поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
09.04.2010 Җәмгыять

ЯЛГАНГА КОРЫЛГАН ДӨНЬЯ

Моннан нәкъ өч ел элек мин «Татарстан яшьләре»ндә «Акыл иясе» күселәр яки мифлар ничек туа» дигән язма бастырган идем. Ул язмада газетаның бер актив авторының шуннан берникадәр алданрак басылган язмасында күселәрнең үрчү тизлеге турындагы мәгълүматларының дөреслектән ерак торуы да искәртелгән иде. Хәтердә, «Күселәр дә аракы эчә» дигән ул язманың авторы, үпкәләп, миңа ачык хат та бастырды, бер пар күсенең бер ел эчендә сигез меңнән алып унбиш меңгә кадәр үрчем бирә алуы турындагы мәгълүматны түшәмнән алып куймавын, ә документаль фильмдагы саннардан файдалануын әйтте.

Мин һич кенә дә ул язманың авторын үпкәләтергә теләмәгән, бары тик газета укучыларны бүгенге мәгълүмат кырындагы фактларга игътибар белән карарга һәм анализ ясап фикер йөртергә чакырырга гына ниятләгән идем. Бүгенге телевидение, интернет һәм башка төр матбугат чараларында таратыла торган мәгълүмат ул күпчелек очракта «үрдәкләр» төренә карый. «Үрдәкләр»нең максаты исә кеше психикасына тәэсир итеп, массаларның аңын кирәкле юнәлешкә борып тору – идарә итүче элитаның, шикле товар җитештерүче компанияләрнең, финанс спекулянтларының һәм башка төр паразит катламнарның мәнфәгатьләрен актив рәвештә яклау, кыскасы, безне савып яшәү. Шушы максатларда меңәрләп-меңәрләп «документаль» һәм нәфис фильмнар эшләнә, миллионлаган тиражлар белән газета-журнал мәкаләләре таратыла, тонналап-тонналап реклама буклетлары басыла. Мондый реклама трюклары һәм пропаганда акцияләре өчен тотылган миллиардлар, шиксез, халык массаларыннан савылган триллионнар булып кире әйләнеп кайта. Капитализм – бик прагматик җәмгыять, монда матди файда бирми торган бер нәрсә дә эшләнми. Шуңа да массаларны мәгълүмати «исереклек» хәлендә тоту, аналитик фикерләү сәләтен юкка чыгару – бу җәмгыятьнең төп максаты. Югыйсә, тукталып аз гына уйланып алу һәм кайбер саннарны калькуляторсыз гына кушып һәм тапкырлап карау да адәм баласын бик күп ялгышлардан саклап калыр иде.

 

Әйдәгез, мисал өчен, күселәрнең үрчү тизлеген исәпләп карыйк. 8 меңнән алып 15 меңгә кадәр сан мәктәптә тугызынчы класска кадәр математика укыган кешене канәгатьләндерә алмый, чөнки мондый тизлектә үрчесәләр күселәргә яшәү өчен галәмдә урын җитмәячәк. Игътибар итик: күселәр аборт ясатмыйлар, саклану чаралары кулланмыйлар, шуңа күрә үзләренең табигый үрчү куәтләреннән тулысынча файдаланалар. Инде чынга якынрак торган исәп-хисап белән шөгыльләнеп алыйк. Энциклопедия алабыз да ана күсенең бер елга күпме бала китерүен карыйбыз. Менә ул сан: бер балалаганда 5-9 бала китерә диелгән, бер елга өч тапкыр балалый. Димәк, бер ана күсе бер елга, нык арттырып исәпләгәндә дә, утыз күсе баласы китерә. Дөрес, алар бик тиз җитешәләр, өч айдан өлгереп, дүртенче айга тагын һәр-кайсы тугызар бала китерү мөмкинлеге ала. Табигый ки, аларның барысы да ана күселәр булып тумый. Хуш, бишесе ана ди һәм алар да тугызар бала китерсә, бер ел эчендә ике тапкыр кырык бишәр күсечек якты дөньяга аваз салачак. Икенче буын исә бер генә тапкыр үрчеп калырга өлгерәчәк. Шулай итеп, саннарны берникадәр арттырып исәпләсәк тә, бер күсе гаиләсе ел эчендә 150-170тән артыкка берничек тә ишәя алмый. Бу санны түгәрәкләп ике йөз дип алганда да документаль кино авторларының 40-80 тапкыр ишәйтеп ялган оештырулары күзгә ташлана. Дөрес, 150 дигән сан да бу очракта коточкыч зур, әгәр дә күселәрне аулаучы дошманнар булмаса, Җир шары шулай ук безнең өчен күптән инде тар тоела башлар иде. Инде хәзер аз гына уйлап карасак, бу җәнлекләр турындагы документаль тасма авторларының сыйфатсыз күсе агуы җитештерүче компанияләр файдасына реклама трюгы белән мәш килүләрен аңлау кыен түгел.

