|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
08.11.2018 Милләт
Мәскәү татарларының аксакалы Әгъдәс Борһанов 99нчы яшендә вафатБүген Мәскәү татарларының аксакалы, тарих фәннәре докторы, профессор, Татарстан Фәннәр академиясенең мактаулы әгъзасы Әгъдәс Борһанов 99нчы яшендә вафат булган. Бу хакта Мәскәү татарлары Штабы матбугат хезмәте хәбәр итә. Әгъдәс Борһанов үзен туган җирдә, Казанда җирләүне васыять итеп калдырган.
Әгъдәс Борһанов 1920 елда Татарстанда туган. Бөтенсоюз юридик институтын тәмамлаган. Бөек Ватан сугышы елларында Смоленск, Мурманск оборонасында булган, Төньяк Кореяны азат итүдә катнашкан, Кытайда Тын океан флотында Порт-Артур хәрби-диңгез базасында хезмәт иткән, дип яза Татар-информ.
Прокуратуратурада тикшерүче, аннан педагог булган. Әгъдәс Борһанов өч йөзләп фәнни хезмәт һәм 15 китап чыгарган, 98 яшенә кадәр язуын дәвам иткән.
«Ул бәйсез, кыю кеше иде. Татарстан партия өлкә комитетында фән бүлеген җитәкләде. Татар халкы турында берничә китап язды. Миңнеханов аны Татарстан Республикасы Дәүләт премиясе белән белеп бүләкләде», — дип сөйләде танылган журналист Умар Богдалов.
--- |
Иң күп укылган
|