• 21.08 "Зәңгәр шәл" спектакле. Камал театры. 19:00
  • 27.08 "Килә ява..." спектакле. Камал театры. 19:00
  • 28.08 "Әтәч менгән читәнгә". Камал театры. 19:00
  • 29.08 "Бию пәрие". Камал театры. 18:00
  • 29.08 "Казан кичләре". Филармония. 18:30
  • 30.08 "Кырыкта да кызыкта. Мунча ташы". Филармония. 18:30
  • 06.09 Хәмдүнә Тимергалиева. Өстәмә юбилей концерты. УНИКС. 17:00
  • 18.09 Рифат Зарипов концерты. УНИКС. 18:30
Туган көннәр
  • 11 Июль Хазбулат Шәмсетдинов
  • 11 Июль Алмаз Монасыйпов (1925-2008)
  • 11 Июль Денис Голубев
  • 11 Июль Данил Мостафин
  • 12 Июль Люция Хәмитова
  • 12 Июль Матвей Апросин
  • 12 Июль Альберт Борһанов
  • 12 Июль Илдар Арсланов
  • 12 Июль Мирсәет Яруллин (1938-2009)
  • 13 Июль Айдар Галиәскәров
  • Холодильник сатыла, двухкамерный, биеклеге 1,80, яхшы эшли. Казан, ул. Губкина. Тел. 8 953 999 72 00
  • Продаётся комната в статусе КВАРТИРа 21.8 кв.м в Казане в Московском районе(район Восстания-Гагарина).Комната чистая,после косметического ремонта,Вся мебель и техника остаётся,заезжай и живи!Цена 1490000. Телефон для связи 89393937375.Документы готовы.СОБСТВЕННИК.
  • Казанда эре Җир җиләге сатабыз 89518954298
  • шпаклевка,штукатурим оконные ,дверные откосы,плитка ,обои недорого.89178887212
  • Казанда Диван кроват сатам яна тел89520460614
  • Кулай бәядән шкаф-купе сатыла.Тел 89272488945
  • Казан шэхэренен Мэскэу районындагы ике булмэле фатирнын Бер булмэсенэ иптэшкэ тэртипле Кыз эзлим.Метро Яшлек,Тандем,Д.К.Химиков белэн янэшэ.89272469637
  • Сниму квартиру в Актаныше, без мебели на длительный срок. с.т.8-9534014521
  • Казан шәһәрендә Зур Урам, 1 К адресы буенча квартира озак вакытка арендага бирелә. Кер юу машинасы, холодильник, телевизор бар. Бәясе 15 мең сум. т.89274345719
  • Сдается комната в Казани ул.Можайского д.12 кв 4/1 (Кировский р-н),10кв/м,цена 7000р, Тел.: 89274298213
 
 

 
Архив
 

               

14.04.2010 «65»

КӨНДӘШ УРЛАГАН БӘХЕТ

Җиңүнең 65 еллыгын каршыларга җыенабыз. Сугышта катнашкан батырларны барлыйбыз, аларның хәл-әхвәлен белешәбез. Сугыш чоры балаларының, әби-бабайларның күзләрендәге сагышлы яшьләр бүген дә кипмәгән. Һәм кипмәс тә кебек. Күңел яралары, юклык тормышыннан сыгылам дигәндә, нык кала алган йөрәкләр дә бер көн тибүдән туктар. Кеше тормышындагы вакыйгалар яшь уза барса да, бүген генә, кичә генә булып узган сыман. Авылларда йөргәндә күрешкән Фатыйма апа да шул чор вакыйгалары белән һаман да хисләнгән.