 

Без еш кына абруйлы галимнәрнең мәгълүмат кырында «үрдәкләр» очыру белән мәш килүен күрәбез. Мондый ялган мәгълүматны бары тик тар белгечлеккә ия икенче галимнәр генә фаш итә ала. Ләкин алар гадәттә дәшмиләр, чөнки хакыйкатьне әйтү аларның матди мәнфәгатьләренә зыян сала. Фикерне дәлилләү өчен бер мисал китерим. Моннан берничә еллар элек «Энергия» дип аталган ракета-галәм корпорациясе җитәкчесе Н.Севастьянов сенсацион белдерү белән чыкты. «2015 елда Айда Русиянең даими эшләүче станциясе урнашачак, ә биш ел үтүгә, йөк ташучы кораблар аннан гелий-3 дип аталган экологик чиста ягулык ташый башлаячак. Берничә рейс бөтен планетаның ягулыкка булган ихтыяҗын тулысынча канәгатьләндерәчәк», – диде ул. Бу белдерү чынга ашса, 2020 елларга Җир шарында алтын гасыр башланыр иде, чөнки ягулык кытлыгы бүген аеруча кискен тора. Әмма Севастьянов ачыктан-ачык ялган белән мавыга. Бу очракта ул дөреслекнең бер өлешен генә әйтә, ә иң мөһимен исә яшерә. Абруйлы белгеч тарафыннан әйтелгән ялганның бу ысулы бик тәэсирле: ул галәм ракеталары эшләүче «Энергия» корпорациясенә зур күләмдә бюджет акчаларын бүлеп бирсеннәр өчен оештырыла. Дөрестән дә, Айда гелий-3 бар һәм җитәрлек күләмдә, аны якын киләчәктә Җиргә ташуны оештыру да, ихтимал, мөмкиндер, аннан алынган энергия белән бөтен планетаны яктыртып һәм җылытып та булыр иде. Әгәр дә... Бөтен хикмәт шунда: гелий-3не ягу өчен берничә миллиард градуслы температурага чыдый торган реактор кирәк, ә мондый мичне эшләү якындагы йөзьеллыкта берәүнең дә планына кертелмәгән, чөнки Җир шартларында бу мөмкин түгел. Димәк, абруйлы җитәкченең чынга охшатып ялганлавы бары тик бюджет акчаларын имү өчен генә кирәк булып чыга. Галәмне өйрәнүче галимнәр СССР, Русия бюджетын инде шулай саудылар. Кызыксынучан укучы үткән гасырның сиксәненче еллар ахыры – туксанынчы еллар башы матбугатын актарып караса, анда галәмгә гадәттән тыш зур көзгеләр чыгарып урнаштырып, Русиянең төньяк киңлекләрендә поляр төннәр урынына якты көн ясау турындагы сафсатага тап булыр иде. Икътисадый бөлгенлек шартларында ил җитәкчелеге шул проектка зур күләмдә акчалар бүлеп бирде, көзгеләр 1993 елда орбитага чыгарылды, тик поляр төннәр әле һаман да караңгы.

 

Капитализм белән коммунизм – кеше тарафыннан уйлап чыгарылган ике система – ялганнан башка яши алмый. Әле күптән түгел генә бу юлларның авторы күз буяуга корылган бер тантанада утырды. Шунда озак еллар буе җитәкче булып эшләгән, хәзер инде Дәүләт Думасында корсак симертүгә керешкән бер абруйлы шәхес: «Җитәкче алдамыйча эшли алмый», – диде. Шуның кебек җитәкчеләр тарафыннан алданып һәм изелеп, үзара сөйләшкәндә тормыштан гел зарланып яшәүче мескеннәрдән торган зал аның ул сүзләренә тугры коллар кебек кул чапты. Әлбәттә, залда утыручылар әлеге түрәләр тарафыннан оештырылган финанс махинацияләре, казна талау һәм «откат»ларның чын күләмен күз алларына китереп бетерә алмыйлар, тик шулай да аларга күңелле: түрә бит алдакчы икәнен яшереп тә тормый үзе әйтте, ничек ихлас һәм матур итеп әйтте. Һәм зал диваналар кебек сөенеп, гөжләп куйды, рәхәт көлү белән көлде.

