була икән. Безнең илдәге шундый урыннарга сәяхәт итик, әйдә.

«Долгая поляна», Тәтеш районы, Татарстан:
Тәтеш районындагы бу авыл янында Куян аланы һәм Таш алан дигән ике алан бар. Алар урман белән уратып алынган. Ә үзләрендә бер генә агач асәре дә юк, берничә гасыр инде алар тап-такыр кала бирәләр. Хәтта махсус утыртылган агачлар да монда үсеп китә алмый икән. Һәм тагын бу аланнар электр приборларын үз итеп бетермиләр: сәгатьләр «абына» башлый, фотоаппаратларда кадрлар югала. Ә кешеләр исә, киресенчә, монда тынычланып кала, ниндидер сихри җылылык тоя. Бу урын турында хәтта Болгар ханнары да белгән һәм җәйләрен монда чатырлар корып, көч җыярга килә торган булганнар. Кешеләр бу аланнарда артериаль кан басымы тигезләшә, яралар тизрәк төзәлә, суык тиюләр бетеп китә дип саный.
 
Аркаим, Чиләбе өлкәсе:
Чиләбе өлкәсендәге Аркаим шәһәрчеге турында ишетмәгән кеше юктыр. Уралдагы иң серле урыннарның берсе ул. Бу борынгы кирмән хәрабәләре савыктыру үзлегенә ия дип санала. Монда булып кайткан һәр кеше бөтен авыруларыннан котыла. Бу урыннарда кешеләр кайвакыт оча торган тәлинкәләр, плазмоидлар һәм төсле утлар күрәләр. Кайбер тарихчылар фикеренчә, монда 4 000 ел элек йолдызлар картасы буенча төзелгән зур шәһәр булган. Һәм хәтта арий расасы монда яралган, беренче борынгы обсерватория нәкъ шушында урнашкан булган дигән фикерләр дә бар.
 
Плещеев күле, Ярославль өлкәсе:
Ярославль өлкәсендәге иң сәер күл. Бу күлнең кәефе гел үзгәреп тора, кайвакыт күл өстен тик торганда аксыл томан каплый. Әнә шундый чагына эләккән кешеләрне гаҗәеп сәяхәт көтә монда. Аның алдында серле сукмак пәйда була, һәм ниндидер көч аны шул сукмак буенча йөртә. Күз алдында искиткеч матур күренешләр ачыла, кайбер кешеләр хәтта урта гасырларга сәяхәт итәләр. Сәяхәт бер сәгать тирәсе генә дәвам иткән кебек тоела, ләкин чынлыкта инде бер тәүлеккә якын вакыт үткән була. Мондый сәяхәткә юлыккан кешеләрне этләр белән дә эзләп караганнары булган, ләкин таба алмаганнар. Югалган кешеләр үзләре берәр тәүлектән соң урман эченнән елмаеп кайтып кергәннәр.

Идел елгасы:
Жигулевск шәһәрендәге Идел ярыннан искиткеч күренешкә тап булырга мөмкин. Монда елга өстендә әкияти сарай рәшәсе пәйда була. Ул төрле төсләр белән балкый, бизәкләп ясалган манараларын күрсәтеп ала. Ләкин рәшәнең кайдадыр реаль нигезе булырга, ягъни кайдадыр шундый ук чып-чын сарай булырга тиеш, диләр. Ә бу сарайны чынбарлыкта берәүнең дә күргәне юк. Халык риваятьләренә ышансаң, бу сарайда Стенька Разин батырган княжна яшәргә тиеш, ә, бәлки, әле атаклы илбасарның байлыклары да шул сарайның җир асты юлларында сакланадыр?
 
Җылы-Су сулыклары, Кавказ:
Төньяк Кавказда, Эльбрусның төньягында урнашкан бу сихри урын беренче караштан ук үзенә гашыйк итә. Җылы-Су нарзаннары савыктыра, көч бирә дип ышана халык, һәм бер килгән кеше монда тагын һәм тагын кайта. 38 һәм 42 метрлы Әмир һәм Солтан шарлавыклары үзләре генә дә ни тора. Ләкин иң гаҗәебе – монда сап-салкын, җәен дә кардан арынмый торган таулар күкрәгеннән кап-кайнар су чыга. Ул суны эчсәң дә файда, коенсаң – икеләтә файда, дип саный җирле халык.
 
Фото: protatarstan
 

---
Өмет
№ --- | 29.12.2018
Өмет печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»