– Баштан узды инде көндәш дигәннәре. Хәзер генә кергән нәрсә түгел ул бозыклык. Шуның аркасында без ике бала ятим үстек. Әле бу безнең гаиләдә генә, тора-бара тагын артты. Әтиебез колхоз рәисе. Кырыслыгы, усаллыгы да җитәрлек иде үзенең, – дип сөйләп китте ул. – Апага 14, миңа 10 яшь ул чакта. Әнине ташлап, үзеннән тугыз-ун яшькә кечерәк Фәрхинур исемле кыз белән яши башлады. Колхозда ат абзары бар, Фәрхинур шунда эшли. Әти кием-салымын җыйнады да, бер сүз әйтмичә аның янына яшәргә чыгып китте. Әни безгә әти турында бер генә начар сүз дә әйтмәде. Күршеләр, авылдашлар алдында да начар яктан телгә алмады. Фатыйма нишләр микән дип сынап караучылар да булмады түгел. Әтинең чыгып китүе җәй иде, менә көз җитте, кышка кердек. Җәйге чорда ат сараеның бер почмагында яшәгәннәр. Кышка салкын бит, яшәргә безгә килделәр. Әни мескен шулкадәр изге, сабыр булган. Өчебезгә бер сәкегә, аларның икесенә бер сәкегә урын җәеп бирә. Үзәкләре ничек өзелгәнен үзебез иргә чыгып яши башлагач кына аңладык. Шулай бездә кыш чыктылар да, яз җитү белән бездән дүрт кенә йорт аркылы өйгә күченделәр. Бер-бер артлы өч кызлары туды. Әни тавыш күтәрмәде, ямьсезләнешмәде, битараф булырга тырышты. Әти бәлки үкенгәндер дә, авылдашлардан да шул турыда ишетә идек, безне дә сагынгандыр. Кире әйләнеп кайтса да, әни кире кабул итмәс иде. Бервакыт әни күрше авылдагы туганнарына бер уч он булмасмы дип китте, ашарга кычытканнан кала бер ни юк бит. Әти аның киткәнен күргәндер инде, апа белән мине атына утыртты да, өйдән ниндидер кәгазьләр алып, ашыга-ашыга безне Фәрхинур апаларга алып төште. Кич җитте. Безне кайтармый, монда каласыз, ди. Үзенчә әнидән безне урлавы икән. Без дә сабыйлыктан чыккан бит инде, качып өйгә кайттык. Коп-коры сәкедә әни елап утыра. Шуннан соң, озак тормады сугыш башланып, әтине сугышка алдылар. Әни белән без, өч кызын ияртеп Фәрхинур апа зур бер семья булып әтине сугышка озаттык. Колхоз председателе киткәч Фәрхинурга да эш бетте. Күрше авылга эшкә урнашты. Юклык заманы бит. Тавыктан йомырка төшкәнне генә көтәбез, “задание” үтисе бар бит: әтидән калган бүреккә җыярга салабыз. Абзардагы дүрт-биш сарыкның йонын алабыз да носки-бияләй бәяләп сугыштагыларга җибәрәбез. Тамак тукланганчы ашау юк, тән җылытырлык кием юк. Апрельнең соңгы көннәре, Фәрхинур безгә килгән.

 

– Фатыйма апа, бер-ике генә бәрәңге булмас микән, балалар ач, – диде. Әни безнең ач булса да намазын калдырмады, бер кешегә дә каты бәрелеп сүз әйтмәде. Баздан бер чиләк бәрәңге алып менеп Фәрхинур апаның кулына сузды. Ул чыгып киткәч, тактасы череп, җепсәлеге генә калган баскычка утырды да кычкыра-кычкыра елады. Әллә көндәшен кызганып, әллә ачлык җәфасыннан, белмим.

 

– Минем каршыма китерсәң иде шул хатынны, мин аңа ярдәм итә алсам иде дип Ходайдан сорадым. Сезнең гомер әле алда, таш белән атканга да аш белән җавап бирегез балакайларым, – дип безне кочаклап елады. Әти ташлап чыгып киткәч тә ул кадәр йөрәксенгәнен хәтерләмим.

 

Сугыш бетте, әтиебез беренче Фәрхинур йортына кайтты. Бергә озак яши алмадылар. Әти сугышта вакытта Фәрхинур көндәш тапкан дигән сүзләр ишеттереп, әти икенче бер яшь солдат хатынына йортка керде. Безгә, ятимнәргә тагын ике бала өстәлде. Солдат хатынының ире сугышта үлеп калган, балалары юк. Әти белән яши башлагач ике ир бала тапкан. Көндәш дигәннәре, балам, ул чакта да булды.

