|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
30.10.2018 Әдәбият
"Идел" журналының "Әдәби суд"ы беренче тапкыр Арчада узачакӘдәбият сөюче дуслар игътибарына! Ноябрь урталарында Арчада язучы Зиннур Тимергалиевның “Киселгән тамыр” әсәре буенча “Әдәби суд” узачак. “Идел” журналы оештырган әлеге чарада Казан арты төбәгенең шагыйрьләр, прозаиклары, әдәбият сөючеләр катнашыр дип көтелә. Рабит Батулла җитәкчелегендә барачак “Әдәби суд” кысаларында “гаепләүчеләр” әсәрне тәнкыйтьләячәк, “яклаучылар” язучыны һәм аның иҗат җитмешен яклаячак, матбугатта бастыру-бастырмау турында фикер әйтәчәк.
Сез дә әлеге әсәрне укып, үз фикерегезне яза аласыз. Шулай ук “Әдәби суд”та да катнаша аласыз. Төгәл урыны һәм вакыты хакында өстәмә хәбәр итәчәкбез.
--- |
Иң күп укылган
|