поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
29.11.2018 Ана теле

Сүзсез чараларны белү кемгә кирәк? Мондый сорау урынлымы?

Сөйләмдә телнең вербаль булмаган, ягьни сүздән башка мәгънә белдерә ала торган (пара,-экстралингвистик) чараларына берничә язма багышладык, чөнки сөйләмеңне аңлаешлы, үтемле, тәэсирле итү алардан башка мөмкин түгел. Аларны өн чараларына һәм хәрәкәт чараларына төркемләп күзәттек. һәр язманы укучы саны 200 дән ашып китә.

Аларны бит укырга берәү дә мәҗбүр итмәгән, димәк, кызыксыну бар, димәк, мондый мәгълүмат, белем кемгәдер кирәк. Тик язмаларыбызның берсе азагында мондый “фикер” басылган иде: “Я”дигән кемсә: “Кемгә кирәк соң бу”, дигән. Әйтү рәвешенә, өненә караганда, бу – сорау түгел, ә “кирәкмәс нәрсә”, дигәнрәк төрттерү  иде.
 
Шуңа күрә, авторга адресламыйча, ”Матбугат.ру колагына” дип: “Телебезне, димәк, милләтебезне уып юк итү белән хыялланучылар тегермәненә бер тамчы”, дип кенә фикеремне җибәрдем. Яңа язмага тотынган арада әлеге комментны искә төшергән берничә фактка юлыктым. Китап нәшриятеннән тәҗрибәле  мөхәрриребез, филология фәннәре кандидаты шылтырата.  “Фәндә басым мәсьәләсендә төрлечәрәк фикер бар.
 
Мәсәлән, алма, бүлмә сүзләре ике төрле басымлы диелә”. Урынлы сорау; бигрәк тә укытучы, укучыларны аптырата торган. Ә җавабы бик тә ачык, кыска югыйсә: татар теленең мөстәкыйльлеген билгели торган, башка телләр белән бутамаска нигез булып торган  үз кануны – басым кануны бар: сөйләмдә басым сүзнең, сүзтезмәнең (сөйләмдә синтагманың), фразаның тик азагына төшә, сүзгә кушымча, синтагмага тагын бер берәмлек (иҗек, ярдәмче сүз) өстәлә икән, басым шуңа төшә. Бетте-китте. Бернинди искәрмә була алмый. Читтән алынган теләсә кайсы берәмлек тә шул канунга берсүзсез буйсына. Искәрмәләр сүзне тел берәмлеге буларак аерым алып караганда гына килеп чыга, ә бит сөйләмдә берәмлек аерым “яшәми” дә, күзәтелми дә. Ул   тезмәдә (синтагмада), гыйбарәдә, фразада дип күзаллана. “Бүлмә” кайсы гына тезмәдә әйтелсә дә басым соңгы иҗегенә төшеп әйтелергә тиеш.  “Сүземне бүлмә!”, “Әнә, үзеңә бер бүлмә!” Яисә “Ул алманы сатып алма дип ничә тапкыр әйттем инде”, дигәндә алмалар икесе дә бертөрле әйтелә, мәгънәви басым алардагы соңгы компонентка – ны һәм дипкә төшә.
   
Гәпне дәвам иттерергә янә бер факт килеп чыкты. Татпресса.ру  сайты Кazanfirst.ruдан күчереп алып, башка телләргә тәрҗемә итүе кыен булган  татарча 10 берәмлекне анализлаган язма бирде. Менә алар: әстагьфирулла, моң, абау, инде, именно шулай, теге ни,әйдә, алла бирса, менә бит, яме. 
   
Бүтән телләргә тәрҗемә иткәндә турыдан-туры калькага буйсынмый торган сүз, гыйбарәләр, әлбәттә, болар гына түгел, аларның саны байтакка күбрәк, хәтта бу язманың азагында бирелгән комментарийларда да интернетчылар аларга яңаларын өстәп, бу мәсьлә белән кызыксынуларын да күрсәткәннәр. Һәрхәлдә бу исемлек – үзенә бер фәнни  сөйләшү темасы. Һәр сүз үзенә бер анализ берәмлеге. Әйтик, үзем исемлеккә именно шулайны кертмәс идем. Аны калькалап  тәрҗемәләү кыен түгел; Икенчедән, аны шәхсән үзем сөйләмдә бөтенләй кулланмыйм, ихтыяҗ да тумый.
   
Төп тезиска килгәндә, мондый төшенчәләрне бүтән телдә тәңгәл (адекват) белдерүнең төп чарасы ул нәкъ менә пара,-экстралингвистик чаралар да. Бу хакта сайтның кайбер филологларга биргән соравына җавапларда моңа кинаяләр бар. Мәсәлән, Гөлназ Мөгътәсыймова “болар сөйләмдә барлыкка килгән пауза күренешен алыштырыр өчен кулланыла торган берәмлекләр, ди”. Янә бер галим Әлфәт Закирҗанов “мондый берәмлекләрне шәхсән үзем төшенчәгә мантыйкый (логик)  басым ясау ихтыяҗы туганда файдаланам”, ди.
   
