|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
06.04.2010 Җәмгыять
БУ ФАТИРДА СУГЫШ ВЕТЕРАНЫ ЯШИКазан шәһәре Думасы депутаты, Мәскәү районындагы 11 нче сырхауханәнең баш табибы Минзаһит Якупов шалтыратты. “Администрация исеменнән сугыш ветераны Хәсән Йосыповка юбилей медале тапшырырга барам. Әйдә, ветеранның ничек яшәгәнен, хәл-әхвәлен күреп кайтырбыз. Язып чыксаң, бабай да сөенер”, – дигәч, шатланып риза булдым. Нигә бармаска – мәрхүм әткәем дә шул мәхшәрне кичкән. Ул олуг дауның шаһитлары сирәгәйде хәзер. Кавалерия корпусы составында сугышса да, атка атланырга туры килмәгән Хәсән абзыйга. Танкка ата торган коралын, автоматын асып, Белоруссия, Украина, Польша җирләрен азат итү, сугышны Берлин янындагы урманда тәмамлау насыйп булган аңа. Ике мәртәбә каты яралана ул. Берсендә пуля кыйпылчыгы ияк яныннан кереп үпкәдә тоткарлана. Ун елдан соң гына бер кабыргасын кисеп, операция ясап чыгара аны табиблар. “Агач ботагында эленеп калган гәүдә кисәкләре, күзләрен дә йомарга өлгермәгән кисек баш та күрдем. Кинода күрсәң дә котың алыныр...” – дип хатирәләрен яңартып алды карт солдат.
– Сугыш кичеп кайткан дус-ишләрең белән аралашасыңмы әле? – дип сораштырабыз. “Кая ул – мин белгән-таныганнарның берсе дә исән түгел инде”, – дип уфтана фронтовик. Хәер, алар исән булса да, начар ишеткәч, телефоннан сөйләшеп булмый. Әле таныш-белешләрең белән күрешкәләп торсаң да яхшы булыр иде. Урамга, ихатага чыгып утырулар бик сирәк. Алты катлы йортның алтынчы катында яшәгәч, лифт булмагач, түбәгә чыгып утырсаң гына инде. Хәер, түбәгә чыгып утырсаң, күршеләр кырын караячак. Нигә дисәң, “Җиде ел инде су үтә, килеп караучы юк; җәй җитсә, яңгыр яуса, нишләрбез”, – дип кайгырып тора алар.
Казанның Окольная урамындагы 94А йорт бу. Урамнан карап торышка ару гына күренгән иде. 1968 елда ук салынган икән. 42 ел торган йортка капиталь ремонт ясалырга тиештер инде югыйсә. Хәсән абзый урамга сирәк чыгып дөрес эшли, ахры. Подъезд ишеген ачып керүгә, борынга бурсыган ис килеп бәрелә. Депутат белән журналист килгәнен ишетеп җыелган әбиләр – ветеранның күршеләре, беренче катта законсыз ясалган саунаның эшчәнлеге, дип аңлаттылар бу хәлне. “Анда 2005 елдан бордель, кичләрен кызлар алып киләләр, кышын пар күтәрелә. Болай дәвам итсә, фундамент җимерелә башлаячак, дип депутатларга да, район-шәһәр хакимиятләренә дә, гостехнадзорга да язып карадык – файдасы булмады”, – дип зарланышты алар.
Ветеранның фатирын күздән кичергәч, йортның капиталь ремонт күрмәгәненә шунда ук ышанасың. Обойлар купкан, тәрәзәләр тузган. Ул идәнне күрсәң... Гафу итегез: ат абзарының идәне дә мондый булмас. Гомер бакый су, сабын күрмәгәндер.
Хәсән абзыйны ялгызын язмыш кочагында калдырганнар икән дип уйламагыз тагын. Казанда Рамил исемле малае бар икән. Гаиләсе белән Яңа Савин районында яши, сирәк-мирәк килеп кунгалап та китә, ди. Ике бүлмәле фатирның бер бүлмәсе бикле. “Килгәндә ул шунда куна. Әйберләренә тигәнне өнәми”, – дип аңлатты әти кеше. Карап торучы яллаган икән Рамил әфәнде. Без килгәндә әлеге ханым анда иде. “Атнага биш көн киләм, бишәр сәгать булам, җыештырам”, – дип сөйләде ул безгә. Карап торучы ханым сөйләгәннәрне тыңлагач, Рамил әфәндегә әллә ни дәгъва белдереп булмый кебек. Кулыннан килгәнчә әтисенең хәленә керергә тырыша бугай улы. Өйдәге җылылык батареясен дә алыштырып куйган ул.
Ә менә фатирны, шул исәптән түбәне дә Җиңү бәйрәменә хәтле төзекләндерәсе, әбиләрнең дә моң-зарына колак саласы иде. Югыйсә Бөек Җиңүнең 70 еллыгын каршылаганда бабай алдында оят булачак... Ходай гомер бирсә.
Рәшит МИНҺАҖ |
Иң күп укылган
|