поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
24.10.2018 Җәмгыять

Ун, унөч, уналты яшьлек өч кыз югалып, төн буе эзлиләр

Мин урамда, транспортта, кибеттә йөргәндә, танышымны искәрмәскә мөмкин, әмма бала-чагага игътибарлы. Бөтенләй чит-ят булса да. Иң беренче чиратта үзе генә түгелме, янында зур кеше бармы, дип карыйм. Әнә бит балалар югалу турында газеталарда язып, телевизордан күрсәтеп торалар, социаль челтәрләрдә чаң кагып эзлиләр.

Мәктәпләрдә укулар башлану белән кыз-улларыбызның иминлеге тагын да актуальләшә. Дөрес, хәзер мәктәпләрдә саклык чаралары кирәкле дәрәҗәдә, камералар да тора, вахтада утыручылар да уяу, чит кеше үтеп керерлек түгел. Әмма әле мәктәп белән өй арасы бар бит. Тугыз-ун яшьлек Света исемле кыз белән юлларыбыз шул арада кисеште дә. Кичкә таба автобуста эштән кайтып барышым иде.
 
Күзем кызның кулындагы рәсемгә төште – ак кәгазьдә көзге өрәңге яфраклары. “Нинди матур! Үзең ясадыңмы?” — дим. “Әйе, мәктәптә, рәсем дәресендә,” — ди кыз, мактавыма куанып. Бераз баргач, үзе миңа дәшә, фәлән тукталыш кайчан буласын сорый. “Кире якка китеп барышың бит, сиңа төшеп, икенче автобуска күчеп утырырга кирәк,” – дим. Кызчыкның күзләренә яшь тулды, шәһәрне бөтенләй белми, күптән түгел ерактан күчеп килгәннәр икән. Троллейбус депога бара дигәч, төшкән дә, аны-моны уйламый беренче килгән бөтенләй икенче якка баручы автобуска утырган. Әйдә, озатам, диюемә Света тамчы да курыкмый, шикләнми, миңа ияреп, автобустан чыкты. Югыйсә, мин бөтенләй дә чит кеше бит!
 
Җитмәсә, эңгер төшеп килә. Җитәклә дә алып кит! Беркемнең беркемдә эше юк, бар халык эштән өйгә ашыга. “Әниеңә шалтырат, каршы алсын,” — дим. Бала кесәсеннән телефонын чыгарды. “Ой, әни мине эзләгән, ишетмәгәнмен, тавышсыз режимда булган,” — диде. Әни кеше кызын, әлбәттә, югалткан, такси белән киләчәге турында әйтеп, баласын калдырып китмәвемне үтенде.
 
Ханым килеп туктап, машина ишеген ачуга: “Ни инде бу? Ничек шулай мөмкин?” — дип, кызына кычкырырга кереште. Таныш булмаган шәһәрдә адашып, куркып калган кызны башта кочагына алып юатасы да бит. Миңа да аннан-моннан рәхмәт әйтеп, кызын ачулана-ачулана кабат таксига кереп утырдылар. Ә бит әни кеше үзе гаепле. Мәктәп беләй өй арасында нинди маршрутлар барлыгын кызына ныклап өйрәтмәгән. Соңгы тукталышка кадәр барып, шәһәр читендә төшсә, бала күпме адашып йөрер, ярдәм сорап кемгә мөрәҗәгать итәр иде икән?
 
Начар уйлы җинаятьче кеше тышкы кыяфәте белән әйбәт кешедән аерылмый бит. Киресенчә, ул мөлаем булырга тырыша да. Шуңа да бала чит кешегә иярүдән катгый рәвештә баш тартырга тиеш. Шуны да белеп торсыннар: олы кеше бервакытта да бала-чага ярдәменә мохтаҗ түгел, эт, песи баласын тотып бирергә чакыралар икән, ышанып иярергә ярамый. Хәзер кесә телефонсыз бала юк. Мәктәптә тавышсыз режимга кую кирәк, әлбәттә.
 
Ә менә дәресләр беткәч, өйгә кайтырга чыгуларын әйтеп шалтыратуларын гадәткә кертергә кирәк. Боларны иртән мәктәпкә озатканда көн саен кабатлау да артык түгел.
 
Октябрь башында гына әти-әниләре ун, унөч, уналты яшьлек өч кызны югалттылар. Ун яшьлеген «Регион18» эзләү-коткару отряды волонтёрлары төн буе эзләде, аларга битараф кала алмаган шактый кеше, полиция хезмәткәрләре кушылды, кызны иртәнге сигезенче яртыда Ленин районындагы күпкатлы йортларның берсенең подъездында табып алдылар. Шөкер, калган икесе дә табылдылар. Ниндидер сәбәпләр аркасында мәктәптән соң өйләренә кайтмаганнар. Баланың “икеле” алса да, куркып, качып йөрүе ихтимал. Ачуланмыйк, начар билгене төзәтергә була, начар хәлләр килеп чыга күрмәсен. Бала өйдән үзе качамы, урлауга дучар буламы – монда күпмедер дәрәҗәдә без, өлкәннәр, гаепле. Битарафлыгыбыз, яки артык кырыслыгыбыз белән. Урамнарда, зур сулар янында, паркларда игътибарлы булыйк.
 
Эчке эшләр министрлыгы статистикасына караганда, Россиядә елына 15 меңнән артык бала югала. Күбесе табыла, әмма эзсез юкка чыкканнары да бар, еллар дәвамында аларның язмышлары билгесез булып кала бирә.
 

Фәнзилә САЛИХОВА
Яңарыш
№ --- | 17.10.2018
Яңарыш печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»