 

Маңгай тире елга булып акканчы хезмәт куеп, йөрәк сызлавын басарга тырышты әни. Безгә сиздерми генә еласа да, сиздек: мендәре төнен күз яшьләреннән кибеп тормады. Ә иртәгесен башын горур тотып кырга борчак чабарга китә иде.

 

Өч ояда җиде бала калдырып картлыгына җитәр-җитмәс 78 яшендә өченче хатынында китеп барды әти. Ташлап чыгып китеп тә, көндәшен өенә алып кайтып хурласа да, яраткан күрәсең әни, безне дә җыеп соңгы юлга озатырга алып барды.

Замирә СӘМИГУЛЛИНА
Матбугат.ру
№ |
Матбугат.ру печать

Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 
№28 (769398) / 30.04.2011 17:34:34

Иорэк озгеч бэхетсезлек.Кеше тикшереп,акыл сатып кынада яшэу дорес тугел минемчэ.Башларына тошкэннэргэ Ходай сабырлыклар бирсен,туры юлын курсэтсен! Гомерлэрен яр сайлауга багышлаучылар шул рэвеш жаннарына тынычлык тапмакчы булсаларда,чынлыкта узлэрен жэхэннэм утына салуларын сизмидэкалалар бугай.Гомер бик кыска-бэхетлелэр соешеп кавыша хэм бэхетле булулары ике парнын тырыш хезмэте хэм бэхет рецебынын икэу генэ тозегэн урнэге диеп анлыйм мин. Барыгызгада бэхетле парлы тормыш телим!

№27 (43025) / 03.05.2010 12:59:28

Бигрэк кырыс Сез кешелэр!!! Ничек инде бу бэек хатынны кэчсез дип атап була??? Сез сэйгэн кешегезнен башка бн яшэуенэ чыннан да шатланыр идегезмени??? Юктыр, мэгаен... Э бу ханым чын мэселман. Балалрында нэфрэт уятмаган, кэнлэшенэ уч итеп берни кылмаган. Э хэзер кем шундый адымга эзер икэн???

№26 (42086) / 20.04.2010 19:46:08

Слезу выдавила.Как-будто автор сама это пережила!

№25 (41791) / 15.04.2010 19:30:56

Мәрҗән.

№24 (41783) / 15.04.2010 16:39:26

фатыйма апа аны күптән \"оныткан\"! моны,аның тирәсендәге белүчеләр, сүз куерта булса кирәк. массаларга да шулар җиткерә бит.

№23 (41781) / 15.04.2010 16:24:45

күке менә карашлар якыная.эчкә йотылган, гафу ителгән булса, мондый язма барлыкка килергә тиеш түгел. бәлки Ул ханым бөтенләй икенче төрледер. Мин язганны укыганнарымнан гына сүз йөртәм. Гадәти, күп таралган хатын-кыз тарихы.Кемгә-кем хыянәт итмәгән дә, кемне кем ташламаган.Каршыма соранып килсә дип теләкләр теләү, шуны публика язу....ачу килә инде ул. Ләкин алар тиз китәргә тиеш дип уйлыйм.Һәм бөтенесе эчтә калырга тиеш көчлеләрнеке. без бит каршы як позициясен белә алмыйбыз.Ул як та сөйләсә дә, не менее захватывающий булыр иде.

№22 (41778) / 15.04.2010 16:15:42

герой дип атыйлармы юкмы, үзебез тапкан балаларны без үзебез аякка бастырырга тиеш булабыз. Замананың нинди булуына карамастан. бурыч бит инде табигать каршында да,җәмгыять каршында да.
ул хатын чарасыз булган, исән ире башкага китеп барсын әле .рәнҗүен җиңеп көндәшенә дә ( бу очракта балаларга
дип әйтик) ярдәм иткән. барыбер олы йөрәкле хатын!
нервланырга, сугышырга, каргыш яудырырга анысына һәркемнең көче җитә. Ләкин ачуны эчкә йоту- барыбыз да булдырырлык түгел!

