поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй (1940-2021) - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
29.10.2018 Милләт

Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә узган “Татарча диктант”та кыргызлар да катнашты

Татар телендә хатасыз язарга өйрәтү, әдәби татар телен кулланучылар даирәсен арттыру, орфографик һәм грамматик хаталарны тикшерү мәсьәләләренә игътибарны арттыру өчен оештырылган “Татарча диктант” халыкара белем бирү акциясе Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә 27 октябрьдә, аның Шарджа әмирлегендә үтте. Чара җирле татар диаспорасының мәдәни тормышында мөһим вакыйга булды.

Диктант әмирлек мәркәзе Шарджаның үзәгендә урнашкан “Казан” ресторанында үткәрелде. Әйтеп китик, бу ресторан инде күп еллар җирле татарларның формаль булмаган мәдәни үзәге булып тора, анда милли бәйрәмнәр, Россиянең сәясәт, фән, сәнгать эшлеклеләре белән очрашулар, башка милли чаралар үткәрелә.
 
“Татарча диктант” халыкара акциясе дөньяның 20 илендә, Россиянең 60 регионында үткәрелә. Бар планетаны колачлаган бу чарага соңгы елларда Австралия, Бөекбритания, Германия, Канада, Казахстан, Кыргызстан, АКШ, БГӘ, Төркия, Франция, Литва, Италия, Болгария, Беларусь Республикасы, Украина, Чехия, башка илләр вәкилләре дә кушылды.
 
Исмәгыйль Шәңгәрәев кече улы Исхак белән “Татарча диктант” яза.
 
Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә “Татарча диктант” “Бөтендөнья мәдәниятендә милли берлек!” шигаре астында үткәрелде. Туган телгә дә киң караш кулланылды, ул бер татар халкының гына түгел, ә Россиянең бар халыкларының да казанышы буларак каралды. БГӘ татар диаспорасының формал булмаган лидеры, язучы-публицист Исмәгыйль Шәңгәрәев, диктантта катнашучыларга мөрәҗәгать итеп әйтте: “Россияне “чәчәк атучы катлаулылык” (Константин Леонтьев), дәүләт-цивилизация буларак билгеләү безнең өчен яңа мәдәни-тарихи перспективалар ача, милләт үсешенә яңа ачык юллар күрергә ярдәм итә: бер яктан – милли үзбилгеләнеш өлкәсендә, икенче яктан – гармонияле, алгарышлы интеграция буенча”. Шунысын да әйтик, Россия Федерациясенә карата андый киң карашны Россия президенты В.В.Путин да үз кулланышына алды.
 
“Татар милли мәдәниятендә, - дип әйтте Исмәгыйль Шәңгәрәев, - чамасыз зур интеграцион потенциал салынган. Татарстан Республикасының беренче президенты Минтимер Шаймиев бик дөрес билгеләп үтте: “Тукай, образлы тел белән әйткәндә, татар мәдәнияте һәм фәлсәфәи фикере гигантлары җилкәсендә басып торуы белән бөек. Ул төрле чорларны тоташтыручы шәхес. Бу – аның барыннан да бигрәк татар халкының милли шагыйре булуын, шул ук вакытта Россия шигъриятенең күренекле вәкиле, һәм дә инде, үз чиратында, бөтендөнья мәдәниятенең дә бер вәкиле булуын тагын бер тапкыр дәлилли”.
 
“Менә ул, миллилекнең һәм интернациональлекнең берлек формуласы”, - диде Исмәгыйль Шәңгәрәев.
 
Ислам Шәңгәрәев танылган татар шагыйре, балалар язучысы Абдулла Алиш әсәрләреннән өзекләр укый.
 
Шунысын әйтеп китү мөһим: “Татарча диктант” – ирекле белем бирү акциясе. Анда катнашучыларга яше буенча да, милләте буенча да, башка сыйфатлар буенча да чикләүләр куелмый. Әмирлекләрдә һәр теләгән кеше бу диктантны яза алды. Инде әйтеп кителгәнчә, “Татарча диктант” чарасы аның Шарҗә әмирлегенең “Казан” ресторанында үткәрелде. Быел бездә диктантны язарга 17 кеше килгән иде. Аларның арасында ике кеше – милләтләре буенча кыргызлар иде. Чынлап та, төрки телләр үзара бик охшаш, бер үк тел кебек, шуңа күрә дә кыргызларның биремне уңышлы башкарып чыгуы бер дә гаҗәп түгел.
 
Диктантка нигез итеп Муса Җәлилнең легендар көрәштәше, танылган татар шагыйре, балалар язучысы Абдулла Алиш әсәрләреннән текст алынган иде. Хәзер легендар татар легионнары турында бик аз кеше белә. Бу легионнарны Бөек Ватан сугышы вакытында хәрби әсирләрдән фашистлар оештырганнар. Фашистларның бу планын өзеп баш күтәрергә, легионерларга бирелгән коралны кире фашистларга каршы борырга дигән бурыч куя Муса Җәлил төзегән яшерен оешма. Алар арасында бер сатлыкҗан була, фашистлар яшерен оешманың эшен ачалар. Легионнар баш күтәрергә берничә көн генә калганда Муса Җәлил, Абдулла Алиш һәм яшерен оешманың күп кешеләре кулга алыналар. Җәлил, Алиш һәм яшерен оешманың башка кешеләрен 1944 елның 25 августында Берлинның Плетцензее төрмәсендә җәзалап үтерә.
 
