|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
13.04.2010 Җәмгыять
ИҢ ОЧСЫЗ ПОЧМАК – 370 МЕҢКризис иң беренче чиратта күчемсез милек базарына сукты. Фатир бәяләре төште, ни хикмәт, моңа карап алучылар артмады. Чөнки фатир, йорт өчен кредит алу тәртибе катыланды. Моннан тыш күпләр даими эш урынын югалтты, нәтиҗәдә кредит түли алуга ышаныч кимеде. Менә шулай итеп күпләр даими яшәү урынын булдыру ниятен якты киләчәккә калдырды… Ә бәлки алай ук өметсезлеккә бирелергә кирәкмидер? 19 февральдә Россия Дәүләт думасы ипотека кредитына кагылышлы закон кабул итте. Моннан ары банк аша кредит алучы фатир бәясенең 20 процентын түләргә тиешле. Белгәнебезчә, кризис башлангач ул 30 процентка һәм аннан да югарыракка күтәрелгән иде. Айлык кереме кредит түләп барырлык булса да, нәкъ менә беренче кертемгә акчасы җитмәү сәбәпле күпләр банкларны урап узалар. Бәлки чыннан да бу закон хәлне яхшы якка үзгәртеп җибәрер. Әйтик, 1000000 сумлык фатирга кредит алганда хәзер кулыңда 300 мең түгел, 200 мең сум акча булса җитә. Монысы да аз акча түгел, әлбәттә, шулай да аерма бар бит… Экспертлар фикеренчә, законга кертелгән үзгәреш быел банклар тарафыннан якынча 350 миллион сумлык кредит бирүгә китерәчәк.
Банкаларда беренче кертем проценты кимесә дә, иманым камил, яшәр урыны хакында уйлаучыларның күп өлеше иң беренче чиратта очсызлы фатир эзли. Казанда очсызлы фатир табып буламы соң? Юк. Ә менә чагыштырмача очсызлыны була… Кыскасы, бәяләргә килгәндә башкалада менә мондыйрак вәзгыять.
Иң беренче чиратта бәяләр фатирның кайда урнашуына карый. Казанда җиде районда җиде төрле бәя дип әйтсәк тә арттыру булмас. Моңар әле шәһәр чите бистәләр бәясе үзенә бер төрле икәнлеккә дә басым ясарга кирәк. Чагыштырмача иң очсызлы яшәү урынын – шәһәр читендәге бистәләр, Киров, Авиатөзелеш районнарында табарга мөмкин, уртача бәя – Яңа Савин, Мәскәү, иң кыйммәтлеләр – Совет, Вахитов районнарында.
Бәяләрне билгели торган икенче үзенчәлек – күчемсез милек төре: «коммуналка», «гостинка», «малосемейка», «сталинка», «хрущевка», «ленинградка», «улучшенка». «Улучшенка», «гостинка», «ленинградка», лардан аермалы буларак, калганнары соңгы 10—20 елда гына төзелгән йортлар түгел, әлбәттә. Күбесенә ким дигәндә 50-60 яшь. Шуларның иң очсызларына тукталам. Авитөзелеш районының Беломорск урамындагы 5 катлы кирпич йортның дүртенче катындагы кайнар сусыз, ваннасыз 9,6 кв. м лы бүлмә 370 мең сум тора. Дәрвишләр бистәсендә ике катлы кирпеч йортның икенче катындагы 22,4 кв.м.-лы, ремонт таләп ителгән, балконлы бүлмә 450 меңгә сатыла. Мәйданы 20 кв. м-дан арткан «малосемейкалар», «гостинкалар» якынча 600 мең сумнан башлана. Әлеге бәягә 200 – 300 мең өстәсәң Казан читеннән бер бүлмәле «хрущевка», «ленинградка» табарга була. Киров районындагы тузып барган «хрущевкалар» да шул чамага сатыла. Башкала үзәге саналган Совет районында аларны 1100000-1200000 меңгә тәкъдим итәләр. Ә менә шәһәр эчендә тагын да картрак йортларга килгәндә, «сталинка»ны бүгенге көндә бер миллионга табарга була. Индустрия урамында 36 кв. м-лы дүрт катлы йортның икенче катындагы 1 бүлмәле «сталинка» 1миллион 70 мең сум тора. Шундый ук зурлыктага Яңа Савин районындагы «ленинградка»ларның иң арзаны – 1300000 сум.
Берничә фатир сатучы белән аралашкач 50 меңгә кадәр төшерергә риза булуларын әйттеләр. Башкаланың күчемсез милек агентлыгы риэлторларыннан җыйган мәгълүматларга таянып, кыскача нәтиҗә ясап түбәндәгеләрне әйтергә мөмкин.
1. Кризис башланганчы 1100000 сум торган «гостинкалар» 800 меңгә, 600-700 меңлек «коммуналка»лар 400 000 гә баскан, 1300000 меңгә кадәр күтәрелгән бер бүлмәле «хрущевка»лар миллион сумга кадәр төшкән.
2. Яңа фатирларга килгәндә исә аларның бәясендә дә кимү күзәтелә. Иң уңай ягы — фатирларны төзүче компанияләр турыдан-туры үзләре сата башладылар. Бу исә риэлторларга өстәмә акча түләмисең дигән сүз. Моннан тыш алар түләүне кичереп торырга рөхсәт бирергә әзер торалар.
Акчаң җитәрлек булганда кредит алып тормыйча бәясе төшерелгән яңа фатир алуың күпкә отышлырак. Төзелеп бетмәгән йортлардагы квадрат метр бәясе 27 меңнән башлана. Төзелеп беткән йортлардагы фатирларныкы — 33 мең сум.
И. ЯРМИ |
Иң күп укылган
|