поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
10.12.2018 Җәмгыять

Казанда чыршы базарлары эшли башлады

Казанның барлык районнарында чыршы базарларының эше оештырылган. Шәһәр территориясендә яңа ел агачларын сату буенча барлыгы 15 урын әзерләнгән. Бу хакта бүген эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә кулланучылар базары комитеты рәисе Руслан Фазылҗанов хәбәр итте.

Чыршы бәясе 300 сумнан 1000 сумга кадәр булачак. Чыршы базарларында тәкъдим ителгән барлык агачлар махсус питомникларда үстерелгән һәм тиешле документлары бар.
 
Авиатөзелеш районында сәүдә ноктасы Беломорск һәм Гудованцев урамнары киселешендә, Дементьев урамы буенча 7-нче йорт янында урнашачак. Вахитов районында - Чехов урамында 2-нче йорт янында. Киров районында - Батыршин урамындагы 20-нче йорт янында. Мәскәү районында - Восстание урамы буенча 83-нче йорт янында. Яңа Савин районында - Адоратский урамы һәм Ямашев проспекты киселешендә, Академик Лаврентьев урамы буенча 10-нчы йорт янында. Идел буе районында - Җиңү проспекты буенча 50а һәм 56 номерлы йортлар янында, Фучик урамы буенча 72 номерлы һәм Рихард Зорге урамы буенча 66 һәм 75 номерлы йортлар янында. Совет районында - Липатов урамында 7 номерлы йорт янында, Зәкиев урамы буенча 12-нче номерлы йорт янында һәм Фучик һәм Ломжа урамнары киселешендә.
 
"Аларның алтысы буенча ачык электрон аукционнар нәтиҗәләре буенча чыршы базарларын урнаштыру хокукына килешүләр төзелде, һәм чыршыларны сату буенча тугыз урын чатыр ярминкәләрендә оештырылачак. Чыршыларны сату инде башлана", – дип хәбәр итте Р.Фазылҗанов.
 
Яңа ел агачларын сатачак эшмәкәрләргә карата таләпләр арасында иң мөһиме – сәүдә урыннарында чисталык һәм тәртип тәэмин итү, шулай ук сезон тәмамланганнан соң чыршы базары территориясен беренчел халәткә китерү. Чыршы базарларында сәүдә кагыйдәләренең үтәлешен контрольдә тотуны шәһәр районнары администрацияләренең иҗтимагый хокук тәртибе бүлекләре хезмәткәрләре тәэмин итәчәк, дип хәбәр итте Р.Фазылҗанов.
 
Казан Мэры Илсур Метшин билгеләп үткәнчә, шәһәр сәүдә үзәкләрендә сатыла торган ясалма чыршылар тере агачларга яхшы альтернатива булырга мөмкин, бу карар – иң экологик карар. "Минем хыялым - яңа елга бер генә чыршы да киселмәсен иде. Без үскәндә сүтелеп җыела торган ясалма чыршыларның төрлелеге һәм тәкъдимнәр юк иде. Хәзер алар теләсә нинди зәвыкка тәкъдим ителгән", - дип нәтиҗә ясады шәһәр башлыгы.
Фото: https://pixabay.com

---
Ватаным Татарстан
№ --- | 10.12.2018
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»