 

Ялган мәгълүмат биреп каршы якны ялгыш юлга кертеп җибәрү һәм тар-мар итү яшерен хезмәтләр телендә дезинформация дип атала. Капиталистик җәмгыятьтә бөтен халык массалары төрле яклап дезинформацияләнә. Кризислар чорында пропаганда машинасы аеруча киеренке эшли: ялган статистика, уйлап чыгарылган дошманнар турында мифлар, юкны бар итеп һәм күпертеп күрсәтү мәгълүмат кырына явып кына тора. Ялган мәгълүмат ярдәмендә әллә кемнәрне төп башына утыртырга мөмкин, хәтта үзләрен ниндидер бер серле яшерен көчкә ия дип күрсәтергә гадәтләнгән куркынычсызлык хезмәтләрен дә. Әйтик, совет чорындагы дәһшәтле КГБны Сахалинда Саклык банкында кассир булып эшләп пенсиягә чыккан бер әби кәкре каен терәтергә мәҗбүр итә. Воронежда яшәүче кызына кунакка килгән карчык көне буе оныклары белән өйдә утыра, телевизордан карар һич нәрсә тапмый: гел футбол матчлары да, гел футбол матчлары. Шуннан фантазиягә бай пенсионер телевидениедән танылган җырчы Людмила Зыкина концертын карарга дигән ныклы фикергә килә һәм концертны оештыруны КГБга йөкләргә ниятли. Ул «ЦРУ против СССР» дигән китаптан шпион терминнарын өйрәнә. Банкта эшләгәндә аңа Сахалиндагы ракета базаларында хезмәт куючы хәрбиләр белән еш аралашырга туры килә, шуңа нинди хәрби частьлар бар икәнен дә хәтерендә саклый. Шул мәгълүматларны файдаланып, әби Мәскәүгә Лубянкага хат яза, хатта үзен Америка агенты буларак СССРга килгән урыс эмигрантының улы дип күрсәтә. Сахалиндагы ракета базаларының кайдалыгын ачыклавы турында хәбәр итә, әмма КГБга үзен фаш итәргә җыенуын, калган гомере совет лагерларында узмаячагына гарантия алырга теләвен әйтә. Әгәр дә Лубянкада аңа кагылгысызлык вәгъдә итәргә уйласалар, фәлән көнне фәлән сәгать фәлән минутта үзәк телевидениедән Людмила Зыкина концертын тапшырсыннар дигән таләп куя. Әбинең фантазия куәте КГБ аналитикларыныкыннан бер башка югары булып чыга, әби сораган вакытта телевизордан футбол матчы урынына совет халкының сөекле җырчысы Людмила Зыкинаны күрсәтәләр. Әби, ихтимал, тотылмый да калыр иде, әмма Лубянкага тагын бер хат яза һәм анда үзе турында күбрәк мәгълүмат биреп ташлый. Табигый ки, КГБ шымчылары аның эзенә төшәләр. Бу турыда шул чакта контрразведкада эшләгән Владимир Гладких урыс матбугатында хәзер иркенләп сөйли.

 

Ялган җәмгыятьләрдә массаларның аңын томалау белән пропаганданың бөтен чаралары да, шул исәптән әдәбият һәм сәнгать мөмкинлекләре дә файдаланыла. Тузга язмаган әсәрләр, кәкре бөкре сызыклардан һәм буяу тапларыннан, шакмаклардан торган картиналар язып, аларны халыкка шедеврлар итеп таныту – үзе бер тарих. Әйтик, егерменче гасыр башында Кандинский дигән урыс рәссамы яши. Ул мәгънәсез сызыклар һәм буяу тапларыннан торган картиналар иҗат итә, сәнгать белгечләре тудырган пиар ярдәмендә «бөек рәссам», «авангардка нигез салучы» дигән исемнәр ала, «картиналары» бүген дә кыйммәт бәяләнә, караклык ярдәмендә мал туплаган байлар андый картиналар өчен миллионнарын жәлләмиләр. Дөрес, Швейцария психиатрлары «түбәсе кыйшайган» пациентларына бүген «Кандинский симптомы» дигән диагноз куялар, көчле тәэсир итә торган дарулар ярдәмендә дәвалыйлар, авыру гадәти йортлар һәм кояш, чәчәкләр рәсеме ясый башлагач, сәламәтләнде дип өенә кайтаралар. «Кандинский симптомы» бүгенге рәссамнарның байтагына хас, алар үзләрен бөек талантлар дип танытырга тырышалар һәм үзләре кебек үк авышкан сәнгать белгечләре аларга «модернист», «постмодернист» тамгалары тагып зурлыйлар, пропагандалыйлар. Бу шаукым безнең татар сәнгатенә һәм әдәбиятына да үтеп кереп өлгерде. Фәннәр академиясенең бер хөрмәтле академигы (чынлап та талантлы шәхес) шушы модерн темасы белән чамасыз мавыкты, тәнкыйть мәкаләләрен һәм фәнни хезмәтләрен кирәксез һәм авыр аңлашыла торган терминнар белән тутырды. Бервакыт миңа бу академик тарафыннан эшләнгән сораулар буенча имтихан бирергә тәкъдим иттеләр. Сорауларны берничә фән докторына күрсәтеп карадым, рәтле-башлы җавап бирүче табып булмады. Шуннан мин ул имтиханга кул селтәдем, алда торган киртәне башка юл белән әйләнеп үттем дә, тынычландым.

