|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
28.10.2018 Мәдәният
Фәрит Мөхәммәтшин Мәскәүдә Ваһапов фестивале тамашачысын сәламләде (ФОТО)"Заллар тулы булганда безгә бернәрсә дә куркыныч түгел", - диде ул Мәскәүнең Колонналы залы сәхнәсеннән. Рәшит Ваһапов исемендәге халыкара татар җыры фестиваленең гала-концертын оештыручыларны сәламләргә Мәскәүнең Союзлар йорты колонналы залына ТР Парламенты Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин килде.
"Ваһапов фестиваленең Мәскәү үзәгендәге шушы зур залда алтынчы тапкыр уздырылуы. Мин халкыбыз җырлары традицияләрен саклаучыларга рәхмәтләремне җиткерәм", - диде ул концерт башланыр алдыннан журналистларга.
Сәхнәдән ул тамашачыга Татартстан сәламнәрен җиткерде. "Татар булмаган җир юк. Татарларны җыр берләштерә. Заллар тулы булганда безгә бернәрсә дә куркыныч түгел", - диде ул Колонналы зал сәхнәсеннән.
Рәшит Ваһаповның 110 еллыгына багышланган концертны халыкара татар җыры фестивале конкурсының гран-при иясе Ранис Габбазов башлап җибәрде. Ренат Ибраһимов, Динә Гарипова, Зөһрә Сәхәбиева, Илүсә Хуҗина, Рөстәм Асаев, Раяз Фасыйхов, Илһам Вәлиев һәм башкалар Рәшит Ваһапов репертуарыннан җырларны "Казан нуры" оркестрына кушылып башкарды.
Колонналы залда 1200 урын исәпләнә, Гала-концерт тулы залда барды.
"Татар-информ", Рузилә Мөхәммәтова»
Фотограф: Инара Ибрагимова
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31
32
33
34
35
36
37
38
39
40
41
42
43
44
45
46
47
48
49
--- |
Иң күп укылган
|