№21 (41776) / 15.04.2010 16:09:16

Фатима апа көчсез дә, мескен дә түгел. Ул диннең намазын гына түгел, бөтен нечкәлекләрен дә белүче мөселман хатыны. Аллага инануы булышкан да аңа.Талашып, башын югалтып йөртсә, балаларыннан да рәтле кеше чыкмас иде,үзе дә бүгенге көнгәчә яши алмас иде.
Монда күпләр Ислам дине белән таныш түгел,ахыры.

№20 (41775) / 15.04.2010 16:02:12

Чынлыкта ничек булганын мин белмим.Язма буенча гына фикер йөртәм. Сугыштан соң бишен дә ялгыз үстергәннәр, күбрәген дә.Мине үземнең дә әти номинальный гына иде.ә без дүрт кыз бала. Монда исән-сау кайткан ата.Үстерергә ярдәм иткәндер мөгаен, ул турыда ләм-мим түгел дисәң дә, аналары гына кунакка киткәч күрешә алгач, монда ана гаепле шикелле күренә ярдәм булмаса. так шту ул чор өчен мать героиня дип булмый. Сез хәзергедән чыгып сүз йөртәсез.Мин язганны гына укыйм, калганнарыгыз үзегездән додумываете. Кемдә ничек.

№19 (41770) / 15.04.2010 14:53:00

башны бутама эле "ангыра" (абау, бигрэк ямьсез исем куйгансын!)

№18 (41769) / 15.04.2010 14:45:30

Иван Иваныч юк бугай бит татарда. Энисе дэ Фатыйма, кызы да Фатыйма (Фатыйма нишлэр микэн... авылларда йоргэндэ курешкэн Фатыйма апа...) Кайсысы сон кызымы, энисеме Фатима?( Эни дип сойли бит!) Оч ояда жиде бала?, ( беренчесендэ оч кыз. икенчесендэ оч кыз, оченчесендэ ике малай)

№17 (41768) / 15.04.2010 13:42:24

ялгыз хатынга яшь аралаш елмая да белергђ кирэк!

№16 (41765) / 15.04.2010 13:23:24

җәмәгать таптыгыз сүз! кем көчле дә кем көчсез?! шул ситуациягә үзең эләкмичә нәрсә эшләячәген беркем дә әйтә алмый.


һәркем үзенчә яши барыбер. аллахы тәгалә үзенчә суд ясаячак.
электән үк,мәхәббәте дә, бозыклыгы да булган. кайсы категория кертсәң дә гомер үткән, алар картайган, 3 кешенең күңелендә дә әрнү калган...

№15 (41759) / 15.04.2010 12:47:20

Кечле Иркэбез да ялгыз бугай.

№14 (41757) / 15.04.2010 12:37:23

О-о-о Иркә,ты о чем ?
Фатима апа нинди кечсез хатын булсын,кечсез кеше авырлыклар кичеп,балалар үстереп,көндәшенең балаларын ашаткан хатынмы көчсез!?

Ай Иркә, мин сине более-менее дип йөри идем,мондагы фикерләүеңнән соң....бигайбә,упала!!!

№13 (41751) / 15.04.2010 11:42:15

сугыш чорында тугел, хэзерге чорда да ике баланы ялгыз устеру кыен ул Иркэ дус! ул кочсезлек тугел, киресенчэ КОЧЛЕЛЕК!

№12 (41750) / 15.04.2010 11:34:58

Горурлык турында булса, еламыйча гына борчак чабарга барырга кирәк.гафу итәргә. Ник балалар белән аралашуны тыярга. Горурлык -ул, болар турында бөтенләй сөйләмәү.бар да әйбәт күренергә, һәм шулай булырга тиеш. күмәргә барган икән, бу бик нормаль күренеш.баларының атасы бит.Героизм түгел.

№11 (41748) / 15.04.2010 11:29:36

Авылдаш, сез аңлаганны мин аңладым. Тик бу язмада андый әйбер юк. Алайса төртеп күрсәтегез. Икешәр кат укырга, гафу, вакыт әрәм.Тормыш турында мондый мазохист хатын-кыз трактовкалары бик күп. шуңа гына яздым. туктамаслармы икән дип.