Абдулла Алиш балаларны бик яраткан, алар өчен иҗат иткән, шуңа да аның әсәрләрендәге саф күңелдән язылган юллар, язучының зирәк сүзләре “Татарча диктант”ка нигез итеп алынган да. Бу юллар татар телен сөйгән бар кешеләрдә дә яхшы тәэссоратлар гына уяталар.
 
Диктантны язып бетергәч Исмәгыйль Калям улы Габдулла Тукайның татарлар аеруча яраткан “Туган тел” шигырен укып күрсәтте:
 
И, туган тел, и, матур тел, әткәм-әнкәмнең теле!
Дөньяда күп нәрсә белдем, син туган тел аркылы.
Иң элек бу тел белән әнкәм бишектә көйләгән,
Аннары төннәр буе әбкәм хикәят сөйләгән.
И, туган тел! Һәрвакытта ярдәмең белән синең,
Кечкенәдән аңлашылган шатлыгым, кайгым минем.
И, туган тел! Синдә булган иң элек кыйлган догам:
Ярлыкагыл, дип, үзем һәм әткәм-әнкәмне, ходам!
 

Киләчәктә татарча сөйләшәчәк яшь буын.
 
“Татарча диктант”та катнашучыларга мөрәҗәгать итеп Исмәгыйль Шәңгәрәев аеруча шуны билгеләп китте: “Габдулла Тукайның “Һич бетәрме тарихи бу бергәлек // Без туган бер җепкә бергә теркәлеп” юллары минем өчен тормышта һәрвакыт төп ориентир булып хезмәт итте. Минем тирән инануым буенча, патриотизм – милли бердәмлек һәм җәмгыятьтә гакыл орлыклары чәчәргә сәләтле бердәнбер идеология. Һәм дә патриотизм – хакимият белән халык арасында конструктив диалог урнаштыру өчен һәрвакыт уңышлы җирлек”.
 
Шунысы игътибарга лаек, нәкъ менә “Татарча диктант” алдыннан, 2018 елның 26 октябоендә, РФ президенты В.В.Путин “Россия Федерациясенең милли телләрен саклау һәм өйрәнү фондын төзү турында” фәрман имзалады. Кремльнең матбугат хезмәте: “Бу документ РФ халыкларының телен саклау һәм өйрәнү өчен шартлар булдыру өчен төзелде, бу телләр Россия дәүләтенең милли казанышы һәм тарихи-мәдәни мирасы булып тора” дип бу фәрманга аңлатма бирде.
 
Ә аннан бер көн элек Россия президенты милләтара мөнәсәбәтләр Советының күчмә утырышын үткәрергә Ханты-Мансийскига килгән иде. Күчмә утырыш “Россия Федерациясендә дәүләт милли сәясәтенең, илнең демография һәм пространство үсеше проблематикасының актуаль мәсьәләләрен һәм шулай ук, Россия халыкларының туган телләрен саклау һәм яклау буенча өстәмә чараларны тикшерү” максатында үткәрелде.
 
РФ президенты Владимир Путин Ханты-Мансийскида, милләтара мөнәсәбәтләр Советының күчмә утырышында.
 
2025 елга кадәр дәүләт милли сәясәте Стратегиясенә үзгәрешләр кертү зарурлыгы турындагы доклад белән Ханты-Манси – Югра автоном округы губернаторы Наталья Комарова чыгыш ясады. Регион башлыгы президентка федераль законнарга үзгәрешләр кертергә тәкъдим итте. Докладчы фикере буенча, бу үзгәрешләр РФ-нең җирле һәм азсанлы халыклары алфавитларын, орфография һәм пунктуация кагыйдәләрен раслау мәсьәләләрен җайга салырга тиешләр.
 
“Җирле халыкларның теле – югалу алдында. Мәгариф турындагы законның шул өлешен (милли телләр өлешен) яңарту – безгә бу һәлакәтне булдырмый калу өчен алга таба бер адым эшләргә мөмкинлек бирә. Без Россиянең җирле халыклар телен яклаучы фонд булдыру кирәк дип исәплибез. Безнең фикер буенча, андый фонд милли телләрдә укыту системасын үстерү, тиешле программалар, уку дәреслекләрен әзерләү, аларга экспертиза эшләү өчен үтә зарур”, - дип ассызыклады Наталья Комарова.
 
Вакыт һәрвакыт барысын да үз урынына куя. Кайвакыт бу тиз генә була, ә кайвакыт моның өчен дистә еллар кирәк була. Быел “Татарча диктант” бар дөньяда Россия Федерациясе җитәкчелегенең Россиянең милли телләрне яклау буенча куйган бурычларын тормышка ашыру шартларында үтте.
 
 
Tatforum-да җаваплы сәркатиб Lenariya Muslyumova.

---
Матбугат.ру
№ --- | 29.10.2018
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»