поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
03.11.2018 Хәйрия

Кызының авыруы гына җит­мәгән, Алсуның үзендә дә авыру тапканнар

Ике яшьлек Әминә Шиһаповага ярдәм кирәк! Сабыйда – ДЦП диагнозы. Аяк-куллары тыңламый, сөйләшә алмый, җитмәсә, өянәкләре дә еш кузгала. Көтеп алынган сабыйларының авыру булуы гаиләне тагын да ныграк берләштерә.

– Авырлы вакытта җиңел йөр­дем. Тик менә 25 атнада тулгагым башланган иде. Тиз генә табиб­ларга күрендем. Алар исә хәл­дән чыгу җаен таптылар. Аналыгымны тегеп, тулгакларымны туктатып куйдылар. Аннан соң да  сә­ламәт­легемә зарланмадым. Әмма 33 атнада яңадан тулагагым кузгалды, – дип искә ала Әми­нә­нең әнисе Алсу. – 2016 елның 15 октябре иде бу. Балам туды. Әмма суламады. Шуннан соң аны реанимация бүлегенә күчерделәр. 15 көннән артык кислород астында ятты. Табиблар шунда ук безне, балагыз авыру булачак, дип ки­сәтеп куйды.
 
Әминәнең йөрәге дә начар эшләгән. Өч айга бер Балалар рес­публика клиник хастаханәсенә килеп тикше­ренү үтеп торалар икән. “Әминә үсеше ягыннан башка яшь­тәшлә­реннән бик калыша. Күзе дә начар күрә башлады. Бары тик могҗизага ышанып, өмет белән яшибез. Балабызны яшәтәсе килә бит! Баштарак чиренең ни икәнен дә аңламый идек. Үз башыңа төш­кәч, өйрәнә­сең икән ул! – ди Алсу. – Өя­нәк­ләрнең барлыкка килүе сә­ла­мәт­легенә бик начар тәэсир итте. Җитмәсә, йөрәге тагын да начарланып тора. Табиблар, үсә төшкәч кардиостимулятор куясы була, дип кисәтеп килде. Йөрәге ешрак туктап тибә башлагач, опера­циягә кердек. Хәзер балам­ның йөрә­ген­дә – кардиостимулятор.
 
Сабыйга наркоз начар тәэсир иткән. Үсеше тагын да артка калган. Шиһаповлар тырыша торгач, Әми­нәнең өянәкләре кимегән. Быел­ның август аенда Литвага барып дәваланып кайту насыйп булган.
 
– Шул чакта бер дә белмәгән кешеләр акчалата ярдәм күрсәтте. Аларның ихласлыгына шаккаттык. Анда баргач, Әминәдә үзгәрешләр сизелде. Ике яше тулса да, утыра да алмый, йөрми дә, кулына уенчык­лар да тотмый. Үзебез ашатабыз. Хәтта шешәсен дә тота алмый. Ә табиблар күңел­дә өмет уята. Әгәр тернәкләндерү курсларын ешрак үтсәк, кызыбыз аякка басачак! Бу хәбәр безне бик сөендерде. Әмма бар да акчага бәйле бит, – ди Алсу.
 
Кызының авыруы гына җит­мәгән, Алсуның үзендә дә авыру тапканнар. Бер бөерендә шеш барлыгы ачыкланган. Шөкер, операция уңышлы уза.
 
– Хәзер миңа авыр күтәрергә ярамый. Ә кызым гел кулда. Башкача мөмкин дә түгел. Опе­ра­циядән соң ирем Ильяс ярдәм итә. Хәзер баланы ул күтәреп йөри. Шунлыктан эшеннән китәргә туры килде. Ә бит баланың пенсиясенә генә тормыш итү авыр. Әлегә эшкә дә чыгып булмый. Шуңа күрә чит кешеләр ярдәменә мохтаҗ булып калдык. Әле ярый миһербанлы бәндәләр күп, – ди Алсу.
 
Табиблар Әминәнең үсешендә генетик тайпылышлар барлыгын яшерми икән. Моны да ачыкларга кушалар. Әмма андый анализны бары тик түләүле генә эшлиләр. Бәясе  100 мең сум тора. Шушы сумма янәшәсендә тернәкләндерү үзәк­ләренә йөрүне дә кушсаң, зур сумма килеп чыга. Шуңа да Алсу белән Ильяс газета укучыларның ярдәменә өметләнә.
 
Әминәгә булышырга те­ләү­челәр өчен исәп-хисап реквизитлары:
 
Әтисе Шиһапов Ильяс Идрисович исемендәге Саклык банкы картасы:
5469620015665753.
Шул ук исемдәге 
Ак Барс банкы картасы:
5209351229765222. 
Яндекс кошелек:
410015686890639.
Киви кошелек +7950 321 79 97.

Гөлгенә ШИҺАПОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 03.11.2018
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»