поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
14.12.2018 Ир белән хатын

Биш балалы Сираҗетдиновлар: «Ходай шулай насыйп иткән инде...»

Сираҗетдиновлар гаиләсенең көр күңелле булуларына, тормышны яратуларына сокланмый мөмкин түгел. Алия белән Фәрит язмыш сынауларына бирешми, йөзләрендә һәрчак елмаю. Биш бала үстерәләр, берсе инвалид.

«Кызлар, бала табам, ахрысы»
 
Һәр сүзне мәзәккә бора Сираҗетдиновлар. Алия үзенең бала табу мизгелләрен дә мәзәк сөйләгән кебек искә ала.
 
– Ул көнне борчак өштие ашаган идем мин. Бездә борчак боткасын шулай диләр. Бераздан эчем авырта башламасынмы? Әһә, мин әйтәм, борчак өштие барып җиткән... Эчемне дә уып карыйм. Баксаң, тулгак башланган икән бит. Авылда фельдшер-акушерлык пункты гына, баланы йә Йошкар-Олага, йә район үзәгенә барып табасың. Кыскасы, хатын-кызлар консультациясенә килгәч, ишектән башымны гына күрсәттем дә, елмаеп: «Кызлар, бала табам, ахрысы», – дидем.Бишенче балам булгач, барысы да чабышырга тотынды. Тизрәк «ашыгыч ярдәм» машинасының утларын уйнатып-кычкыртып, мине районга озаттылар. Туй вакытында да болай кычкыртып, тантаналы рәвештә килеп алмаганнар иде. Бала тудыру йортына килгәч, креслога да барып җитә алмадым, баланың башы чыкты. Өч көннән өйдә идем инде, киткәнче җыеп калдырган гөмбәне эшкәртә идем. Күршеләр бала табуымны белми дә калдылар, – дип сөйли Алия.
 
Ул бишенче төпчек кызын 38 яшендә шулай җайлы тапкан. Ә менә өченче баласы Алмаз белән барысы да ул теләгәнчә генә булмаган. Тугач та, баланың башына су җыелган. Нәтиҗәдә, аның үсеше тоткарланган, бала аякларына баса алмаган. Алиянең бу өлкәдә тәҗрибәсе бар, авыру кешенең психологиясен дә, аны ничек тәрбияләргә кирәклеген дә яхшы белә. Озак еллар Паркинсон авыруыннан интеккән дәү әнисен караган ул.
 
Язмыш сынаулары куркытмаган Сираҗетдиновларны, Алмаздан соң алар тагын ике бала алып кайтканнар. «Тагын табар идем әле, бер кыенлыгы да юк, балаларны яратам»,– ди Алия.
 
Алмазны өйдәгеләр генә түгел, бар авыл ярата. Бик аралашучан егет булып чыкты ул. Тугыз яшь тулган үзенә. Мәзәкчән дә җитмәсә. «Минем чипсы яратканымны каян белдегез?» – дип, күчтәнәчебезгә рәхмәтләрен дә җиткерде. Укытучылар аны өйгә килеп укытып йөри. Алмаз хәрефләрне танырга өйрәнгән. Каләм тотып яза алмаса да, укырга ярата. Ә менә эт өргәннән, телефон шалтыраган тавыштан бик курка икән. Алия һич кенә дә кәефсезләнми.
 
– Аллаһы шулай насыйп иткән инде, нишлисең. Операция ясатырга да тәкъдим иткәннәр иде, тик аннары улымның хәле начарланырга мөмкин, диделәр. Болай үзе телевизор карый, сөйләшә. Теләгәнен аңлата, – дип шөкер итә ана.
 
Көненә 30 пирог, 6 кило пилмән
 
Алия барысына да ничек өлгерәдер! Өендә чүп бөртеге дә юк. Өй эчендә генә түгел, каралты-куралары, мунчаларында да барысы да пөхтә, тәртип. Аны авылда аш-су остасы буларак та беләләр. Шашлыкларын, тозлаган гөмбәләрен көтеп алалар. Ул заказга бәлешләр, өчпочмаклар пешерә. Гает бәйрәмнәрендә көненә 30ар пирогка кадәр өлгертә. Әле мантыйлар, пилмәннәр ясап сата. Бер көндә 17шәр җәем җәеп, алты килограммнан артык пилмән бөккәне дә бар. Ире Фәритнең берүзенә дүрт диплом. Бер генә белгечлеге буенча да эшләми. «Үзем дә тегүче, төймәсез кибет халаты киям», – дип шаярта Алия. Иренең тик торганы юк анысы. Без килгәндә, калайдан тәрәзә яңаклары ясый иде. Гаилә башлыгы агач эшенә дә оста. Капкалар ясый, умартачы.
 
Сираҗетдиновларның олы кызлары Йошкар-Олада медицина белгечлегенә укый.
 
– Энеңә массаж булса да ясарга өйрәнерсең, дәвалану бик кыйммәт, минем хакка булса да, медицина белгечлегенә укы, дидем кызыма, – ди Алия.
 
Олы улы да кирәкле һөнәр сайлаган, төзелеш өлкәсен үзләштерә.
– Улыбыз Алмаз булганга без бик бәхетле. Бөтен балаларыбызны да бертигез яратабыз, – ди Сираҗетдиновлар.
 
Быел җәй көне аларның өйләренә яшен ташы кергән. Телефон чыбыкларын яндырган. Телевизор, компьютерлары ватылган.
– МЧСка, башка органнарга да шалтыратып караган идем дә, булышучы булмады, хәзер менә ярый балаларым исән-сау калды. Ходай саклады, дип сөенәбез, – ди Алия.
 
Сираҗетдиновлар гаиләсеннән атна буена җитәрлек энергия, дәрт алып чыккандай булдык. Шөкер итеп яшәүче, ягымлы карашы, тәмле теле белән дәвалый торган шундый кешеләр күбрәк булсын иде ул.
 
Мари Эл, Күлбаш

Эльвира МОЗАФФАР
Шәһри Казан
№ --- | 12.12.2018
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»