 

Модерн турында сөйләгәндә ничек инде атаклы Каземир Малевичны искә алмыйсың ди?! Бу бөек рәссамның мәшһүр «Кара квадрат»ын үз-үзен хөрмәт иткән һәркем белә. Дөрес, Малевич картинасын белү сиңа әллә ни өстәми. Болай гап-гади кара квадрат инде ул, анда әллә ниткән бернинди дә мәгънә юк, андый картинаны талантсыз һәркем яза ала. Тик менә бу хакта кычкырып әйтү ничектер уңайсыз, үзеңне ахмак һәм надан итеп күрсәтүгә тиң, чөнки меңләгән «бөек сәнгать белгече» бу картинадан әллә ниткән мәгънәләр чыгарып, дистә меңләгән фикер әйтеп өлгергән, аның бөек сәнгать әсәре икәнен исбатлап, гонорарлар алган. Тик шулай да Малевич картинасының чын асылын берсе дә аңлатып бирә алмаган. Әмма Малевич һәм аның кебек дистәләрчә «бөекләр»нең чын асылын алар туганчы ук Ганс Христиан Андерсен дигән әкиятче «Патшаның яңа күлмәге» дигән әкиятендә аңлатып биргән. Укымаганнарга шул әкиятне укырга, шуннан соң гына Малевич кебек авангардчыларның «әсәрләрен» карарга киңәш итәм. Гадәттә суперматиз, кубизм кебек гадәти укучы өчен аңлаешсыз терминнар белән аталган иҗат юнәлешләрендә эшләүче рәссамнарның «картиналары»на иң төгәл бәяне сәнгать белгечләренең хезмәтләре белән агуланмаган гадәти кешеләр бирәчәк, кыска гына итеп: «Пүчтәк!» – диячәкләр.

 

Әмма Кандинский һәм Малевич кебек «бөек авангардист»ларның капиталистик пропаганда машинасы өчен бик тә әһәмиятле үз рольләре бар: алар җәмгыятьнең гипнозга бирелү дәрәҗәсен күрсәтүче тест, индикатор вазыйфасын башкаралар. «Кара квадрат»ның сәнгать әсәре икәненә ышанган массаларны теләсә-нинди ялганга ышандырып була. Әйтик, сугыш башлап, башка ил халыкларын бугазлауны «террорга каршы сугыш» дип игълан итәсең, шул сугышка туп ите булырга тиешле егетләрне каһарманнар, патриотлар, интернационалистлар дип хөрмәтлисең, бәясен йөзләрчә тапкыр арттырып, чүп товарлар сатасың, банк кредиты ярдәмендә миллионнарны кабалага төшерәсең, «акчаны үзенә тарта торган медальон»нар сатасың һ.б, һ.б. «Кара квадрат»ка ышанучылар боларның барысын да чынга алачак.

 

«Биоматик» дигән «могҗизалы» препаратның җитештерү бәясе заводка 167 сумга төшә, ә реклама пиары һәм карт-корыларны психологик эшкәртү ярдәмендә аны 20 мең сумга саталар. Шикаятьләр ява башлагач, прокуратура сатучыларга каршы җинаять эше ача, әмма, имештер, җинаятьчеләр офисларын ябып, каядыр юкка чыгып өлгерәләр. Мәгълүм афоризмдагыча инде: «Прокурор җинаять эшен япты, чөнки тикшерә торгач аның очы үзенә килеп чыкканын күрде». Пенсионерлар һәм түбән катлам вәкилләренә генә күренә торган җинаятьчеләр белән бүгенге җәмгыять мыжлап тора, ә тикшерүчеләргә каршы аларның күрсәтми торган бүрекләре бар, мөгаен. Һич югында, үзәк газеталарга реклама бирергә килгән җирләрендә дә эләктерә алмыйлар шуларны. Җинаять-җәза системасының бүген бергә укмашып беткәнлеге гади күзгә күренеп торса да, «Кара квадрат» белән гипнозланган акыллар әле һаман да үзләрен кемнәрдер яклар дип өметләнә.


Булат ХАКОВ
Татарстан яшьләре
№ 40 | 01.04.2010
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»