№10 (41747) / 15.04.2010 11:23:39

ИРКӘГӘ!!! Бөегебез безнең, аллабыз, без язганны игътибарлап укып карагыз.
Олы башыгызны кече итеп һәр юлын укып чыга алмассызмы икән язманың.Анда сезнең һәр аңламаган соравыгызга тәсфилләп җавап язылган.

№9 (41745) / 15.04.2010 11:00:54

Зәмирә!беләсезме, фатыйма апаңның добротасы көчсезлектән генә киләэ Һәрхәлдә сезнең язмадан шулай аңлашыла.ул ирнең дә өе булгандыр бит ул - кыш кунуы турында монысы.Икенчедән чынлап добрый булса, минем каршыма сорап килсен дип теләр идеме!? Ярар, килгән. шул бәхетле иткәнме аны!? әгүр шулай икән, бу ханым миңа бик кызганыч кеше.Бәхетсезлегенә лаек!Аллаһыдан бүтән нәрсәләр сорарга я начар тәрбияле кеше, я бик көчсез, ни кирәген үзе дә белми торган.

№8 (41742) / 15.04.2010 10:46:37

Фантом! рэхмэт кызыксынуына! вэгъдэ бирэм: алары хакында да язарга. элегэ вакыт юк. шуны гына эйтэ алам. бер эйбэт гел эйбэт бит ул: Фатыйма апанын балалары ул хатыннарнын балаларын якын итеп, хэллэрен белешеп яшилэр.

№7 (41708) / 14.04.2010 19:31:08

Ул заманнардагы персидәтел, бригадирларның кайберләрендә фашистлардан да ныграк усаллык булган. Алар янында Фатыймаларның әтиләре әле - әүлия булган. Урамга куып чыгармаган, үзе чыгып киткән.

№6 (41703) / 14.04.2010 17:54:11

Зәмирә, Аллага шөкер,Фатыйма апаның исән-сау булуы.
Күңендә начарлык булмаган, Аллаһенең тәкъдиренә,аның рәхмәтенә ышанган кешеләрнең күбесе, озын гөмерле була.Аларның күңелләре чиста.
Кешегә карата аларда золымлык юк.
Ак әбиләр алар.
Картайган көнендә дә хәсиәттә,хөрмәттә,муллыкта яши булыр.

Язылган хәл-Фатыйма апа белән ире арасындагы хәл.Без аларны обсуждать һәм осужать итә дә алмыйбыз.Алар урнына үзеңне куеп карарга кирәк.Без ни эшләр идек?!

Ата-ана низагыннан, һәрвакыт, балалар зыян һәм түбәнсенү күрә,аларга авыр.

Фатыйма апага исәнлек-саулык,балаларының,оныкларының тәбиясендә шат матур тормыш кичерсен дигән теләктә калам.

Зәмирә,калган хатыннарының балаларының да тормыш кызыксындыра.
Фатыйма апаныкыдай матур картлык булдымы икән,ай-хай, бик ышанасы килми.

№5 (41687) / 14.04.2010 13:48:53

язма герое Фатыйма апа буген дэ исэн-сау, Аллага шокер! гомер юлында купне кургэнгэдер, бик игелекле, кече кунелле карчык!

№4 (41686) / 14.04.2010 13:15:20

*
э сезненчэ акыллымы? Узегез дэ шундыйлар токымыннанме эллэ?

№3 (41685) / 14.04.2010 12:53:19

Надан гына тугел, мондый кеше жирбит ул.Анын битенэ токеру дэ аз.

№2 (41683) / 14.04.2010 12:25:14

Шулай булдра алгач надан буладимени.

№1 (41679) / 14.04.2010 10:25:24

Бу хэллэр дорес булса, элек хатын-кыз бигрэк сабыр булган инде... Хэзерге конньр булса, иманым камил, теге чэчбинен чэченнэн остерэп йорер иде ташланган хатын. Монда гаеп хатыннарда тугел, э азгын ирдэ!!! 78 яшькэ житеп тэ, акыл кермэгэн надан авыл агаенда!!!

▲ Өскә

www.work-zilla.com

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Казан филармониясе
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Фирдүс Тямаев
Шаян
Татаркино
Балмай
Раяз Фасихов
MINBAR
Татарстан Диния нәзарәте