поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
22.11.2018 Ана теле

Мәгънәле хәрәкәт – сөйләм чарасы. Белергә, дөрес кулланырга кирәк

Күпчелек сөйләм төрендә телдән башка чаралар, фәнчә әйтсәк, пара,-экстралингвистик чаралар актив кулланыла. Без инде аларга берничә язма багышладык. Әңгәмәне дәвам иттерәбез. Иң әһәмиятлесе, әлбәттә, ул – тавыш. Гадәттә аңда ул көй, моң, музыка, аһәң төшенчәләре белән яши.

Алар аеруча сөйләмнең җыр рәвешендә актив кулланыла. Гадәттә “җыр җыртыгы” дигән “кытыршылык” сүз белән тавыш нисбәте бозылганда барлыкка килә.Бу хакта интернетчыларыбыз да борчулы фикерләрен уртаклашты. Җырчы тавышы белән музыка ярашып  бетми диләр. Чыннан да “кытыршылык” аз түгел; – Күбәләгем, түгәрәгем... Буйдан буйга сүзләрне каты музыка баса. Доңгырдау. Күбәләкнең канат кагуын, талпынуын  хәтерләтсен дигәннәрдер инде. Тик күбәләк бит алай тупас тавыш чыгарып талпынмый. Тимер механизм түгел бит ул. Җиңелчә җил чыгарып кына, йомшак кына талпына. Монда табигый канат кагыну ритмы, тембры сорала.  Ә бу “ударник” дыңгырдый да дыңгырдый, борып куйган тимер “тукмак кул” башка бәрә дә бәрә.
   
Гомумән, бездә бүген һәр җырда диярлек кирәкмәс тавыш. Иң моңлы җыр “Шәмдәлләрдә соңгы шәмем...” Башта ук шыкыр-шыкыр, кыштыр-кыштыр, мәгънәсез тавыш,  өзлексез  тимер щетка белән кырып тора; Яисә – “Оныт әйдә, оныт, ә мин онытмыйм”... Сүздән соң музыка өлешендә сызгыру. Ятрак кебек дип уйланганда аның җырчы сызгырганы аңлашыла, тик  ул музыкадан бик аерылмый;  Тагын. – Радио “Сарман” диде. Рәхәтлек кичерергә әзерләнәм. Менә тавыш чыга башлый, нидер уйныйлар, тик көтелгән көй әле юк, нинди көй икәнен дә чамалап булмый – дыңгырдау, сызгыру, дөбердәү, ахылдау-ухылдау көчәя бара, тик сагынылган моң гына төсмерләнми. Вакыт үтә, җырның башлануын көтү аны тыңларга теләүне сүндерә бара, кәеф тәмам кырыла. Нишләткәннәр “Сарман”ны!  “Үзгәреш җиле” дигәннәре шушы микән әллә!? Жүнсез җил!
   
Җырчының үз тавышы гайре табигый булган очраклар да аз түгел. Бигрәк тә аерым сүз, гыйбарәләрне төп тексттан аерып, кычкыру тавышы  ризасызлык тудыра.– Әйтик, “Урсал тауда карлар яуган // барам инде түзалмыйм”, дигәч, нигә Һай дип кычкырып куярга? Хәтта Илһам Шакиров: Әллә сиңа бирелдеме бөтен дөньяның нуры; а-у-у-у- дип озак ау-улады.
 
Артык тырышып җырлаудан да “көчәнү” тавышы килеп чыга: һәр авазны, иҗекне, сүзне ачык әйтергә азапланудан. Бигрәк тә сәхнәгә сирәк чыгучы өлкән җырчыларга, озак җырламыйча торып юбилей сәбәпле концертка чакырылганнарга яный торган бәлә. Шәхсән үзем, элегрәк яратып тыңланган, аннары югалып торган артистыбызның юбилей концертын радиодан тыңлаганда шундыерак хистән азапландым. ”Бер чибәрен сагнам чишмәнең”. Һәр сүзен генә түгел, һәр иҗеген аерым-аерым, ачык итеп әйтергә тырышты, “нишләп шулай азаплана инде”, дип уңайсызланып утырдым. Артык тырышу турында Фәридә Кудашева да искә алган икән: ”Сәхнәгә чыккач, беренче җырым – “Сәлимәкәй” иде. Ничектер, тырышыбрак, кыенрак җырладым. Шунда залдан бер кәгазь килеп төште: “Фәридә апа, үзебездәге кебек оялмыйча гына җырлагыз әле”. “Артист кеше сәхнәдә җырлаганда ниндидер күтәренке халәттә булырга тиеш. Мин үзем тормышта – гади Фәридә, гади кеше. Сәхнәдә мин үзгәрәм. Ничектер, биектәрәк, күктәрәк булам. Җыр белән шигърият күтәренкерәк булырга тиешләр”.
   
Күрәсең. җырчыларның үзләре генә кичерә торган хәләттер инде, тик һәр нәрсәнең үз чиге була, монда да зирәклек, осталык, гади генә әйткәндә чама белү сорала.
 
