|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
26.11.2018 Шоу-бизнес
Булат Җиһаншинның баласы туган. Бик сирәк исем биргәннәр (ФОТО)Популяр җырчы Булат Җиһаншинның улы туган. Авырлыгы 3400 г, буе 53 см. Тормыш иптәше Альфира нарасыйны Азнакай бала тудыру йортында тапкан. “Зур рәхмәт әйтәсем килә медицина хезмәткәрләренә, барлык шунда эшләүчеләргә. Альфирамны да, улымны да шундый яхшы итеп карадылар. Чит төбәкләрдән дә килеп бала табалар икән монда”, - дип шатлыгын “Матбугат.ру” белән уртаклашты Булат. “Ә инде исемгә килгәндә, балабызның фамилиясе минеке, үзе Булат улы - шуңа исемне хатыным сайлады. Ә миңа бик ошады. Шулай итеп, бу дөньяга Кемаль Булат улы Җиһаншин туды”, - дип зур сөенече белән бүлешә бәхетле әти.
Тагын шунысы кызык: Булат Җиһаншин бик күп еллар Микки Маус фанаты. “Инстаграм”да да аның сәхифәсенә язылган. “Вконтакте”дагы баш биттәге фотосында да Микки белән бергә. Уллары Кемальга да уенчыкларны, стена сәгатен Микки сүрәтлесен әзерләгән булганнар. “Ничектер шулай туры килде - балабыз Миккиның юбилее көнне туды. Аның рәсми туган көн датасы - 18.11.1928”.
Ә без, үз чиратыбызда, Альфира белән Булатны әти-әни булулары белән чын күңелдән котлыйбыз!
Эльза ГАЗИЗОВА |
Иң күп укылган
|