|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
09.04.2010 Шоу-бизнес
ТЕЛЕВИДЕНИЕДӘ "ТАТАР МОҢЫ" БАШЛАНА12нче апрельдә "Татарстан – Яңа Гасыр" телевидениесе "Татар моңы – 2010" конкурсының ничек узганын күрсәтә башлый. Дүшәмбедән алып җомгага кадәр һәр эш көнендә 18 сәгатьтә "Татар моңы" тапшыруларын карагыз! Яшь башкаручыларның Халыкара телевизион "Татар моңы – 2010" конкурсында катнашучыларга кем бәя бирә? Быелгы бәйгедә кайсы илләрдә гомер кичерүче татарлар катнаша? Сайлап алу турлары ничек узды? Конкурсның финалына кемнәр чыкты? Әлеге һәм башка сорауларга җавапларны "Татар моңы" тапшырулары бирәчәк - 12нче апрельдән башлап кичке сәгать 6да!
Игътибар! Сезгә берәр катнашучы аеруча ошадымы? Аның җырлавы сезне таң калдырдымы? Алай икән, сезгә ошаган катнашучы өчен тавыш бирегез! Моның өчен 5075 номерына катнашучының номерын язып SMS юлларга кирәк. SMS-хәбәр "МОН" сүзеннән башланырга тиеш. Бәяләр турында тулы мәгълүматны www.tnv.ru сайтында табарга мөмкин.
Мәгълүмат өчен:
"Татар моңы - 2010" конкурсында катнашырга 2 меңнән артык кеше теләк белдерде. Сайлап алу турыннан нибары 200 генә кеше узды... Гала-концертта исә иң-иңнәре генә чыгыш ясаячак!..
|
Иң күп укылган
|