поиск новостей
Көн мәзәге
  • – Бөтен нәрсә артты инде быел.
    – Алай димә, хезмәт хакы артмады.
Бүген кемнәр туган
  • 09 Октябрь
  • • Миләүшә Шәйхетдинова - актриса
  • • Илдус Якупов - композитор
  • • Празат Исәнбәт (1927-2001) - режиссер
  • • Әнвәр Шәрипов - әдәбият тарихы галиме
  • Казан шэхэре , Авиатозелеш районында , Тэцевский урамындагы яна комплекста, бер булмэле фатирга тэртипле гаилэ эзлибез. Шалтыратыгыз 89297292910 Римма
  • Төрле чаралар оештыру өчен 60.1 м² мәйданлы 30-35 кеше сыйдырышлы офис киңлеген арендага алырга тәкъдим итәбез. Казан шәһәре, Ак.Лаврентьев урамы, 11 йорт. 89179257743
  • Казан шэхэрендэ ВАХИТОВ РАЙОНЫНДА ЦЕНТРДА 2 булмэле квартира арендга бирелэ барлык унайлыклары белэн, ШАЛТЫРАТЫГЫЗ 89957664503 Риелторлар борчымагыз!!!
  • Бәби караватын бушлай бирәм. Үзегез алып китү шарты белән. Юдино. Тел.: +79872765659
  • Элмэт.Югары беоемле педагог-ир-ат даими эш эзли. Барлык вариантларны карыйм ( педагог хезмэте мэжбури тугел ) 89274897219
  • Казан шэхэренен Завойский урамында 1 булмэле 50 кв.м. фатирга студент кызлар кертэм. Тел. 89178887888.
  • Шкаф купе сатыла.Тел 8-967-364-53-55
  • Казан шәһәре Мәскәү районында якшы хәлдәге, кулай бәядән генә коженный диван сатыла. Тел 89673645355.
  • Хатын кыз 39 яшь эш эзли.бэлки подработка бардыр.склад ,офис эшлэрендэ опыт бар.тел:89196978895
  • Казан шэхэрендэ ЖК Яратам комплексында 1 булмэле квартир аренда бирелэ 89375724787.
Архив
 
06.04.2010 Матбугат

УКЫТУЧЫЛАРНЫ КИМСЕТМИБЕЗМЕ – 2!

Кабаттан мин әле бу! Укытучылар елында, матбугат битләрендә кыю фикерләрен әйтергә теләп торучы укытучылар бездә бик аз икән?! Әллә куркудан, әллә инде үзләрен хөрмәт итмәүдән. Башкача мин моны бер ничек тә аңлата алмыйм.

Без зарыгып көтеп алган укытучылар елының менә дүртенче аена да аяк бастык. Хөрмәтле укытучылар, әйтегез әле, сезнең мәктәптә укытучылар елы уңаеннан нинди дә булса үзгәрешләр булдымы? Сездә ничектер, ә бездә бернинди дә үзгәрешләр булмады. Хәер, ялгышам икән,булды сездә дә, бездә дә. Сыйныф җитәкчеләре Дәү хөкүмәтебезнең бушка эшләү экспериментында катнаша. Бу бит сенсация, җәмәгать! Егерме беренче гасырда һәм укытучылар елында бары тик укытучылар гына бушка эшләргә мөмкиннәр. Әгәр бу чит илдә булсамы, укытучылар әллә нинди забастовкалар ясарлар иде. Ә бездә нәрсә, эшлә син, эшлисең килми икән дүрт ягың кйбыла. Хөрмәтең синең шул хәтле генә. Ә чынлыкта исә безгә бер нинди дә забастовка ясыйсы да түгел. Бары тик югарыдан сыйныф җитәкчесе өчен килгән отчетларны гына язасы түгел. Бер атнада мәгариф системасы тар-мар ителәчәк. Барлык ведомствалар эшсез калачак. Безнең отчетлар булмагач алар нәрсә белән эшләсен соң?

 

Дөрес, депутатларыбыз түгәрәк өстәл артында сөйләшәләр, карарлар чыгаралар. Ләкин алар укытучыга бер нинди дә файда китерми. Аларның карарлары буенча без күптән инде 15, 20 мең хезмәт хакы “алып” эшлибез. Шул ук кәгаздә май аенда барлык айлар өчен сыйныф җитәкчеләренә дә түләячәкләр. Белмим, ышануы бик кыен. Ел да, ялга китү акчаларын да май аенда кайбер районнар түли алмый бит...

 

Ә бу көннәрдә укытучылар өчен хөкүмәтебез тагын бер “куанычлы” хәбәр ирештерде әле. Быелгы ял вакытында укытучылар үз балаларын башка еллардагыдан аермалы буларак, лагерьларга биреләсе юлламаларның (район һәм мәктәп яны лагеры) 15 процентын түләргә тиеш булачак. Бу якынча 245 сумнан алып 1300 сумга кадәр булачак. Ә бу укытучы я булмаса техник хезмәткәр өчен бик зур акчалар.

 

Менә шулай, әлегә укытучы елының тискәре якларын гына тыябыз. Тагын 8 ай вакыт бар бит, көтик, бәлки үзгәрешләр булыр...

 

Нурлат гимназиясенең профсоюз җитәкчесе.

Хәлим ӘЛИМОВ
Матбугат.ру
№ |
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы