|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
25.12.2018 Әдәбият
Татарстан китап нәшрияты ЯҢА КИТАПЛАР тәкъдим итәТатарстан китап нәшрияты үзенең рәсми сайтында укучылар өчен яңа китаплар тәкъдим итә. Татар халык әкиятләре Әлеге китапта, һәркемгә таныш булган әкиятләр белән беррәттән, соңгы мәртәбә узган гасырның кырыгынчы-илленче елларында басылган, онытылып барган татар халык әкиятләре дә урын алган. Әсирлеккә эләгеп котылган патша улы маҗараларын, Тимеркендек батырлыкларын, Гөлчәчәкнең Соры бүре кулыннан ничек котылып калуын белергә теләсәгез – рәхәтләнеп укыгыз!
Чыңгыз Айтматов, Сайланма әсәрләр: роман, повестьлар
Әлеге китапта бөек кыргыз язучысы, дөнья әдәбияты классигы Чыңгыз Айтматовның укучыларга билгеле «Бер көн – бер гомер», «Җәмилә», «Дөя күзе», «Анам кыры», «Бәхил бул, Гөлсары!» әсәрләре белән бергә, татар телендә беренче тапкыр «Чыңгызханның ак болыты» әсәре дә тәкъдим ителә. Китап язучының тууына 90 ел тулу уңае белән нәшер ителә.
М.Әмирханов Олуг Мөхәммәд: романнар
Танылган язучы Марат Әмирхановның яңа китабына урнаштырылган «Олуг Мөхәммәд» һәм «Ир-Мамай» романнары әдәби җәмәгатьчелек тарафыннан зур вакыйга буларак бәяләнде. Әсәрләрнең икесе дә, татар тарихында зур роль уйнап та, тиешле дәрәҗәдә өйрәнелмәгән бөек шәхесләргә багышлана.
Алтын Урда ханы
Олуг Мөхәммәд җитәкчелегендә Казан ханлыгының тернәкләнеп, үсеп китүе, дөнья мәйданына чыгып, халыкара танылуы һәм Алтын Урданың иң катлаулы, болганчык дәверендә, ханнардан да югарырак абруйга ирешеп, күп еллар буе Алтын Урда сәясәтен билгеләгән әмир Мамай язмышы, әле драматик, әле романтик рухта сурәтләнеп, әсәрләрне мавыктыргыч һәм укылышлы итә.
Рабит Батулла. Том 4.
Татарстан Республикасының халык язучысы, Г. Тукай исемендәге Дәүләт, Г. Исхакый, А. Алиш исемендәге әдәби бүләкләр иясе, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Рабит Мөхлисулла углы Батулланың әлеге томында Заһидә Тинчуринага багышланган документаль кыйсса, әдәбият-сәнгать әһелләренең иҗат портретлары, хатлар, язучының үзе белән әңгәмәләр тупланды.
Китап киң катлау укучыларга тәкъдим ителә.
Рабит Батулла.Том 7. (Рассказы)
Татарстан Республикасының халык язучысы Рабит Батулланың әлеге томында төрле елларда язылган тормышчан, мавыктыргыч һәм маҗаралы хикәяләре, хикәятләре тупланды.
З.Мансуров Дөреслек икегә төрләнмәс: яшәеш, әдәбият һәм сәнгать турында уйланулар
Татарстанның халык шагыйре Зиннур Мансуровның әлеге мәкаләләр җыентыгына җәмгыять тормышындагы әһәмиятле мәсьәләләр турында уй-фикерләре, әдәбият һәм сәнгать үсешенә мөнәсәбәтле караш-күзәтүләре, төрле буын каләм әһелләренә багышланган иҗат портретлары, аерым китапларга бәяләмәләре тупланды.
Л.Әбүдәрова Мандариннар: повесть, хикәяләр, нәсер, әкиятләр
Ландыш Әбүдәрованың беренче китабына төрле елларда иҗат ителгән чәчмә әсәрләре: повесте, хикәяләре һәм әкиятләре тупланды. Әсәрдә сурәтләнгән дөнья – яңа заман кешеләренең яшәү рәвеше, аларның яңа тормышка карашы. Автор аларны үзенчә бер калыпка салып бирә. Китап хәзерге чор прозасын сөючеләргә тәкъдим ителә.
Камыр батыр: татар халык әкияте
Әлеге интерактив китапта, әкият уку белән бергә, буярга, наклейкалар ябыштырырга, логик мәсьәләләр чишәргә мөмкин. Ул балаларга төсләрне тоемларга, кул чуклары моторикасын ныгытырга, сөйләмне яхшыртырга ярдәм итәр.
Балалар өчен җырлар һәм уеннар: биш-алты яшьлек балалар өчен бармак уеннары, табышмаклар, тизәйткечләр
Китап балаларның яшь үзенчәлекләрен исәпкә алып төзелгән һәм, төзүченең моңа кадәр чыккан басмаларының дәвамы буларак, 5–6 яшьлек балаларга адреслана. Ата-аналарга, тәрбиячеләргә ярдәмлек буларак тәкъдим ителә.
Р.Сәлахиев Мин болай тырыш малай: балалар өчен шигырьләр
Авторның балалар өчен шигырьләре тупланган тәүге китабы. Әсәрләр балаларга хас йомры сүзгә, зирәклеккә, күзәтүчәнлеккә бай. Авторның җор теле, үзенчәлекле шигырьләре беркемне дә битараф калдырмас.
И.Миңнуллин Балыкчы үрдәк: балалар өчен шигырьләр
Илдус Миңнуллин балаларча уйлап, дөньяны балаларча аңлап иҗат итә. Аның әтәчләре артист, кешеләре акыллы, тиеннәре зирәк. Авторның җор теле, үзенчәлекле образлары балаларга да, әти-әниләренә дә кызыклы булыр.
Әлеге китаплар белән танышу өчен шушы сылтама аша узарга мөмкин.
--- |
Иң күп укылган
|