Болар шактый катлаулы мәсьәләне хәл итү өчен берничә генә фәнни тезис, алар аз түгел, әйткәнебезчә, күпчелеге алар пара,-экстралингвистик чаралар, һәм кайберләренә без аларның үзебезнең  язмаларда күзәтү ясадык та. Аерым алганда интонация, аһәң, пауза төшенчәләренә китерелгән мисаллар бу сүзләрне тәрҗемә иткәндә дә  ярап куяр. Кыскасы, “Кемгә кирәк соң бу!” төрттерүенең бигүк урынлы булмавы, бөтенләй дә дәлилле булмавы аңлашылса кирәк. Шулай булгач, уңай һәм тискәре үрнәк мисаллар белән сабак бирүне дәвам иттерү сораладыр. Менә мин әле язып утырганда радио сөйли.Омский сүзендә соңгы иҗекне урысчага тартым итеп Омсек ди. Өстәвенә гайре татарча –басымсыз, йомып әйтә. Бу очракта да радионы  мондый хатадан басым канунын белү коткарыр иде. Сүзгә кушымча гына өстәргә кирәк, канун-кагыйдәгә таянып басым шуңа төшәчәк. Омскига барабыз. Шул дөрес басым теге – гаугалы иҗекнең дөрес әйтелешен хәл итте дә куйды.
   
Язманы башлап җибәргәндә бүлмә, алма кебек омонимнарның төрлечә басым белән әйтелү очраклары булуына диккать иткән идек. Күптән басылган бер мәкаләм искә төште: “Соңгы вакытта тљрле сүз төркемнәренә караган омонимнарны әйтелеш ягыннан берничек тә аермау тенденциясе көчәя. Алма, басма (исем дә, фигыль дә),күчмә, язма (фигыль дә, сыйфат та) нәкъ бер төрле әйтелә. Югыйсә, дәреслекләр аерырга куша бит. Хәлбүки тел галиме Г.Алпаров болай язып калдырган: “Омоним тамырларның борынгырак чорда басым џәм интонация белән бер-береннән аерылган булулары мөмкин. Моның хәзерге телебездә әле, сизелер-сизелмәс кенә булса да, чагылышы бар: бездә бер иќекле тамыр сүзләрнең фигыль төркеменә кергәннәре көчле басым белән яки бер дә басымсыз әйтеләләр. Аваздаш сүзләрнең фигыльме, түгелме икәнен без шушы басымнарның көченә карап аера алабыз”  (Сайланма әсәрләр, Татгосиздат, 1945, 44 бит). Бу мисал-факт үзе генә дә татар телендә һәм сөйләмендә басым категориясенә җитди әһәмият бирергә кирәклеге хакында сөйли. Без моңа үз фикеребезне белдердек инде.
   
Басым канунын катгый үтәү телебезнең бүтән кануннарын да үтәргә булышлык итә. Менә берничә генә мисал. Басымлы иҗекләрдә, сүздә авазлар да дөрес әйтелә, ягъни сингармонизм (сузык авазлар ярашы) кануны дөрес үтәлә. Сәләм (салам), бәлә  (бала), әгъзә (агыза) һ.б. сүзләре әйтелешендәге буталчыклар шулай бетерелә. Вазыйфа, мохыйт, Фатыйх, пошыйлар шулай ачыклана.
 
Татарның ялганмалык канунын үтәүдәге кайбер кыенлыклар да җиңел хәл ителә ала. Безнең сөйләмдә әле күпме артык кушымча, иҗек, ярдәмлек!  Менә радио сөйли:    “Хөрмәтле радиотыңлаучылар! Без сезнең белән саубуллашабыз”. Фраза басымы дөрес булганда “саубуллашабыз” сүзендәге басымлы “быз” иҗеге белдергән мәгънәне кабатлаучы бүтән чараның (бу текстта “без” сүзенең) кирәге  калмый.
 
Яисә: Юбилярны  актанышлылар да ихлас котлый. Мәгънәви артыклыкны татар үзеннән-үзе тоярга тиеш – милли табигате шулай куша, Тукай “мәскәүләр тотса якаң” дип әлләкайчан үрнәк биргән, ә без әле баулылылар, чүпрәлелеләр, дип тә арттырып җибәрәбез. Басымны дөрес әйткәндә, бу артык “шешләр” үзеннән-үзе коелып бара.
   
Көндәлек сөйләмдә мондый “төртелгечләр” килеп чыгып кына тора. Сез теркәгәннәре дә аз түгелдер. Уртаклашыгыз. Алардан котылырга ярдәм итәрдәй  фәнни киңәшләргә “кемгә кирәк соң бу” дип кенә кул селтәү акыллы гамәл түгел, һәркайсыбызга кирәк.
                                              Илдар Низамов,
                                       филология фәннәре докторы.
Фото: https://pixabay.com
 

Илдар НИЗАМОВ
Матбугат.ру
№ --- | 29.11.2018
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»