|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
30.10.2018 Спорт
Кокорин һәм Мамаев төрмә командаларында уйнаячак?”Зенит”ның һөҗүмчесе Александр Кокорин белән “Краснодар” яклаучысы Павел Мамаев гаепләре дәлилләнгән очракта җирле төрмә командалары өчен чыгыш ясарга мөмкин. Бу хакта Мәскәүнең иҗтимагый күзәтү комиссиясе сәркатибе Иван Мельников сөйләде. “Кокорин һәм Мамаев хөкем ителгән очракта аларга колонияләр футбол командаларында чыгыш ясарга рөхсәт ителергә мөмкин”, - дип сөйләде хокук яклаучы Мәскәү һәм Мәскәү яны холык төзәтү учреждениеләренең барысында да футбол командалары барлыгын ассызыклап.
Ләкин юрист сүзләренчә, футболчылар әле хөкем ителмәгән, шуңа әле аларны колониягә эләгәчәк дип булмый.
Футболчылар 8 октябрьдә Мәскәүдә ике кешене тукмаганнар иде. Нәтиҗәдә аларга карата 3 җинаять эше ачылган.
--- |
Иң күп укылган
|