|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
13.04.2010 Җәмгыять
ӨМЕТ СҮНМӘДЕ
Нәрсә генә булды безгә, Нишләдек без?!. Әллә шулай араларны Бутады көз?! Чыгып киттең тормышымнан Берни әйтми. «Кайтырмы?» – дип сорасам да, Җилләр дәшми...
Бер кулымнан җитәкләгән Шашкын сөю. Икенчесен – ялгызлык һәм Сагыш, көю... Синсез атлыйм... Никләр киттең – Аңламадым. Ә ишекләр ачык калды – Мин япмадым...
Китүеңнең сәбәпләрен Белалмадым. Йөрәккә йозак шулай да Эләлмадым...
Сөю бар әле! «Яратам», – да димә, «Сагынам», – да димә, Кулларымнан гына ал әле. Назларыңнан хисләр елмайса, Аңлармын мин: сөю бар әле!
«Авыр», – димә, «Синсез авыр» , – димә, Күзләремә генә карале. Карашыңнан йөрәк җылынса, Аңлармын мин: сөю бар әле!
«Бәләкәчем», – димә, – «матурым», – да димә, Кочагыңа гына ал әле. Өшегән күңелем уянса, Аңлармын мин: сөю бар әле!
Казан.
Айгөл СӘЛАХОВА |
Иң күп укылган
|