Төшенәсездер, монда тавыш факторы гына түгел, җырчының хәләте белән бәйле тагын да башка экстра,-паралингвистик чаралар да күзаллана.                        
   
Римма Ибраһимова иҗаты турында кино карап утырам. Үзе сөйли: “Мәскәүдә укыганда җыр барышында  шпогат ясарга, пантомимага, төрле хәрәкәтләр ясарга өйрәттеләр. Хәзер менә бик ярап куя. Зиннур Нурмөхәммәтев җырлаганда да, сөйләгәндә дә төрле риторик чаралар куллана иде. Үзе сөйләгәндә дә куллары гел хәрәкәтләнеп тора, институтта дәрес биргәндә гел хәрәкәттә. Сөйләү барышында әле елмая, әле җитдиләнә, әле көлә, әле уйчанлана. Уйланып тора. Җырлаганда да бу мимика чагылып-чагылып китә. Җырлар алдыннан иренен җиңелчә генә тәмләп кую җырга әзерлек кенә түгел, ә тыңлаучыны да аңа кушылдырып, алып кереп китү”.
   
Аңлашылса кирәк, җырның ике умырткасының берсен  тәшкил итүче чара, тавыш белән бергә –хәрәкәт тә. Җырчының холкы-фигыле, рухи дөньясы, кыяфәте, үзен тотышы җырның эчтәлегенә, аның тел хәсиятенә, моңына, композитор салган көенә тәңгәл килсә генә ул тыңлаучы тарафыннан кабул ителә. Җырчының иреннәренең,  тавыш чыгару әгъзаларының хәрәкәтләнүе табигый генә түгел, мәҗбүри дә, шул ук вакытта һөнәр белгечләре аларның хәрәкәте милли моң, милли рухи мөхит чикләрендә булырга тиеш диләр, Тукай да бит татар җырын җырлаганда иреннәр кәгазь калынлыгы гына ачыла, дигән. Ә бездә кайбер җырчыларның моңын тыңлауны онытып, авызының кече телләре күренерлек ачылуына  диккать итәргә мәҗбүр буласың. Тагын да киеребрәк ачуы бар, Аллам сакласын, авызы ертылып китмәгәе, дип, аны кызганып утырасың. Алай гынамы, сиңа  тәэсир итәр өчен ул авызны гына түгел, башка  бөтен әгъзаларын хәрәкәтләндерергә тырыша. Карашы, каш, ияк, ирен, бармак, кул, беләкләре, муен, кулбашлары – барысы да хәрәкәттә. Аларны ул сүздән, көйдән дә өстен күрә кебек.Тыңлаучы да, үзе дә сизмичә, карашын шуларга юнәлтә, шул гамәленнән уңайсызлана, борчыла. Җыр онытыла-а-а!!!
   
Монда җырчының гаебе юктыр да –җырның җаны –күңелне йолып ала торган үз моңы, акыллы мәгънәле сүзләре булмагач, аларның юклыгын сизмәсеннәр дип, төрле ялтыравыклар (киемдә, сәхнәдә), шау-шу белән алыштырырга  тотыналар: даңгыр-доңгыр, ут-ялтыравыклар, биюче-селкенчекләр. Артык, кирәксез  мишура тавыш (җырчыныкы, музыка, көй) белән генә бәйләнештә түгел, бәлки теләсә нинди хәрәкәт әгъзасы белән (җырчыныкы гына түгел, теләсә нинди чит гамәлнеке дә) тәэсир итәргә тырышудан  гыйбарәт.   Куплет арасында ансамбльләрнең мәгънәсез даң-доңын ничек тә җанлырак  итү өчен кызлар, егетләрне биетә башладылар. Җырчы үзе дә биеп җибәрә; Ирексездән тынын кысып, өзгәләп. Җырга зыян китереп. Шул мишураны кыстырмасаң, гримын, маскасын юып ташласаң, җырның бер нәрсәсе калмастыр... хәер, беркемгә, бернәрсәгә кирәкмәгән  мәгънәсез, коры шәп-шәрә кәлимәләр генә чекрәеп, тырпаеп  калыр.
    –Шулай да, шулай да ... Менә бит Вафирә Гыйззәтуллина “Кадерлә” дигән үз җырын җырлады. Нинди ләззәтле мизгел  кичерелде! Уйландым: нигә шул кадәр якын, күңелгә ятыш соң!? Бу да башкару дип атала бит. Ә аерма-а-а?! Менә телевизорда  Гөлнара Мурзиева җырлый: “Дулкыннар, дулкыннар”. Ни хәрәкәткә кагылган җыр бит инде – кылан гына. Юк шул, кыланмый, бер урынсыз, артык хәрәкәт юк. Кылану, ясалма бизәкләр, хәрәкәтләр юк.
   
Чын зәвыклы, таләпчән тыңлаучы, тамашачы мондый камиллекне сизми калмый, әлбәттә, моны сизә, эчке кичерешен – уңай фикерен башкаларга да җиткерергә тели. Менә бер интернетчыбыз фикере:  “ Илдар Әхмәтевкә “Алтын барс”ны “Иң халыкчан” дигән номинациядә бирделәр.  Үз-үзенә нык ышанган кыяфәт, көч, фикер хөрлеге. Аның янында бөтерелеп-сыланып йөрүче биючеләр дә, бер төркем музыкантлар да юк. Чөнки аңа алар кирәк тә түгел. Ул тамашачыны җырчы буларак башкару, моң белән әсир итәргә күнеккән”, дип соклана.
   
Менә “Безнең гәҗит”тән бер өзек (Марс Яһүдин. 14 ноябрь, 2018): “Җыр игълан ителде. Сәхнәгә бәләкәй генә буйлы, зәгыйфь кенә инвалид кыз чыкты. Аның тал чыбыгыдай гына аяк-кулларына, муенына карап кызгану хисе туа... Моң, сагыш тулы көй өермәсе залны үз сихере эченә алды. Һәм кыз җырлый башлады... Күзләремә шундук яшь тыгылды. Җыр үзе дә артык хисле, ә бу кыз башкаруында... Бөтен бәгырьне айкап чыгара иде...”.
     
Күрәмсез, башкару турында, аның ничаклы җаваплы төшенчә икәне турында бер без генә уйланмыйбыз. Хәзер, сүз җаеннан,  башкаруның кем әйтмешли “технологиясенә” тукталып алыйк.  Җыр техникасы  дигән төшенчә-термин да ишетелгәли. Без инде аның гади тыңлаучы тоемлый торган  кайбер уңай һәм тискәре “түмгәкләрен” генә  сиземлибез.
   Күрдек ки, җырда тавыш һәм башка пара,-экстралингвистик чаралар мәсьәләсе шактый катлаулы, төрле юнәлешле икән. Караш, бәяләү дәлилләре дә төрле. Һәрхәлдә гомуми фикер алышу, уртага салып сөйләшүләр кирәк.
   
Язманы тезиска турыдан-туры кагылган парчам белән тәмамлыйм әле: Нишләргә белмәгәндә
   
Санаторийда ял итүчеләрнең үз концерты булды. Яратам шундый тамашаларны. Гадәттә, олылар чыгыш ясый. Яшьтәшләр. Үзләре дә, җырлары да, кичерешләре дә аңлаешлы.
   
Аерма тагын шунда: чын концертта чын артист үзен алдан әзерләгән була – кайсы җыр белән башларга да, кайсы белән төгәлләргә дип, бу җыр кирәкмәс, чөнки аны үткән концертта фәлән артист җырлады инде дигәнрәк сәбәпләр белән “оештырылган” җырлар җырлана, тыңлаучы күңеленә нәкъ менә шушы минутта, нәкъ менә шушы артист җырлавында якынрак кабул итәр дип түгел.
   
Ә “үзешчән” үзенеке дип санаган, ягьни үзе, туганнары, иптәшләре яраткан, гомер буе күнеккән, үзенә йә җан дустына гына җырлый, ничек тәэсир итәсен уйлап борчылмый, шуңа күрә ул бүтәннәргә ошармы дип курыкмый. Ничек инде: гомер буе үз-үзеңә өйдә дә, эштә дә, хәтта урамда да җырла да кеше алдында, сәхнәдә югалып каласың ди. Булмаганны...
   
Мондый концертларда чын артистларда гадәттә очрамый торган, дөресрәге “юл куелмый” торган сәер, кызыклы хәл, күренешләр дә булгалый. Аларын да көтәсең, табигый дип саныйсың. Бүген дә...
   
Олы гына бер абзый солдат җырын җырлый башлады. Тавышы көр, ихлас, һәр сүзен күңелгә барып җитәрлек итеп, үткәзеп әйтә.
   
Шулай да ул дулкынлана иде. Җырга күнеккән булса да халык алдына чыгып җырлау көн саен булмый бит. Үзенә җырлаганда, әйтик, аккомпониатр кирәкми, яисә ике куплет арасын саклау дигән кагыйдә булмый. Ә монда шул ара мәҗбүри. һәм җырчы шул арада нишләргә белми югалып кала икән. Кайберәүләр йә түшәмгә текәлеп тора, йә сәер елмаерга мәҗбүр була, йә кулын кулга ышкый, йә баянчысына нидер дәшмәкче була...
   
Бу абзый тик кенә торганда кул сәгатенә карап- карап куя. Күрәсең, бу аның дулкынланганда, яисә ихтыярсыздан тик торганда ясарга күнеккән хәрәкәтедер, гомер буе шулай итәргә гадәтләнгән булгач, монда гына ул аннан кача, гадәтен үзгәртә алмый бит инде.  Тамашачы да аны шулай аңлады...    
                                                   Илдар Низамов,
                                    филология фәннәре докторы.

Илдар НИЗАМОВ
Матбугат.ру
№ --- | 22.11.2018
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»