поиск новостей
Көн мәзәге
  •  Күзе бик-бик яхшы күргән эт төннәрен Сатурнга улый.

Бүген кемнәр туган
  • 13 Сентябрь
  • Шамил Шәрифуллин (1949-2007) - композитор
  • Ринат Нәбиев - галим
  • Дамир Йосыпов - очучы
  • Азат Гайнетдинов - җәмәгать эшлеклесе
  • Элмэт.Югары беоемле педагог-ир-ат даими эш эзли. Барлык вариантларны карыйм ( педагог хезмэте мэжбури тугел ) 89274897219
  • Казан шэхэренен Завойский урамында 1 булмэле 50 кв.м. фатирга студент кызлар кертэм. Тел. 89178887888.
  • Шкаф купе сатыла.Тел 8-967-364-53-55
  • Казан шәһәре Мәскәү районында якшы хәлдәге, кулай бәядән генә коженный диван сатыла. Тел 89673645355.
  • Хатын кыз 39 яшь эш эзли.бэлки подработка бардыр.склад ,офис эшлэрендэ опыт бар.тел:89196978895
  • Казан шэхэрендэ ЖК Яратам комплексында 1 булмэле квартир аренда бирелэ 89375724787.
  • Сдается 2-х комнатная квартира с мебелью, бытовой техникой мусульманской семье на длительный срок. Рассматриваем только граждан РФ без животных, чистоплотных! Все в шаговой доступности! 35 т.р. аренда+коммуналка. Залог 40 т.р. Риэлторов просим не беспокоить! Собственник!89655846630
  • Казан шәһәре Вахитов районыннан узэктэ,Право- булачная урамында, ОКТЯБЕРЬ аенда 2 булмэле квартира арендага бирелэ 89957664503 Риелторлар борчымагыз!!!
  • Эретелгән ат мае сатам. Файдалы, тәмле, холестеринсыз. (89063227505)
  • Казанда Удивительная һәм Юныс Әхмәтҗанов (Арт Сити) урамнарында озак вакытка квартира- студияләр арендага бирелә ( 8 987 276 27 24) ( риелтор түгел)
Архив
 
02.11.2018 Әдәбият

Тарихыбыз киләчәккә барыр

Чаллы дәүләт педагогия университетының актлар залында филология фәннәре докторы, профессор, Татарстанның атказанган укытучысы, Рәсәй халык мәгарифе отличнигы, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Әнвәр Мәгъдәнур улы Шәриповның «Литература народов Поволжья и Приуралья» («Идел-Урал халыклары әдәбияты») дигән китабын тәкъдим итү кичәсе булды.

Күптән түгел генә дөнья күргән бу искиткеч саллы хезмәтне бәяләргә, авторга рәхмәт, хөрмәт сүзләрен җиткерергә галимнәр, язучылар, шагыйрьләр, һәм, билгеле инде, студентлар килгән иде.
 
Әлеге чараны оештыручы һәм матур итеп алып баручы филология фәннәре кандидаты, университет мөгаллимәсе Дания Сибгатуллина-Нигъмәтҗанова беренче булып сүзне уку йортының проректоры, профессор Азат Мөхәммәтшинга бирде. Ул университет залына җыелган  кунакларны, студентларны кайнар сәламләде һәм Әнвәр Шәриповка галим буларак та, шәхес буларак та югары бәя бирде. «Китапның әле дәвамы – икенче томы да булачак. Анысын да кулга алып сөенергә язсын», – диде ул, чыгышын тәмамлап.  Аннан соң сүз алган университетның фәнни эшләр буенча проректоры Искәндәр Шакиров, Алабуга дәүләр педагогика университеты доценты Гомәр Даутов, китапның төп рецензентларының берсе, филология фәннәре докторы  Венера Макарова да – әлеге хезмәт тарихыбызны киләчәккә алып бару өчен, татар әдәбиятының үсеш юлын күрсәтү өчен, культуралар диалогына ихтыяҗ арткан заманда, культуралы кеше, шәхес тәрбияләү өчен кирәк дигән фикерне ассызыкладылар.
 
Татарстан Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге җитәкчесе, филология фәннәре кандидаты Факил Сафин да тирән белемле галим, принципиаль кеше, лирик шагыйрь Әнвәр Шәрипов тарафыннан зур эш эшләнүен билгеләп үтте. «Бу басмага каләм ияләре турында шактый мәгълүмат тупланган. Китапта Чаллы язучылары да бар!» – диде ул, горурлануын яшермичә. Күренекле әдип Айдар Хәлим, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәрләре Гөлзада Рзаева һәм Рубис Зарипов, шагыйрьләр Әлфия Ситдыйкова, Айрат Суфиянов, шагыйрь, «Мәйдан» журналының баш мөхәррире Фидаил Мәҗитовның да чыгышлары ихласлык, соклану һәм рәхмәт хисләре белән сугарылган иде.
 
 
Кичәгә ямь биреп, Әнвәр Шәриповның «Мин дөньяны үзем иҗат итәм», «Туган телем», «Казан өстендә азан» һәм башка күп кенә шигырьләре яңгырады. Студент кызлар исә Әнвәр Шәрипов сүзләренә Мәсгут Имашев иҗат иткән «Сабантуйлы Татарстан» җырын башкардылар. Алар:
 
Сөлгеләрне сөлгеләргә бәйләп,
 
Их, урарга иде Җир шарын!
 
Күрсен иде дөнья Сабантуйлы
 
Татарстан дигән ил барын! –
 
дип дәртле җыр сузганда, залда утыручы һәркемнең милләтем дип типкән йөрәге, чыннан да, Җир шары тирәли очып әйләнгәндәй булгандыр. Билгеле инде, киләчәккә өмет һәм чиксез ышаныч хисләре белән.
 
С. Якупова
 
 
▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы